Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркия татары Сәгыйть Хәйри: "Татар телен күңелегез белән яратсагыз, ул сезнең тормышыгызда ярдәм итәчәк"

Әнкарада "Төркия авазы" радиосы ачылганнан бирле, ягъни 1998 елдан, аның татар бүлеген Сәгыйть Хәйри җитәкли. "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында ул бүгенге көн Төркия татарларының яшәеше, Төркия-Татарстан мәдәни багланышлары турында фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Төркия татары Сәгыйть Хәйри: "Татар телен күңелегез белән яратсагыз, ул сезнең тормышыгызда ярдәм итәчәк"

"Төркия авазы" радиосы татар дөньясына зур игътибар бирә

- Сәгыйть әфәнде башта үзегез җитәкләгән “Төркия авазы” редакциясе турында сөйләп китсәгез иде, кайчан оешты, анда кемнәр эшли?

- "Төркия авазы" радиосының татар редакциясе 1998 елда төзелде. Беренче тапшыру 26 май көнне радиодулкыннарда эфирга чыкты. Бүгенге көндә безнең редакциядә өч кеше эшли, дүрт кеше идек, хәзер өч кеше калдык. Бездә эшләгән кызлар - Татарстаннан күчеп киткән татар кызларыбыз: Арча кызы, Сарман кызы, бер Кукмара кызы бар иде. 1998 елда Марс Тукай эшләп алды, Райнур Шакиров, Алсу Камалиева эшләде. Бүгенге көндә Гөлгенә Нәфәс, Алсу Дальян эшли. 

"Төркия авазы" радиосы төзелгән көннән бирле татар диаспорасына, татар дөньясына да бик зур игътибар бирә. Әлбәттә, без Төркия дәүләт телерадиокомпаниясенә бәйле буларак эшлибез. Татар редакциясе Төркия дәүләте, Төркия җөмһүрияте дәүләтенең карары нигезендә ачылды. Без Төркиянең рәсми хәбәрләре белән беррәттән дөнья хәбәрләрен дә җиткерәбез, дөньядагы вакыйгаларга карата аңлатмалар бирәбез. Татарстан белән Төркия арасында, Төркия белән Россия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләр белән бәйле төрле чаралар, киң кырлы мәгълүмат җиткереп торабыз.


- Сез, беренче чиратта, кем өчен эшлисез?

- Әлбәттә, без бөтен татар дөньясына һәм татар диаспорасына эшлибез. Татарстан, Россия Федерациясендә яшәүче милләттәшләребез белән беррәттән Америка, Япония, Германия һәм башка илләрдәге татарларны күз алдында тотабыз.

- Сез нәрсәне күзаллап эшлисез, максат нинди сезнең?

- Максат, әлбәттә, хәбәрләр каналы буларак, дөньядагы һәм Төркиядәге  вакыйгаларны җиткерү, шулай ук татар дөньясын борчыган көнүзәк мәсьәләләргә дә игътибарны юнәлтү, татар диаспорасының һәм дөньядагы татарларның мәдәни чараларын җиткерү, аларның тормышы белән таныштыру.


Безнең максат: Төркия-Татарстан мөнәсәбәтләрен ныгыту

- Хәзерге вакытта тыңлаучылар башлыча кайда сезнең, Төркиядәме, әллә Төркиядән читтәме?

- Төркиядә дә бар, Төркиядән читтә дә бар, төрле илләрдә. Япониядән хат язалар, Америкада, Германиядә күзәтеп барганнарын беләбез, һәм, әлбәттә, Татарстанда күзәтеп баралар дип ышанып калабыз.

- Сезнең эшчәнлеккә, эшли башлаганнан бирле, ниндидер күзәтү ясасак, сез үзегез алдыгызга куйган максатларга ирешә алдыгызмы?

- Максат, әлбәттә, көннән-көн зурая, тагын да киңрәк масштабта милләттәшләребезгә барып җитү бурычы тора. Максатка ирешәбез дип уйлыйм. "Төркия авазы" радиосының татар редакциясе ачылган чакта интернет юк иде. Кыска дулкында гына эшли идек. Соңыннан үзебезнең татарча сайтыбыз да ачылды, тагын да киңрәк мөмкинлекләр туды. Анда хәбәр белән генә түгел, фотосурәтләр, видеоязмалар белән дә уртаклашырга мөмкинлек бар. Төркиядә Сабантуйлар, төрле күргәзмәләр, сәнгать чаралары булган чакта, кунаклар белән әңгәмәләр оештыру, бергә фотосурәткә төшү һәм аларның фикерләрен җиткерү мөмкинлегебез бар. Безнең максат та шул иде: Төркия-Татарстан, Төркия-Россия Федерациясе мөнәсәбәтләрен тагын да алга таба үстерү иде. Без шул максатка таба барабыз, дип уйлыйм.

- Ә сез алга таба тагын нинди максатлар куясыз, эшчәнлекне җәелдерү, киңәйтү, сезнең нинди дә булса планнарыгыз бармы?

- Планнар, әлбәттә, бар. Шул рәвешле эшләп, татар телен бөтен дөньяга яңгырату мөмкинлеге бар. Төркиядә татар теле белән бәйле шактый фәнни җыеннар уздырылды. Татар телен өйрәнгән төрек галимнәре бар. Киләчәктә шул төрек галимнәренең фикерләрен дә җиткерергә телибез. Татарстанда яшәүче татар телен өйрәнгән, татар мәдәнияте, тарихы турында китаплар язган төрек кешеләрен дә барлап, аларның фикерләрен дә җиткерергә телибез. Әлбәттә, Төркиядә Садри Масуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый кебек мәшһүр, данлыклы зыялыларыбыз яшәгәнен без беләбез. Алар турында мәгълүмат биреп барабыз, ләкин бүгенге көндә дә шушы өлкәдә эшләүче, эшчәнлек алып баручы төрек галимнәре белән элемтә урнаштырып, аларның да фикерләрен җиткерәсе килә.


- Сез ничек уйлыйсыз, хәзерге вакытта Татарстан белән Төркия арасындагы мәдәни багланышлар җитәрлек дәрәҗәдә дип уйлыйсызмы, әллә юкмы?

- Кеше бит беркайчан да кәнәгать булмый: ул ниндидер максатка ирешә, тагын да күбрәген тели. Соңгы елларда Татарстан-Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр бик яхшы дәрәҗәдә иде. Тюрксой халыкара төрки оешмасы аша үткәрелгән шактый сәнгать чаралары булды: Сабантуйлар, концертлар, күргәзмәләр. Мәгълүм, Төркия- Россия Федерациясе арасында берничә ел элек кайбер киеренке мизгелләр булып алды. Аллага шөкер, болар узды. Ул чакта да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы мөнәсәбәтләрне яклап килде. Мәдәни чаралар, икътисади элемтә сакланып калды. Хәзерге вакытта Төркия һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләр җайга салынды, элемтәләр кабат урнаштырыла һәм шул җәһәттән, Татарстан һәм Төркия арасындагы мәдәни багланышлар, элемтәләр дә тагын да күбәер дип ышанып калабыз.

Бүгенге заманда кеше укырга яратмый

- Сез татар матбугатында нинди үзгәрешләрне күзәтәсез? Кызыклы күзәтүләрегез бармы?

- Төркия матбугаты белән Татарстан матбугатын чагыштырып карасаң, шуны әйтергә була: Төркия матбугатында дөнья хәбәрләре, башка илләрдәге вакыйгаларга күзәтү бирелә. Татарстан матбугатында бәлки шул ягы ким булып торадыр. Татарларның милли матбугаты булгач, милли, ана телне, туган телне үстерү бурычы куела. Шул өлкәдә нинди фәнни эшчәнлекләр башкарыла, мәдәният, сәнгать, тарих белән бәйле күзәтүләр сорала. 

Бүгенге заманда кеше укырга яратмый. Бу - чынбарлык. Кешегә кыска мәгълүмат кирәк, озын мәкаләне укучылар хәзер бик азайды, кимеде. Шундый чорда яшибез. Кеше күбрәк телевидение карый. Кирәкле мәгълүмат җиткерү бүгенге көндә мөһим. Безнең тапшырулар өчен дә шулай булырга тиеш. Мин үзем шундый карашта. Әлбәттә, аерым әдәби аңлатмалар яисә төрле мәкаләләр дә булырга тиеш. Алар үз урынында булырга тиеш, ләкин моның янында тагын да кызыктырырлык рәвештә язылган кыска хәбәр дә булырга тиештер дип уйлыйм.

- Еш әйтелә торган сүз инде: басма матбугатның тиражы кимеде, ә ниндидер моңарчы булмаган матбугат барлыкка килде. Ул дөрестән дә күзәтелә. Сездә дә басма матбугат кимедеме?

- Ул бөтен дөньяда күзәтелә. Англиядә дә бар ул, хәтта кайбер газеталар бөтенләй ябыла, бары тик интернет аша гына тарала. Әйтеп торам бит, бүгенге көндә, кызганыч, кеше укырга яратмый, аңа күз белән карау кирәк. Кәгазь рәвешендә кимүе бәлки табигыйдер. Шуңа да телевидение, интернет мөмкинлекләреннән файдаланырга кирәк.  

Тел ул тормыш һәм кеше кебек үзе камилләшә

- Тугандаш төрки телләрне берләштерә торган уртак тел кирәк дигән фикер әйтелә. Сез ничек уйлыйсыз: татар теле шушы үзенчәлекле юл белән китәргә тиешме, әллә бөтен төрки телләр ниндидер универсальләшү юнәлешендә барырга тиешме? Бу хакта нидидер фикерләр ишеткәнегез бармы сезнең?

- Андый өлкәдә минемчә, бар нәрсәне үз табигый барышына калдырырга кирәк. Тел ул тормыш һәм кеше кебек үзе камилләшә. Еллар буе татар теле аерым бер тел буларак камилләшкән, үскән. Төрек теле элеккеге госманлы теленнән күпмедер дәрәҗәдә аерылып тора. Хәзерге заманча төрек телен дә табигый барышка калдырырга кирәк. Әлбәттә, галимнәр уртак тел өлкәсендә эшләргә тиеш, ләкин тормыш нәрсә күрсәтә, аны вакыт әйтер.

Татар кайсы илдә генә яшәмәсен, беренче чиратта, ул илнең телен бик яхшы белә

- Сез ничек уйлыйсыз, телне югалтуны туктату мөмкин эшме ул?

- Мөмкин булмаган бернәрсә дә юк ул. Бары тик теләк кенә булсын. Теләк булган очракта бар нәрсәне дә эшләргә, башкарырга була. Аллаһ Тәгалә дөньяда ничә милләт яралткан, телләр биргән, төрле телләргә аерган. Тел бирелгән икән, аны Аллаһның бер амәнәте дип кабул итәргә кирәк. Аны сакларга кирәк. Телне гаиләдә сакларга була, ләкин дәүләт тә бу эштә үз вазифасын башкарырга тиеш. Мин ата-аналарны аңлыйм. Бөтен дөньяда шулай: кеше кайсы илдә яшәсә дә, ул илдәге телне өйрәнергә мәҗбүр. Ул телдән башка баласын эшкә урнашытырып булмый, укытып булмый. Татар кайсы илдә генә яшәмәсен, беренче чиратта, ул илнең телен бик яхшы белә, бик яхшы үзләштерә һәм үз ана телен, туган телен дә саклый. Төркиядә татар телендә тапшырулар алып барыла икән, бу Төркия дәүләтенең татарларга, татар теленә биргән әһәмиятенең күрсәткече.

Татар телен күңелегез белән яратсагыз, ул сезнең тормышыгызда ярдәм итәчәк

Татарстанда да татар теле югалмас дип уйлыйм. Яшьләр вәзгыятькә карый: татар телен өйрәнсәм, кайда татар телле эш табам, дип уйлый. Бүген мин татар теле ярдәмендә эш хакы алам. Безнең хезмәттәшләребез дә шул рәвешле, татар телен белгәнгә күрә эшли. Татар телен күңелегез белән яратсагыз, барыбер ул сезнең тормышыгызда ярдәм итәчәк. Мәктәпләрдә татар теле өйрәтелсә, сакланып калса, ул бик яхшы бер гамәл булыр иде. Аны җитәкчеләр уйларга, уртак фикергә килергә тиеш.


- Ә кеше нәрсә эшли ала дип уйлыйсыз?

- Кеше, беренче чиратта, гаиләдә үз балалары белән татарча сөйләшсен. Кирәк чакта баладан татар теленең кулланылышын таләп итәргә дә була. Кешедә теләк булса, телне сакларга була.

Төркиядә татар яшьләрендә кызыксыну уянды

- Төркиягә киткән татарлар күп бит. Андагы яшьләр үз телләрен саклап калганмы тиешле дәрәҗәдә?

- Авылларда яшьләр татар телен белә. Тагын бер кызыклы күзәтү: хатын-кызлар үз телләрендә яхшырак сөйләшә. Хатын-кызларның татарча сөйләшүе тагын да чиста, матур. Анда да соңгы вакытларда яшьләр шәһәргә күчеп урнаша. Аларда татар телен белү кими бара. Фәкать соңгы елларда Татарстан белән булган мөнәсәбәтләр ярдәмендә татар яшьләрендә кызыксыну уянды. Татарстаннан килгән татар яшьләре бар, Төркиядән килгән татар яшьләре бар. Биредәге татар яшьләре форумнарында, татар яшьләре көннәрендә катнашалар. Ул кызыксыну уянды һәм интернет аша да татарча өйрәнүчеләр күбәйде.

Истанбулда татар теле курслары ачылды

Узган ел Истанбулда татар теле курслары ачылды. Теләүчеләр анда барып та татар телен өйрәнә ала. Татар теле курсларын Ләйсән Шахин дигән безнең милләттәшебез, галимә алып бара.

- Шулай ук Төркиядәге татарлар турында сөйләшсәк, Истанбулда, Анкарада татарлар актив түгел кебек. Бу нәрсә белән бәйле?

- Беренче чиратта, Истанбул - зур шәһәр. Монда татарлар күп. Анкарада татар җәмгыяте бар. Монда күбрәк мәдәният чараларына игътибар бирәләр. Анкарада яшәүче татарлар безнең Кытай ягыннан күчеп килгән татарлар. Истанбулда исә госманлы вакытында күчеп килгән татарлар. Иске Шәһәрдә бик актив татар тормышы. Соңгы елларда Анкара татарларында да активлык сизелә. Үзгәрешләр бар, җәмгыять рәисе, әгъзалары Татарстанга, конгресска килә. Быел татар конгрессында катнаштылар.


- Сез Татарстандагы татар матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итәсезме? Аларны күзәтеп барасызмы? Ни дәрәҗәдә бу хезмәттәшлек? Бәлки сезнең башка мәгълүмат табу чыганаклары бармы?

- Безнең хезмәттәшлегебез бар. Безнең компания белән Татмедиа арасында да килешү төзелгән иде, ләкин вакыты бетте, озынайту өстендә эшчәнлек алып барыла. ТНВ каналы белән хезмәттәшлек бар иде, аның да вакыты бетте. Озайту өлкәсендә эш алып барыла. Әлбәттә, татар матбугатын күзәтеп барабыз һәм киләчәктә дә бәлки бу килешү дәвам итәр, шул исәптән Татмедиа белән безнең телерадиокомпаниябез арасында да килешү кабат озынайтылыр дигән өметтә калам.

- Татар матбугатында, сезнең фикерегезчә, төп проблема нәрсә? Үзегезнең редакциядә нинди авырлык кичерәсез?

- Кеше тагын да күбрәк һәм яхшырак мәгълүмат бирергә тырыша, ләкин мөмкинлекләр кайчакта булмый яисә өлгереп булмый. Хезмәткәрләрнең саны җитми, тагын күбрәк эшлисе килә. Проблема дип әйтмим, ул табигый процесс.

- Бәлки, кадрлар проблемасы бардыр, сезгә хезмәткәрләр кайдан килә? Әллә сез андый проблема кичермисезме?

- Кадрлар, әлбәттә, проблема. Тагын да күбрәк хезмәткәр булса, мин бик шат булыр идем. Ләкин билгеле бер кагыйдәләр бар, ул безгә бәйле түгел. Ул югары җитәкчелеккә, канунга, канундагы кагыйдәләргә һәм вәзгыятькә бәйле.


- Төркиядә татар телен камил белгән хезмәткәрләр, журналистлар бармы? Аларны табу кыенмы?

- Эшләргә әзер булучылар бар, әлбәттә. Татарстаннан Төркиягә килеп урнашкан милләттәшләребез бар. Төркия кешесенә кияүгә чыккан кызларыбыз бар. Алар күбесе татар телен камил белә.

- Кайчандыр татарлар Төркиядә зур вазифалар биләгән. Вазифа булмаса да аларның тәэсире булган. Хәзер шундый шәхесләр бармы? Юк икән, ни өчен юк дип уйлыйсыз? Гасыр башында булган бит?

- Һәрнәрсәнең үз заманасы. Ул вакытта Йосыф Акчура, Садри Максуди һәм башка күренекле шәхесләребез бар иде. Аннан соңгы елларда да андый шәхесләребез булды. Хәзерге вакытта да юк дип әйтеп булмый.

- Төркиядә зур вазифалар биләгән кешеләрне беләсезме? Исемнәрен атый аласызмы?

- Хәзерге вакытта алай әйтеп булмый.


- Шуның сәбәбе кызык иде.

- Сәбәбен белмим. Бәлки, ул чактагы шартлар шулай тудыргандыр. Сәләт яисә омтылыш ягыннан. Соңгы буыннарда ул омтылыш бәлки кимегәндер яисә башка төрле эшләргә күбрәк игътибар биргәннәрдер. Моны әйтү бик авыр.

- Бәлки, моннан килүче кешеләрдән ул вакытта сәясәтчеләр чыккандыр?

- Булырга мөмкин, әлбәттә. Алар да шушы җирләрдән күченеп килгән кешеләр. Шуннан алган омтылыш, белем, андагы белем белән берләшкәч, тагын да көчле булгандыр. Төрлечә уйларга була бу өлкәдә.

Татарстан Төркия өчен Россия Федерациясе белән күпер ролен башкара

- Төрки илләр бик күп. Татарстан Төркия өчен нинди роль уйный? Хәзер ирекле төрки дәүләтләр бик күп, мөнәсәбәт башкачамы?

- Татарстан Төркия өчен Россия Федерациясе белән күпер ролен башкара. Россия Федерациясендә төрки мөселманнар күбрәк яшәүче бер җөмһүрият буларак күренә. Биредә яшәүче татарлар Казан ханлыгы, Алтын Урда, Болгар дәүләте чорыннан килгән борынгы дәүләт варислары бит инде. Әлбәттә, татарларга әһәмият бирелә. Гыйлем ягыннан да Казан борынгы бер кала. Монда хәзерге тюркология өлкәсендә дә эшчәнлек алып барыла, тарих өлкәсендә дә, галимнәр белән элемтә урнаштырыла. Әйтик, Төркиядәге төрле җәмгыятьләр, дәүләт оешмалары, Ислам дөньясы, төрки дөнья белән кызыксынучы рәсми оешмалар Татарстанда очрашулар үткәрә. Шушы җәһәттән Татарстан һәм тарихи Казан кызыксыну уята.


- Сез үзегез ничек күрәсез, алга таба багланышларны тагын да ныгыту өчен нинди чаралар үткәрү кирәк?

- Чаралар җитәрлек үткәрелә һәм тагын да күбәер дип уйлыйм. Безнең җитәкчеләр ике яклы очрашулар үткәрә, сәфәрләр оештырыла, икътисади мөнәсәбәтләр урнаштырыла. Күптән түгел генә Истанбулда "Татарика"ның төрекчәгә тәрҗемә ителгән вариантын тәкъдим итү чарасы үткәрелде. Бу чаралар артыр дип уйлыйм. Шушы юнәлештә Төркиядә татар мәдәнияте, татар галимнәре, сәнгатьчеләре танытылса, Казанда төрек галимнәренең, сәнгатьчеләренең эшчәнлеге танытылса, бу элемтәләр тагын да күбәер һәм дәвам итәр дип уйлыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100