Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркия президенты Эрдоган Телеграмда теркәлде: беренче постта - песи!

Мәрхаба, дип язган президент беренче постында.

news_top_970_100
Төркия президенты Эрдоган Телеграмда теркәлде: беренче постта - песи!
pixabay.com

Ватсап мессенджеры кулланучыларның мәгълүматларын «хуҗа» компаниягә — Фейсбукка тапшырачагын белдерде. Бу ни дигән сүз? Мессенджерны кулланучыларның мәгълүматлары Фейсбукка да билгеле була. Ә Фейсбукта шәхси мәгълүматларны саклау буенча шактый проблемлаар бар, социаль челтәрдәге шәхси мәгълүматлар (язышу, телефон номерлары, паспорт мәгълүматлары һ.б.) инде берничә тапкыр кайдадыр — әйтик хакерларның форумнарында калкып чыгып, гаугалар булгалады.

2016 елдан Ватсап мәгълүматларны Фейсбукка тапшыра, әмма әлегә кадәр кулланучылар монннан баш тарта ала иде. 8 февральдән бу мәҗбүри була.

Бу мәгълүмат кулланучыларның Ватсаптан күпләп китә башлавына китерде.

Төркия президенты Рәҗап Тайип Эрдоган Россия эшмәкәре Павел Дуров уйлап тапкан Телеграм мессенджерына кергән.

Ул беренче фотосы итеп песи куйган һәм «Мәрхаба!» (Исәнмесез) дип язган.

Президент үз каналына кушылучыларны яратуын һәм хөрмәт итүен яза.

Эрдоган каналны ачуына әле бер тәүлек тә узмады, ә анда инде 162 мең кеше язылган.

WhatsApp тагы яңа кагыйәләр Telegram мессенджерыннан тыш Signal мессенджерын да популярлаштырды. 6-10 гыйнварда Сигналны 7,5 млн кеше йөкләгән, ә Телеграмны — 5,6 млн тапкыр. Бу хакта CNBC телеканалы хәбәр итә.

Ә сез «Интертат»ның Телеграм каналына теркәлсәгез, кызыклы мәгълүматларны бер каналдан укып бара алачаксыз. Керү бик җайлы — сылтамага басарга гына кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100