Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә Россия туристлары утырган автобус капланган, бер кеше үлгән, 26 кеше яралы

Һәлакәтнең сәбәбе - начар һава торышы дип яза Төркия матбугаты.

news_top_970_100
Төркиядә Россия туристлары утырган автобус капланган, бер кеше үлгән, 26 кеше яралы

Конья-Аксарай трассасында Капподокиягә баручы 32 турист утырган автобус һәлакәткә очраган. Бозлавык юлда йөртүче идарәне югалта һәм автобус юл читенә чыгып каплана.

A Haber каналы һәлакәтнең видеосын урнаштырган. Антальядагы генераль консуллык хәбәр итүенчә, 1 кеше һәлак, 26 кеше тән җәрәхәтләре алган. Яралыларны Конья һәм Сельчук шәһәре хастаханәләренә китергәннәр.

Һәлак булучы - 43 яшьлек Елена Автайкина, дип яза Hurriyet газетасы. Ул Хакасиянең СПИДка каршы көрәш үзәгендә яшәгән. Аның ике баласы ятим калган. Ул Төркиягә ял итәргә барган булган.

Февраль аенда бу районда зур һәлакәт булган иде. Конья янында йөк машинасы каплана. Аңа ярдәм итәр өчен җиңел машина туктый. Шул машинага пассажир автобусы бәрелә. Биш кеше һәлак була, 30 кеше тән җәрәхәтләре ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100