Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә көчле җил бер ир-атны җирдән күтәреп алган — видео

Төркиядә көчле җил бер ир-атны җирдән күтәреп алган — видео

news_top_970_100
Төркиядә көчле җил бер ир-атны җирдән күтәреп алган — видео

Төркиядә шторм җиле бер ир-атны очыртып алып китә язган. Бу кеше урамда торган зур зонтка тотынган булган. Әлеге вакыйга кадрларын РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, Төркиянең көньягындагы Османия шәһәрендә давыл чыга. Кешеләрнең табигать көчләре белән көрәшкән мизгелләрен җирле газетаның Твиттердагы сәхифәсенә куйганнар.

Кадрлардан күренгәнчә, урамда көчле җил котыра, биредәге кешеләр аяк өстендә басып калырга тырыша. Ир-атлар зур зонтка ябыша, аның нигезенә менеп басмакчы булалар. Шул вакытта шторм җиле бу зонтны күтәреп ала. Ир-атларның берсе зонт нигезенә басып торган килеш җирдән күтәрелә һәм 3–4 метрга очып китә. Бәхеткә, ул имгәнмәгән, диелгән бу хәбәрдә.

«Зонт югарырак күтәрелгәнен аңлап алгач, мин сикереп төштем», — дип сөйләгән бу кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100