Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә Россиядән ялга килгән яшүсмер комада ята

Малайның тормышын саклап калу өчен Анталия табиблары тырыша.

news_top_970_100
Төркиядә Россиядән ялга килгән яшүсмер комада ята
Чиләбедән килгән бала Анталиядә комада ята, дип Россиянең Төркиядәге Генераль консулына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

"Яшүсмерне бассейнда аңсыз килеш тапканнар. Иминият компаниясе бу очракны иминият очрагы дип атый. Тик аның канында алкоголь булмавын ачыкларга кирәк", - дигән ул.

Баланың әнисе Евгения Лешина ТАСС агентлыгына хәбәр иткәнчә, малайга 16 яшь, аны аңсыз килеш бассейннан тапканнар.

"Улым Анталиядә реанимациядә ята. Аны дарулар белән комага җибәрделәр. Көндез ул яшьтәшләре белән танышты, кич алар белән йөрергә чыгып киткән иде. Шуннан соң аны бассейнда табып алдылар. Ашыгыч ярдәм белән клиникага илттеләр. Реанимациядә тоту тәүлегенә 2 мең евро тора. Чама белән ун көн тотарга кирәк", - дип сөйләгән ана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100