Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә 1670 елда төзелгән мәчеттә янгын чыккан

Истанбул шәһәрендәге борынгы мәчет тулысынча диярлек агачтан төзелгән.

news_top_970_100
Төркиядә 1670 елда төзелгән мәчеттә янгын чыккан
https://pixabay.com

Бүген, 15 ноябрьдә, Төркиянең Истанбул шәһәренең Өскедар районында урнашкан борынгы мәчеттә янгын чыккан. Бу турыда Төркия басмаларына сылтама белән РЕН ТВ сайты хәбәр итте.

Басма мәгълүматлары буенча, янгын сүндерүдә берничә команда катнаша. Әлегә янгын сәбәпләре билгеле түгел. Тарихи корылмага шактый зур зыян килүе турында хәбәр ителә.

1670 елда төзелгән Ваникёй мәчете Босфор култыгы ярында урнашкан. Ул тулысынча агачтан төзелгән. Бүгенге көнгә кадәр анда гыйбадәт кылу рөхсәт ителә иде.

Шаһитлар янгын видеосын социаль челтәрләрдә тарата. Кадрларда мәчеттән төтен чыгуы күренә, аннары ялкын телләре чыга башлый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100