Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төркиядәге иремнән качып кайттым»

Соңгы арада күпләр төрек сериалларын яратып карый. Казан кызы Гөлназның тормышы да әлеге фильмнардан ким түгел. Ул төрек иреннән качып, ике баласы белән әнисе янына кайтып киткән...

news_top_970_100

Гөлназ егетләр белән кызыксына башлаган елларыннан ук чит ил кешесенә кияүгә чыгам дип ашкына иде. Бигрәк тә испан егете турында хыялларга батарга яратты ул. Теләгәне дә тормышка ашты: төрек егетенә кияүгә чыкты.

Булачак ире Орхан белән студент елларында Төркиядә туризм юнәлеше буенча эшләгән чагында танышты. Кыз Төркиядән Казанга кайтып китәргә ике атна кала базарга кием алырга төшә. Аның монда инде өченче тапкыр килеп сатулашып, бәяне әзрәк төшерергә теләп йөргән вакыты була. Орхан моңа ризасызлык белдереп, сүзне дорфа гына башлап җибәрә. Шулай булуга да карамастан, кыз егеткә игътибар итә. Егетнең тупасрак теле, ялагайланырга тырышмавы, әйдә танышыйк, дип бәйләнмәве аны башка төрек егетләреннән аерып тора. Шул ягы белән кызның күңеленә кереп утыра да инде ул.

Телефон номерлары белән алмашып, бергә Анталияләрне әйләнеп кайткач, алар ныклап аралаша башлый. Гөлназ Казанга кайтып киткәч тә, алар видеошалтыратулар аша сөйләшеп, киләсе туристлар сезонын көтеп яши бирәләр. Шулай Төркия белән Казан арасында йөреп ике ел вакыт узып та китә. Кичке сәгать бишкә кадәр укып, сәгать алтыда Гөлназ видео аша егетенә шалтыратып, үзенең өйдә булуын дәлилләргә тиеш була. Биш минутка соңарган өчен дә Орхан алдында җавап тота, егет вакыты белән ачуланып та ала. Кыз өчен бу бәхет: егете бит аны үлепләр дә ярата, аның өчен борчылып утыра, кемдә бар әле андый бәхет, дип уйлый ул. Укуыннан сөенә-сөенә өенә чаба. Егете нәрсә әйтсә дә, сүзен тыңлый, аңа буйсына.

Ике ел очрашып йөргәннән соң, Орхан Казанга килгәч никах укыталар.

Бераздан никахыбызны рәсмиләштердек. Тыныч кына яшәдек. Тора-бара ул миңа акча бирми башлады. Дөрес, үзем дә эшли идем, мохтаҗлыгым да юк иде. Ул вакытта мин башка төрле мөнәсәбәтләрне күз алдына да китермәдем. Барысын да нормаль, гадәти итеп кабул иттем. Балаларымның икесен дә Казанга кайтып таптым. Барлык чыгымнар да минем өстә иде. Акча бир дип, иремә сарылмадым. Аңа да кыен бит, ул да эшли дип уйладым, - ди ул.

Гөлназ икенче баласын тапкач, очраклы рәвештә генә иренең хыянәт итүен белеп ала. Аның хәтта берничә сөяркәсе була. Әнисе кызына ирен гафу итәргә, тормышны җимермәскә киңәш итә. Ничек тә ирен кичерү җаен табуын сорап, кайчандыр үзенең дә шундый хәлдә калганын гыйбрәт итеп тә сөйли.

Әнием фикеренчә, ирләрнең табигате шундый. Бу минем өчен яхшы гына стресс булды, мин бер ай эчендә 10 кг га ябыктым. Менә бусы мине сөендерде. Җәен әни янында тордым да, аннары кире Төркиягә киттем. Араларда барысы да шома, җайлы гына булмаса да, минем ирем, балаларымның әтисе бар иде.

Берничә ел гомер сизелми дә үтеп китә. Балалар үсә, Гөлназ җәен туристлар белән эшли. Орхан гаиләсе булуына карамастан, спорт машинасында җилдерә. Акча эшлим дип, иртән чыгып китә, кич кайта. Шул гомер эчендә алар яхшы гына фатир сатып алалар. Гөлназ бөтен эшләп җыйган акчасын шунда кертә. Берзаман әти кешенең фатирга түләү, балаларның туган көннәренә бүләк алырлык та акчасы калмый башлады.

Ул тормыштан туйдым да, ана капиталын аласым бар дип ялганлап, балаларымны җыйдым да Казанга кайтып киттем. Монда кайткач кына аңа кире Төркиягә китмәячәгебезне әйттем. Ачулангандыр, белмим… Гел шалтырата иде, үзенең безне яратуы, сагынуы турында сөйләп, кире чакырып торды. Мин монда юньле эш таба алмадым. Балаларны бакчага да алдылар, олысын анда башкалардан карарак булганы өчен «чурка» дип кыерсыталар иде. Улым сугышып та кайткалады. Кечкенә кызым татарча, русча аңласа да, ул телләрдә әйбәт итеп сөйләшә белми. Көнем дә караңгы булып тоела башлады үземә. Әнинең дә оныкларына карап үзәге өзелде. Уртак фикергә килә алмыйча, талашып алган чакларыбыз да еш булды. Әни исә яхшы якка үзгәргән ир янына кайту - бөтен проблемалардан да чыгу юлы икәнен тукып торды.

Гөлназ балалары белән берничә ай салкын кыш һаваларын сулаганнан соң, кире җылы Төркиягә кайтырга карар кыла. Анда үзенең яраткан эшенә урнаша, бер мәлгә чыннан да тормыш җайланып киткән төсле тоела. Бәхетле көннәре генә санаулы була. Ярты елдан соң барысы да кире үз хәленә кайта. Көнче ир хатынын гына түгел, аның җитәкчесенә кадәр җитә. Гөлназны эшеннән куалар. Тик монысында барысы да җиңел генә булмый. Баласының паспортын ире алып куя.

Баланың илдән чыгуын тыйганчы дип, миңа бер көндә тәвәккәлләргә кирәк иде. Ирем эштә булганда әйберләрне җыеп, подвалга качырып куйдым. Берни дә булмагандай барыбыз да йокларга ятарга җыендык. Аның миңа да кул күтәргәләгәне бар иде, аннары бер сөяркәсенә дә менеп төшкәләгән булып чыкты. Мин бу хакта полициягә хәбәр иттем. Алар килеп, барыбызны да полиция бүлегенә алып киттеләр. Шунда мин балалар арыган, йоклатасым бар дип, үтенеп сорап өйгә кайтып әйберләрне алдым да аэропортка йөгердем. Анда барганда билет бармы, самолетның ничәдә икәнен дә белмәдем. Төркиядән Уфага кадәр генә 3 билет булды, шунда кайттык. Аннан мине абый килеп алды.

Гөлназ белән Орхан әле һаман да рәсми рәвештә аерылышмаган. Бу хәлләр инде 2 елдан артык дәвам итә.

Аерылган очракта безнең фатирны да, машинабызны да икебез арасында бүләчәкләр. Суд әле алиментлар да билгеләмәде. Әтиләрен үзе белеп артык булыша димәс идем. Берничә тапкыр балаларга кием җибәргәне булды. Бар ярдәм шул булды. Кайвакыт яхшы эшемне уйлап, чит илдәге тормышыма борылып карап, уфтанып кына алам. Сагынаммы? Белмим… Бардыр инде сагыну да, ни дисәң дә бәхетле көннәрем дә аз булмады анда...

Быел җәен балаларны әтиләре белән күрештерәсе килә, шул ук вакытта куркыта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100