Төркиядә Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисованы талаганнар
Төркиядә Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисованы талаганнар

Җырчылар Илназ Бах белән Гүзәл Идрисова өйләнешүләренә ун ел тулу уңаеннан гаиләләре белән Төркиягә ял итәргә барган. Күңелле һәм рәхәт ял вакытында кәефләрен төшерерлек хәл булган. Бу турыда җырчы Инстаграмда үз битендә хәбәр итә.
Шунысы кызык акча, паспортлар, телефон, планшет - барда урынында ...иң кызыгы минем туй балдагы муенсага тагылган иде, муенсаны калдырганнар, йөзеген юк. Төркиядә урлашкан өчен җәзалар каты дип ишеткән бар. Шуңа ышанып, шуны уйлап, әллә ни борчылмадык...Бәлки табырлар, кайтарырлар", дигән Баһ.
Инстачыларның бер өлеше "кызганыч, кәефегезне төшермәгез" ише коментарийлар язса, икенчеләре "акыл өйрәткән".
Җырчы да җавапсыз калмаган: "Дөрес үзебездә дә гаеп юк түгел, сез дә хаклы. Димәк шулай буласы булган.