Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә турист белергә тиешле алты урын, яки татар кызы карашыннан Анкара дөньясы

Халык, җәй булмады дип, чит илләр турында хыяллана, ял итәргә ашкына. Хәбәрләрдә дә Россия халкының башка илләргә караганда Төркиягә ике тапкырга күбрәк барганын язалар. Төркия дисез... Нәрсә бар соң анда? Нинди матурлыклары һәм кызыклы яклары белән җәлеп итә ул туристларны? Нәкъ шул сорауларга җавапны сез “Татар-информ” хәбәрчесенең Төркиянең иң борынгы шәһәрләре – Анкара һәм Искешәһәр турындагы сәяхәтнамәсендә таба алырсыз.

news_top_970_100
Төркиядә турист белергә тиешле алты урын, яки татар кызы карашыннан Анкара дөньясы

Төрек кешеләре белән аралашу үзенчәлекләре

Кайбер кешеләр (хәтта үзем дә) Төркиядә булгач, төрекләрдән беркадәр курыктым, кыенсындым: мине ничек кабул итәрләр, теге яки бу үтенечкә ачуланырлармы, дигән сораулар башыма кереп тулды. Ләкин борчылырга урын юк булып чыкты. Минем кебек төрек телен өйрәнергә баручыларны һәм, гомумән, төрек дөньясы белән кызыксынып килүчеләрне алар ике куллап каршы ала. Менә сезгә бер гади мисал: кибеттән университетка кайту өчен такси чакырдык. Сөйләшә торгач, төрек теле белән кызыксынуыбызны, өйрәнергә, белем алырга килгәнебезне әйттек. Таксист бар хөрмәт белән безгә карады, тулай торакның ишек төбенә үк илтеп куеп, ул юл бәясенә зур ташлама ясады.

Кайсы гына кибеткә, сәүдә үзәгенә, уку йортына, чарага бармагыз, сезне һәрвакыт елмаюлы йөз белән “Hoş geldiniz” (хуш килдегез) дип каршы алырлар. Ә җавапка һәрвакыт “Hoş bulduk” (хуш булдык) дип җавап кайтарырга кирәк. Бу – аралашу этикеты. Сиңа елмаеп караганда җавапка каршы шулай ук елмаймаска мөмкин түгел.

Шулай ук ашханәгә ашарга кергәндә “buyurun” (буюрун) дигән сүзне ишетсәгез, югалып калмагыз. Ул “тыңлыйм сезне” дигән мәгънәне аңлата. Болай дигәч, сезнең һәр теләгегезне игътибар белән тыңлаячаклар һәм сез дигәнчә эшләячәкләр.

Шулай ук, югары уку йортында укытучы белән профессор яисә студент арасындагы мөнәсәбәт бик тә гаҗәпкә калдырды: укытучы белән укытучы бер-берсенә “hocam” ягъни “хуҗам” дип эндәшә. Шулай ук, укытучы үзеннән югарырак дәрәҗәдә булган профессорга да, яисә гади студент та укытучысына шулай мөрәҗәгать итә. Игътибар итсәгез, тартым кушымчасы бар, ягъни шунда ук син хөрмәт тә күрсәтәсең, мөгаллимнәреңне дә якын итәсең. Гаҗәп күренеш!

Телне өйрәнгәндә шуңа игътибар иттем: төрек теле – искиткеч бай тел. Татар теленнән баерак. Төрекләрнең үзләре уйлап тапкан сүзләре бар. Монда бер сүзнең берничә синонимы бар һәм алар кулланылыштан төшеп калмый, параллель рәвештә барысы да кулланыла. Алынмалар да юк түгел, әлбәттә. Гарәп, фарсы, рус алынмалары очрый. Берничә мисал: татар теленең “свежий”, “селфи”, “цивилизация” сүзләре юк, алар бары тик рус теленнән яисә рус теле аша гына килеп кергән. Төрекчә алар “taze” (тазе), “özçekim” (өзчеким - үз-үземне төшерәм мәгънәсендә), “medeniyet”(медениет, татар телендәге мәдәният белән бутамаска) дип әйтелә. Ягъни төрекләр үзләре сүзләр уйлап табып, шуларны сөйләмнәрендә актив куллана, яңа сүзләр әле дә уйлап табылып тора.

Анкара һәм Искешәһәрдә сез булырга тиешле алты урын

Анкара бүгенге көндә 26 мең квадрат километр мәйданны били, димәк, чыннан да зур шәһәр икәнен чамалыйсыздыр. Анкарага килгәч тә, әлеге шәһәр өч яисә дүрт Казан хәтле булып күренде. Безнең Казан моннан бигрәк кечкенә икән, ул аның бер өлеше генә икән дип уйлап куйдым. Анкараны бер көндә үк урап чыгып булмас, әмма аның берничә урыннарында тукталып үтәргә кирәк дип саныйм.

1. Анкара кирмәне (Ankara kalesi)

1500 м югарылыгына менеп, бөтен Анкара шәһәренә хозурланыйм дисәгез, кирмәнгә барып кайтыгыз! Тауга җәяүләп шактый вакыт менәргә кирәк, әмма моңа һич тә үкенмәссез.

Галимнәр Төркия башкаласын Истанбулдан да (элекке Константинополь) күпкә борынгырак дип әйтә. Шәһәр биредә хеттлар (бронза гасыр вакытындагы халык) вакытында ук булган, әмма алардан берни дә калмаган. Ә менә фригиялеләрдән (безнең эрага кадәр 1-2 мең еллар элек яшәгән халык) ниндидер эзләр калу ихтималы бар.

Б.э.к. 278 елда Анатолиянең үзәк районнары Балканнан килгән кельт нәселе тарафыннан алына. Аларга алмашка килгән римлылар бу эшне дәвам итә – Анкара ныгытмаларының зур өлешен византиялеләр тугызынчы гасырда торгыза башласа да, хәзерге ныгытма диварларның нигезләре шул вакытка карый. Ягъни Анкара кирмәне кулдан-кулга күчеп йөргән – географик яктан уңай җирлектә урнашканга күрә, аны төрле халыклар яулап алган.

Диварлар биек, Анкараның югары ноктасында урнашкан. Шуңа да биектән курыккан кешеләргә барырга киңәш итмим. Зур-зур ташлардан уникаль ысул белән (цементсыз) төзелгән әлеге кирмәннәргә якынча ике меңнән артык ел бар. Озак вакыт үтүгә карамастан, алар әле дә нык булып тора.

Кирмән территориясендә “Anadolu medeniyetleri müzesi” (Анатолия цивилизациясе музее) да бар. Тарих белән кызыксынучылар өчен менә дигән урын ул. Анда Анатолия җирлегендә табылган бик күп табылдык: борынгы кашык, муенса, төрле рәсемнәр ясалган чүлмәк, кешеләрнең материалга язып калдырган төрле язулары, хәтта ваннага кадәр дә бар. Әйе, ванна дигәнең әллә ничә мең еллар элек үк уйлап табылган булган. Фиргавеннәр рәвешендәге ташта ясалган рәсемнәр дә бихисап – Мисырдан чыккан бу димәгез, нәкъ менә Төркия җирлегендә табылган. Музейга керү бәясе – 300 сум.

2. Мемориаль кабер, Ататөрк мавзолее (Anıtkabir).

Төрекләр өчен ул бик мөһим урын булып санала. Ленин ята торган мавзолей Мәскәүдә булса, монда да шундыйрак бер мавзолей. Ләкин нык аерыла. Беренчедән, мавзолей эчендә Төркиянең Президенты Мостафа Кемаль Ататөрк бальзамнар белән “сыланып” ятмый, ул җирләнгән. Кабер өсте мәрмәр ташы белән капланган. Ул гадәти бер бүлмә кебек. Туристлар килә-китә йөри.

Комплекс дүрт өлештән тора: 250 м озынлыкка сузылган Арысланнар юлы (юл буена таштан ясалган 12 пар арыслан урнашкан), 15 мең кеше сыярлык Үзәк мәйдан, Дан Залы һәм Тынычлык паркы бар.

Мавзолей янында музей урнашкан. Анда Ататөрк тормышына зур игътибар ясалган, аның шәхси әйберләре, хәтта машиналарына кадәр бар. Аерым игътибарны диварларда ясалган сугыш вакыйгасы рәсемнәренә юнәлтәсең – чөнки алар чын, реалистик кебек эшләнгән. Шуның алгы планында төрле хәрби әйберләр, кешеләр куйганнар. Кайсы яралы, кайсыдыр эш белән мәшгуль. Анысы да монысы – фонда сугышта була торган пулемет, шартлау тавышлары яңгырый. Сугышны күзалларга ярдәм итә. Керү бушлай, йөреп чыгар өчен барлыгы 1-2 сәгать кирәк.

3. Кызылай үзәк мәйданы (Kızılay merkezi)

Кызылай – заманча офис биналары, күргәзмә галереяләре, кафе һәм сәүдә үзәкләре урнашкан үзәк мәйдан. Бер яктан аңа Гювен парк килеп тоташа. Мәйданда шәһәрнең барлык әһәмиятле чаралары уза, ә территориясендә һәрвакыт җирле артистлар һәм җырчылар чыгыш ясый. Бу - Анкараның иң шау-шулы һәм күп кеше йөри торган урыннарының берсе. Ул мәйдан үзәгендә, Ататөрк һәм Мостафа Кемаль бульварлары киселешендә урнашкан.

Кызылай сәүдә үзәге берничә каттан тора. Мондагы кибетләрне урап чыгар өчен кимендә 2 сәгать кирәк. Кыйммәтле кибетләр дә, “бюджет” вариантлар да очрый. Иң мөһиме, “indirim” дигән язуга игътибар итегез, чөнки ул “ташлама” (скидка) дигәнне аңлата. Моннан тыш, урамнарда да күп кибетләр, базарлар бар. Аларын да урап чыгыйм әле дисәгез, ярты көн кирәк булачак. 

Сүз уңаеннан, иң очсыз базар – мин өстә әйтеп үткән Анкара кирмәненнән төшкәндәге базар рәтләре. Бар нәрсә дә бар. Сатучылар белән сатулаша белегез, әмма кырысланырга да ярамый – кәефләрен төшерсәгез, ачуланулары бар.

4. Искешәһәр Кент паркы (Kentpark)

Искешәһәр үзәгендә урнашкан парк. Территориясе бик зур. Төрле агачлар үсә. Күп эскәмияләр, балалар шәһәрчеге, ат абзары, бассейн эшли, фонтаннар, ясалма "пляж" (ком, шезлонг һәм зонтиклы бассейн) бар, елга аша матур күперләр төзелгән, туңдырма саталар. Кыскасы, ял итәр өчен менә дигән урын. Паркка керү бушлай.

5. Искешәһәрнең балавыздан ясалган сыннар музее (Eskişehir Büyükşehir Belediyesi Yılmaz Büyükerşen Balmumu Heykeller Müzesi)

Искешәһәр – Анкара шәһәреннән көнбатышка 235 км ераклыкта урнашкан илнең төньяк-көнбатышында зур шәһәр. Аның мәйданы 14 мең квадрат км чамасы, ә халык саны 860 мең кешедән артып китә.

Искешәһәрнең сыннар музее галереясендә берничә коллекция тәкъдим ителгән, алар аерым тематикаларга бүленгән: хәрбиләр, солтаннар, Ататөрк һәм аның гаиләсе, танылган футболчылар, Төркия һәм дөнья лидерлары, театр йолдызлары һәм Голливуд актерлары. Сыннар шактый сыйфатлы башкарылган һәм күренекле шәхесләрнең төгәл күчермәсен тәшкил итә.

Музей территориясендә фотога төшерергә ярый, әмма бер-ике бүлмәдә фото тыела, сакчылар тора. Билет бәясе – 120 сум.

Музейдан өскә таба менгәндә кечкенә өйчекләр, урамчыклар күрерсез. Алар шулкадәр кечкенә ки, үзегезне лилипут шәһәрдә йөргән кебек хис итәрсез. Сувенирлар сата торган нокталар да, төрле ашамлык кибетләре, кафелар очратырсыз. Таулырак урында урнашкан кечкенә биналар һәр туристны үзенә җәлеп итәр.

6. Sazova parkı (Сазова паркы)

Искешәһәрдә булган туристларның фотоларында еш кына Дисней замогы һәм пират корабле фотоларын очратырга була. Сазова паркы 400 мең квадрат метр тирәсе мәйданда урнашкан, ял һәм күңел ачу өчен шәһәрнең популяр урыны. Комплекс территориясе каракошлар һәм алтын балыклар йөзеп йөргән бик матур күлне үз эченә алган. Парк чисталыгы белән аерылып тора: ул яшел агачларга, хуш исле лаванда клумбаларына күмелгән. Комплекс территориясендә кафе бар, анда җәяү йөргәннән соң ял итәргә һәм тәмле милли ризыклардан авыз итәргә яки туңдырма белән сыйланырга мөмкин.

Ә менә парк үзәгендә Дисней стилендә эшләнгән винтлы баскычлы күп катлы замок урнашкан. Шунысы игътибарга лаек: сарайның һәр манарасы Төркиянең күренекле урыннарының күчермәсе булып тора. Паркка керү бәясе бушлай.

Тарихка тукталып узыйк: Ататөрк Анкара дигән авылны шәһәр итеп төзи һәм аны башкала дип игълан итә

Анкара – Кече Азиянең иң борынгы шәһәрләренең берсе. Безнең эрага кадәр VII гасырдан бирле Ауропа һәм Азияне бәйләүче җанлы сәүдә юллары киселешендә урнашкан Ангор яки Анкир (грек телендә Ἄγκυρ, «якорь») исеме белән билгеле. Анкара таулы якта урнашканга күрә аны төрле елларда сәлҗүк, рим, грек халыклары яулап ала. Шулай итеп, Госманлы империясе таркалганнан соң, төрек реформаторы һәм дәүләт эшлеклесе Мостафа Кемаль Ататөрк җитәкчелегендә 1923 елның 29 октябрендә Төркия Бөек Милләт Мәҗлесендә (җыелышында) Төркия җөмһүрияте игълан ителә.

Төрек халкы Ататөркне нык кадерли, урамнар буйлап аның портретлары, цитаталары эленеп тора. Моның сәбәбе бер – тарихны истә тоту. Дөньяви укытуны, кием реформасын кертү, алфавитны латинлаштыру, төрек телен гарәп һәм фарсы сүзләреннән арындыру, дәүләттән динне аеру, хатын-кызларга сайлау хокуклары бирү, фамилияләрне кертү – болар барысы да Төркиянең беренче президенты тарафыннан эшләнелә. Ул Анкара дигән кечкенә генә бер авылдан зур шәһәр төзи.

1923 елда Ататөрк Төркиянең башкаласы итеп нәкъ Анкара шәһәрен билгели. Бердән, Истанбул Төркиянең кырыенда, икенчедән, ул диңгез янында урнашкан (дошманга һөҗүм итәргә “уңайлы урын”). Анкара Төркиянең уртасында, Анатолия яссылыгында тауда урнашкан, анда диңгез юк.

Чагыштыру өчен: 1930 еллар башында Анкарада нибары 70 мең кеше була, ә бүгенге көндә башкалада биш миллион кеше яши.

Искешәһәрнең тарихы да Госманлы империясенә барып тоташа: XIV гасыр башында ул империянең өченче башкаласы була. Анкарадан 250 км ераклыкта урнашкан шәһәр үзенең матурлыгы һәм истәлекле урыннары белән таң калдыра.

Төркия ашлары

Төркия ашлары дигәннән, мондагы халыкның ничек һәм кайда ашаганын күрсәгез, бик гаҗәпләнерсез: шәһәр урамнарында бик күп ашау урыннары, кафелар бар. Кайчан карама, һәрвакыт халык тулган. Баксаң, төрекләр иртәнге, төшке һәм кичке ашны да урамда ашарга ярата икән! Һәр кеше дә урамда гына туклана дигән сүз түгел, әмма күбесенчә шулай.

Зур плюсны әйтеп үтәсем килә: теләсә кайсы туклану урыннарында итле ризыкны курыкмыйча ашый аласыз, чөнки монда бар ит тә хәләл.

Европада күбесе фаст-фудка күчсә, Төркиядә халык милли ризыклардан гына туклана. Чөнки алар туклыклы да, тәмле дә, файдалы да. Татар ашларыннан аермасы – шулпада әзерләнмәвендә, ашлары һәрвакыт куерак була. Күпчелек ашларның составында зәйтүн мае яисә йогурт бар. Токмачлы тавык шулпасын сагынсагыз, анысы да бар: “tavuk suyu çorbası” дип атала. Татарчага тавык суы ашы дип тәрҗемә ителә.

Иртә белән, нигездә, һәрвакыт бер үк төрле меню бирелә: йомырка, 4-5 данә зәйтүн (оливки), ипи, сыер мае, сыр, бал(яисә варенье) һәм чәй.“Икенче аш”та икмәк, ит, фарш, яшелчәләр кебек ингредиентлар еш очрый. Кайбер ашлар борычлы булырга мөмкин. Эчемлеккә килгәндә, төрекләр суны безгә караганда күбрәк эчә. Дөрес, чәй дә эчәләр. Әмма чәй эчү татарлардагы кебек популяр түгел, төрекләр чәйне “коры” килеш, барлык ризыкларны ашап бетергәннән соң гына, шикәр салып эчәргә ярата. Ə чəйне сөтле чəй төреклəрне аптырашта калдырды, алар чəйне сөт белəн бөтенлəй дə эчми яисə эчеп караганнары юк.

Төркия туңдырмасына аерым тукталып үтәсем килә. Dondurma – Төркиядә киң таралган десерт.  Төркия туңдырмасы сагыз кебек сузылучан. Моның сәбәбе гади – аның составы планетадагы иң матур чәчәкләрнең берсе орхидея тамырыннан ясалган “салеп” дигән ингредиенттан тора.Нәкъ менә ул туңдырманы сузылучан итеп ясый. Әгәр дә кулыгызга салеп эләгә икән, сез өегездә төрек туңдырмасын эшләп карарга тиеш. Туңдырманы гадәти кибеттән дә, туңдырма сата торган кибетләрдән дә алырга мөмкин. Төркиядә туңдырма сата торган данлыклы “Mado” кибете адым саен очрый.

Төркиядә татарларны беләләрме?

Күпләрне кызыксындырыр бу сорау. Шәхсән үземә дә көтеп алынган булды ул, Казан татарлары дип әйткәч, белерләрме, тәэсирләре нинди булыр икән дип уйладым. Төрки телләр өлкәсендә эшләгән галимнәр белә. Татарлар, Казан, Татарстан дип ишетеп булса да беләләр. Ә менә утыз яшь тирәсендәге мөгаллимнәр белми. Чөнки, үзләре әйтүенчә, без бөтенләй еракка аерылганбыз.

Иң беренче итеп нинди сораулар бирделәр? “Татарстан – аерым дәүләтме ул?”, “Ул кайсы җирдә урнашкан”, “Анда Якутиядәге кебек салкынмы?”, “Динегез нинди?” – дигән сораулар бер-бер артлы туа торды. “Без – Россия эчендәге җөмһүрият, Мәскәүдән 800 км ераклыкта урнашканбыз. Якутиядәге кебек салкын түгел, һава торышы Европадагы кебек. Әлбәттә, без – мөселман”, - дип аңлаттык.

Алга таба сабакташларыбызга Татарстан һәм Казан турында тулырак презентация белән чыгыш ясадык, чыгышның вакыты чикләнгән булса да, мөмкин кадәр күбрәк сөйләп калырга тырыштык. Татар милли ашлары, Казанның тарихи урыннары, Болгар шәһәре, татар милли биюе белән видео куйдык. Гыйрак, Азәрбайҗан, Казахстан, Төркмәнстаннан килгән кардәшләребез гаҗәпсенеп тыңлап торды.

Сөйләгәндә “Казаныбыз, Татарстаныбыз”, – дип әйткәнне сизми дә калганбыз. Ахырдан алар: “Без Төркиябез, Анкарабыз дип сөйләшмибез. Әле беренче ишетүебез. Сез шулкадәр ватаныгызны яратасыз икән”, - дип әйттеләр.

Әйе, чит илләрдә никадәр яхшы, рәхәт булса да, үз туган ягың, туган туфрагың кадерлерәк шул.

“Казаннарда тусам да,

Чит илләрдә калмас идем,

Туган ягым булганда”, - дигән сүзләр белән тәмамлыйсым килә язмамны.


Төркиягә баргач, Татарстанны сагынып язган шигырем:

Еракларга киткəч кенə

Кадереңне белдем мин.

Чит-ят җирлəр гизгəч кенə

Сагындым, Туган илем.

Бу сагыну – гади түгел

Өзелеп-өзелеп юксыну.

Булды микəн əле тагын

Шулкадəрлəр тилмерү?

Туган ягым – Татарстаным

Мең кабат гүзəлдер син!

Синнəн башка ямьле ил юк,

Синдə генə бар җаным!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100