Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә курортта кар яуган, Мексикада кактусларны кар баскан - видео

Температура башта нуль градуска төшкән, аннан кискен генә үз хәленә кайткан һәм су басулар башланган.

news_top_970_100
Төркиядә курортта кар яуган, Мексикада кактусларны кар баскан - видео
Туристлар килә торган чорның иң кайнаган чагында, Төркиядә кар яуган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Популяр курортларга таба юлларны берничә сәгатьтә ябып торганнар. Көчле буран аркасында, машиналар хәрәкәте мөмкин булмаган. Мондый аномалия Төркия өстеннән узган көчле аномаль яшен фронты аркасында килеп чыккан, диелгән әлеге хәбәрдә.



Җәйге кар Мексикада да яуган. Мексика башкаласында ахырзаман күренешләре булган. Кактуслар һәм пальмалар кар көртенә әверелгән. Температура нуль градуска кадәр төшкән. Шуннан соң ул кискен генә кире үз хәленә кайткан һәм илдә су басулар башланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100