Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркия отельләрендә "бар да кергән" системасын чикләүне сорыйлар

Төркия отельләрендә "бар да кергән" системасын чикләүне сорыйлар

news_top_970_100
Төркия отельләрендә "бар да кергән" системасын чикләүне сорыйлар
Төркиянең Сиде һәм Анталья шәһәрләрендә эшләүче сәүдәгәрләр ил җитәкчелегенә отельләрдәге "бар да кергән" ("все включено") системасын үзгәртүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Бу хакта Россия туроператорлары ассоциациясе хәбәр итә.

Сәүдәгәрләр хатында Төркиянең "сәяхәт вакытында 1000 доллардан да ким булмаган сумманы тотарга әзер булган" туристларга йөз тотуы искәртелә. 

Инициатива авторлары белдерүенчә, "все включено" системасы аларның бизнесын үтерә, чөнки туристлар хәзер отельләрдә генә утыралар, экскурсияләргә йөрмиләр, ризык сатып алмыйлар һәм отельләр читтәге кибетләрдә акча тотмыйлар. Сәүдәгәрләр мондый форматтагы отельләр эшли алырдай урыннарны билгеләргә тәкъдим итәләр һәм кунакларның чыгымнары өчен гадел конкуренция булдыруны сорыйлар. 

Аланья шәһәре сәүдәгәрләре һәм һөнәрчеләре палатасы президенты Нури Дәмир "отельләр тулы, ә кибетләр буш" дип белдергән.

Күп кенә сәүдәгәрләрнең сезонга кибет ачар өчен кредит алуы да искәртелә. Соңгы бер елда сәүдәгәрләрнең чыгымнары 20% арткан.

Аланьяда эшләүче кибетләр хуҗалары шәһәр үзәгендәге отельләргә "бар да кергән" системасы белән эшләүне тыюны да сорыйлар.

Төркиягә сәяхәтләр оештыручы туроператорлар мәгълүматы буенча, биредә россиялеләр чыннан да азрак акча тота башлаган. Бу күпмедер очракта туристларның Төркиягә беренче мәртәбә генә килмәүләре һәм экскурсияләрне, шопингны инде күрәсе килмәүләре белән аңлатыла.

Моннан тыш, быел Төркия отельләрендә бәяләр 20-30% арткан, шуңа туристларның да чыгымнары күбрәк булган. 

"Безнең кунаклар Төркиядә ял итүдән баш тартмый, әмма алар отпускта күбрәк акча тотарга әзер түгел", - дигән турфирма вәкиле. Аның сүзләренчә, экскурсияләргә ихтыяҗ 30% төшкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100