news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркиядә кабат фаҗига: авариядә ундүрт кеше үлгән, унсигез кеше имгәнгән

Авария урынында 11 кеше үлә, тагын өчен кеше хастаханәгә барышлый вафат була.

news_top
Төркиядә кабат фаҗига: авариядә ундүрт кеше үлгән, унсигез кеше имгәнгән
https://pixabay.com

8 августта Төркиядә юл һәлакәте булган. Балыкесир провинциясендә авариягә очраган автобуста ундүрт кеше үлгән, унсигез кеше имгәнгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Эдремит шәһәреннән килә торган автобус йөртүчесе идарәсен югалта, автобус юлдан төшеп китә һәм әйләнеп каплана.

Авария урынында 11 кеше үлә, тагын өчен кеше хастаханәгә барышлый вафат була.

Соңгы белешмә буенча, 18 пассажир имгәнә, диелә хәбәрдә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, авариядә үлүче һәм имгәнүче кешеләр арасында Россия гражданнары юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар