Төркиядә җир тетрәгәннән соң 65 сәгать узгач, өч яшьлек баланы исән килеш тапканнар
«Мин шифоньерга кереп качтым, җир тетрәү тукталганчы шунда утырдым», — дип сөйләгән биредә яшәүче Анжелика исемле хатын.
Төркиядә 30 октябрьдә җир тетрәде һәм шактый биналар җимерелде. 2 ноябрьдә Измир шәһәрендә хәрабәләр арасыннан 3 яшьлек сабыйны табып алганнар, ул исән. Коткару эшләре 65 сәгать чамасы дәвам итә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Измир шәһәрендә табылган өч яшьлек кыз баланың исеме Элиф Перинчек, аны хастаханәгә илткәннәр. Моңа кадәр баланың анасын һәм өч абыйсын да хәрабәләр арасыннан тапкан булганнар. Туганнары сүзләренчә, Элифны коткару чын могҗиза булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
14 яшьлек Идиль Ширинны да хәрабәләр арасыннан тапканнар, диелә хәбәрдә.
Соңгы мәгълүматлар буенча, җир тетрәүдән һәлак булучылар саны 79 кешегә җитте, 962 кеше яралану турында билгеле.
6,6 магнитудалы җир тетрәү үзәге Эгей диңгезендә Измир провинциясе тирәсендә була. Аны Греция утрауларында да сизәләр. Греция һәм Төркия үзара ярдәмләшү турында да килеште.
Измир шәһәрендә егермеләп бина җимерелгән. Диңгездә цунами барлыкка килгән һәм Сәфәрихисар бистәсендә урамнарны су баскан.
Грециянең Самос утравында да биналар җимерелгән, ике кеше үлгән, 20 кеше яраланган.
«Мин шифоньерга кереп качтым, җир тетрәү тукталганчы шунда утырдым. Аннары аска төштем, баскычлар юк иде инде, ничек төшкәнемне дә белмим», — дип сөйләгән биредә яшәүче Анжелика Демина.
Измир шәһәрендә йөзләрчә кеше йорт-җирсез калган.
«Өйдә бөтен әйбер селкенә башлады. Мин балаларны алдым да йөгердем. Аннары ни булганын хәтерләмим. Урамда кеше күп иде, бөтен җирдә паника. Безнең йорттан хәрабәләр генә калды», — дип сөйли тагын бер ир-ат.