Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрки яшьләр форумында катнашучылар Казанга нинди яңалыклар алып килгән?

Казанда «Төркиләр алтыны» II Бөтенроссия яшьләр форумы уза. «Татар-информ» хәбәрчесе форумның берничә катнашучысы һәм аларның проектлары белән танышты.

news_top_970_100
Төрки яшьләр форумында катнашучылар Казанга нинди яңалыклар алып килгән?

Эльвира Галишева форумда Кемерово өлкәсенең төп төрки халкын − телеутларны тәкъдим итә. Иптәшләре белән ул мәктәп укучылары өчен җәйге лагерь проектын әзерләгән. Лагерь гадәти түгел, ә аларның милли телләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән.

«Лагерь мәктәп укучылары һәм студентлар өчен булыр дип уйлыйбыз. Яшьләр бер ай дәвамында телеут телен өйрәнәчәк, шул телдә аралашачак, тарихыбыз һәм милли мирасыбыз белән танышачак. Бу эшне якын арада эшләргә кирәк. Чөнки, кызганычка каршы, телебез акрынлап «үлә». Ә милләт телсез яши алмый», − ди Эльвира.

Казанга ул беренче тапкыр килгән. Эльвирага аеруча да шәһәрнең чиста булуы ошаган. «Шәһәргә килеп керү белән матурлык, чисталык сизелә. Тик яңгыр яугач, Казанны күреп бетереп булмый. Форумның алдагы көннәрендә без моны төзәтербез әле», − ди ул. 

Татарстаннан − әзер проект


Казан милли тикшеренү университеты студенты Рамир Мигранов форумда Татарстан делегаты буларак катнаша. Ә үзе ул Үзбәкстаннан. Рамир «Төркиләр алтыны»на тормышка ашырылган проект белән килгән. Хәзер аның максаты: үз проектының масштабларын зурайту. 

«Университетыбызда «Халыкара диалог мәктәбе» исемле проект эшли. Бу проект «Төркиләр алтыны» кебек үк форум. Тик безнең форумда төрки халыклар гына түгел, ә теләсә нинди милләт вәкилләре катнаша ала. Форум университет каршында үтте инде. Хәзер аны халыкара дәрәҗәгә күтәрәсебез килә. Башта аның масштабларын Татарстан эчендә зурайтырга булыр иде. Мәсәлән, республикадагы бөтен университетларның студентларын катнаштырырга була», − ди Рамир.

Armani һәм Gucci түгел, ә милли кием


«Мин Казанда икенче тапкыр. 2014 нче елда килгәч, йөрәгем монда калган иде. Шуңа күрә бик шатланып кабат килдем», − дип сүзен башлады Дагыстаннан килгән Арслан Бакиев.Форумда ул ногай халкын тәкъдим итә.

Арслан иптәшләре белән «Номат» исемле проект әзерләгән. Татарчага тәрҗемә иткәндә бу «Күчмә халык» дигән сүз. Проект этностильда заманча кием җитештерүне үз эченә алган. Яшьләр төрле киемнәр тегәргә һәм аларга төрки халыкларның бизәкләрен төшерергә тели.

«Без яшьләрнең Armani һәм Gucci киемнәрен түгел, ә горурланып, үз милли бизәкләре төшкән замана киемнәрен киюен телибез. Бу киемнәр төрки халыкларны берләштерәчәк, ә башкалардан аларны аерып торачак», − ди Арслан.

Арслан форумда катнашуына, Казан шәһәрендә булуына бик шат булуын белдерде. «Сөембикә манарасы − Казанның төп символы. Тарих буенча без беләбез, Сөембикә − ногай ханы Йосыфның кызы. Шуңа күрә милләтебез өчен мөһим булган шундый тарихи урында булу, әлеге биналарны күрү минем өчен зур шатлык», − диде ул.

Узган елгы форум яхшырак булганмы?

Вилдан Исянгильдин күрше республиканың Уфа шәһәреннән килгән. Үзенең «Һәркемнең үз тарихы» исемле проектында ул хәзерге вакытта Башкортостанда яшәүче шәхесләр турында мәгълүмат тупларга планлаштыра. Киләчәктә проектның нәтиҗәсе буларак китап чыгарырга уйлый.

«Бу очракта «Шәхес» дигән сүзне киңрәк мәгънәдә аңларга кирәк. Мәгълүматлар хәзерге җитәкчеләр, галимнәр, артистлар турында гына түгел, ә, мәсәлән, үз авылында мөһим булган, халыкның яшәешен үзгәрткән берәр эш башкарган гади кешеләр турында да тупланачак», − ди Вилдан.  

«Төркиләр алтыны» форумында ул икенче тапкыр катнаша. Вилдан үткән ел Уфада узган форумның яхшырак булганын да әйтте. «Үз республикамның патриоты буларак, узган елгы форум яхшырак узды дияр идем. Әмма бу һава торышы белән генә бәйле. Татарстанның эстафетаны үзенә алуы бик шәп», − дип белдерде ул.

Исегезгә төшерәбез, «Төркиләр алтыны» («Золото тюрков») II Бөтенроссия яшьләр форумындаРоссиянең 15 төбәгеннән 150 егет һәм кыз катнаша. Форумны оештыручылар –Россиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Татарстан Хөкүмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100