Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төрки дөнья һәм фән өчен зур югалту». Истанбулда галим Надир Дәүләтне җирләделәр

«Интертат»ның Төркиядәге хәбәрчесе тарих фәннәре докторы, профессор Надир Дәүләт белән гомер сукмаклары кисешкән шәхесләрнең истәлек-хатирәләрен сорашты. Алар барысы да мәрхүмне гыйлемле, хезмәт сөючән, гомерен фәнгә багышлаган кеше буларак искә алды.

news_top_970_100
«Төрки дөнья һәм фән өчен зур югалту». Истанбулда галим Надир Дәүләтне җирләделәр
Рушания Алтай

Чит илләргә сибелгән татар диаспорасы вәкиле, Кытайның Мукден шәһәрендә дөньяга килгән татар-төрек галиме Надир Дәүләт Төркиянең Истанбул каласында 30 апрельдә вафат булды. Аңа 76 яшь иде.

Татар-төрек дөньясында танылган, тарих һәм халыкара мөнәсәбәтләр галиме, профессор, Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты шәрәфле әгъзасы Надир Дәүләтнең озакка сузылган яман шеш авыруыннан дөнья куюы билгеле булды.

Мәрхүмне бүген Истанбул шәһәрендә, әти-әнисе кабере янына — Фәрикөй зиратына җирләделәр. 

Күренекле галимнең үлеме турында хәбәр Төркиядәге фән дөньясын гына түгел, бөтен төрки галәмне тетрәндерде. Төркия массакүләм медиа чаралары Надир Дәүләтнең үлем хәбәрен җиткерде, электрон газеталар татар-төрек галименең тормыш юлы, фәнни эшчәнлеге турында язып чыкты. Халык социаль челтәрләрдә кайгы һәм истәлекләр уртаклашты, Надир Дәүләт белән бергә төшкән фотоларын урнаштырды.

Кайгы уртаклашучылар арасында Татарстан һәм Төркиянең генә түгел, АКШ, Казахстан, Кыргызстан университеты галимнәре, төрле фәнни оешма җитәкчеләре, татар иҗтимагый оешма вәкилләре, Җир шарының төрле почмакларында яшәүче милләттәшләре булуын күреп, галим Надир Дәүләтнең тарихта гаять тирән эз калдыруын чамалау кыен түгел.

«Әтием үлгәндә дә бу кадәр кайгырмаган идем…»

Исмәгыйль Түркоглу, Мимар Синан университеты тарих бүлеге галиме, доцент (Надир Дәүләтнең элеккеге студенты):

Мин профессор Надир Дәүләт белән 1985 елда университетка укырга кергәч таныштым, дуслыгыбыз аның вафатына кадәр дәвам итте. Ул минем магистратура, һәм докторантура диссертацияләремнең фәнни җитәкчесе булды. Укытучым миңа төрки дөньяның ишекләрен ачты. Без икебез бергә Идел-Урал төбәгендәге республикаларга экспедициягә чыктык. Надир Дәүләт аша мин татар дөньясы белән таныштым, татарлар хакында күп нәрсә өйрәндем. Аның белән бергә Азәрбайҗан, Румыния, Кыргызстан, Татарстан кебек җөмһүриятләргә берничә мәртәбә сәяхәт кылдык.

Бик җитди галим иде. Инглиз, немец, рус телләрен яхшы белә, мөкәммәл дәрәҗәдә татарча укый, яза, сөйләшә. Татарча һәм төрекчә белгәнлектән казах, кыргыз, үзбәк һәм башка төрки телләрдә дә иркен аралаша иде. СССР таркалгач, Татарстан милли китапханәсе җибәреп торган газета-журналларны бер юлын да калдырмый укый һәм игътибарын җәлеп иткән урыннарны үзенә язып ала иде. Аның хезмәтләре, күп телләр белеп, күп төрле чыганакларга мөрәҗәгать итеп язылганлыктан, ифрат дәрәҗәдә академик әһәмияткә ия. Германиядә радиода югары хезмәт хакы алып эшли иде. Ләкин белем дөньясына хезмәт итү теләге белән, азрак хезмәт хакына риза булып, Мәрмәр университетына эшкә кайтты. 

Гомерен фәнгә, яшь тарихчыларны төрки дөнья белән таныштыруга, тарих галимнәре җитештерүгә багышлады. Утыз биш еллык галимлек дәверендә Мәрмәр, Йедитәпә, Истанбул Сәүдә һәм Айдын университетларында меңнәрчә студентка төрки дөньяны аңлатты. Надир Дәүләтнең лекцияләрен тыңлап, аны яратмый калган студент юктыр, дип уйлыйм. Әле тагын озак еллар төрки дөньяга хезмәт итәсе урынга, аяныч, яман авыру аны бездән аерды. Әтием үлгәндә дә бу кадәр кайгырмаган идем…

«Таләпчәнлек, тырышлык һәм тәртип сөючәнлек — аның  тормыш фәлсәфәсе»

Нәсрин Сарыәхмәтоглу, Мимар Синан университетында эшләп лаеклы ялга чыккан тарих фәннәре докторы, профессор (Надир Дәүләтнең элеккеге студенты):

Остазым, профессор Надир Дәүләт бик яхшы укытучы, оста җитәкче иде. Аның төп үзенчәлеге — ул теге яки бу мәсьәләгә һич уйламаган яктан якын килеп, үзенчәлекле бәя бирүе. Беркем игътибар бирмәгән нәрсәне күрә белүе — аңа гына хас сыйфат. Төрле дициплина дәресләре арасындагы бәйләнешне тирәннән аңлый белгәне өчен фикерләрен бәян иткәндә бер дә ялгышмый иде. Без аның бу сыйфатын якыннан күреп тордык һәм аннан нык файдаландык. Мин магистратура студенты булган чакта Таулы Карабах вакыйгалары башланган иде, диссертациямнең темасын билгеләгәндә Надир Дәүләт игътибарымны Таулы Карабах темасына юнәлтте. Шул вакытта мин аның галим буларак вакыйгаларның юнәлешен дөрес чамалавын һәм аларга дөрес бәяләмә бирүен күрдем. Таләпчәнлек, тырышлык һәм тәртип сөючәнлек — аның тормыш фәлсәфәсе. Шушы сыйфатлар аша ул зур уңышларга иреште. Иң четерекле вакытларда да аның төкәнмәс дәрт-дәрманы һәм экстремаль эш темпы яшь буын тарихчыларга авырлыкларны җиңүдә үрнәк тәшкил итә

Остазымның әсәрләрен киң катлам укучылар укый. Чөнки 1990 нчы елларның башында төрки дөньядагы үзгәрешләр игътибар үзәгендә булганда, ул әлеге мәсьәләләрне фәнни нигездә өйрәнеп, Төркиядәге бушлыкны тутырды. Надир Дәүләт — әсәрләре һәм укытып чыгарган студентлары, әзерләгән галимнәре белән төрки дөньяга зур хезмәт куйган галим. Аның эшчәнлеге һәм фикерләре безгә киләчәктә дә юл күрсәтеп торачак.

«Милли тамырына да, нәсел тамырына да зур игътибар бирүче бөек галим»

Окан Йәшилот, Мәрмәрә университетының Төрки дөнья тикшеренүләр институты мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор (Надир Дәүләтнең элеккеге студенты):

Остазым Надир Дәүләт күп телләр белүче галим иде. Ул русча да белә, алман, инглиз телләрендә дә дә иркен аралаша, туган теле татарчаны да, башка төрки телләрне дә яхшы белә иде. Фәнни эзләнүләр алып барыр өчен белергә тиешле телләргә хаким булуы белән башкалардан аерылып торды. Надир Дәүләтнең балалык чоры катлаулы булган. Ул гел Казан, Татар иле хыялы белән яшәде. Татарлык, татар төбәге белән бәйле берәр нәрсә ишетсә, бөтен игътибарын шуңа юнәлтә, аны тикшерә башлый иде. Ул бик күп университетларда укытты, яшь галимнәр җитештерүгә зур көч куйды. АКШ, Германия кебек илләрдә эшләде, тикшеренүләр алып барды, чит илләрдәге галимнәр белән тыгыз мөнәсәбәттә яшәде. Ул әле халыкара мөнәсәбәтләр буенча да зур белгеч иде. Бу мәсьәләдәге мәкаләләре Төркия һәм чит ил матбугатында басыла иде. Ул бик еш радио, телевидение тапшыруларына катнашты. Чөнки илдә яки дөньяда барган сәяси вакыйгаларга карата аның фикерләре белән бик күп телевидение, радио каналлары кызыксына иде.

Надир Дәүләт үзенең милли тамырына да, нәсел тамырына да зур игътибар бирүче, морзалар нәселеннән булган бөек галим. Әйтик, нәсел шәҗәрәсен җентекләп өйрәнүгә зур көч салды, бу хактагы тикшеренүе дә фән өчен кыйммәтле табыш булып тора. Надир Дәүләтнең вафаты кайчандыр үзе эшләгән Мәрмәрә университеты өчен, кайчандыр үзе җитәкләгән Төрки дөньяны тикшеренү институты өчен, бөтен төрки дөнья һәм фән өчен зур югалту. Аның хезмәтләре безгә, киләчәк нәселләргә маяк булып торачак.   

«Төрки дөнья алыштыргысыз тарихчысын югалтты»

Әхмәт Канлыдәрә, Мәрмәр университеты тарих бүлеге галиме, профессор (Надир Дәүләтнең элеккеге студенты):

Мин Надир Дәүләт белән 1986 елда магистратурада укыганда таныштым. Ул дәресләрне безгә ят стильдә алып бара иде. «Шулай икәнен каян беләсең?» дип сорарга ярата, укыган әйберләргә шикләнебрәк карарга өйрәтә иде. Мин диссертациямне аның җитәкчелегендә язарга карар бирдем. Хәзер уйлап карагач, дөрес карар булуына инанам. Укытучым белән бик килешеп, тәм табып эшләдем. Мин тема белән бәйле берәр яңалык тапсам яки өйрәнеп алсам, ул да минем кебек шатлана, хәтта миннән дә артык сөенә, дулкынлана һәм мине тагын да дәртләндерә торган иде. Факультетта гыйльми методны иң яхшы белүче укытучы иде ул. Мин аннан бик күп нәрсә өйрәндем.

Надир Дәүләт 1993 елның 15 маенда Колумбия университеты чакыруы буенча Нью-Йоркка килде. Безнең докторантураны бетерү тантанасына катнашты. Кичен кунакханәгә кайтып барганда: «Төркиягә кайткач, безне иртәнге сәгать тугыздан кичке бишкә кадәр эшләтәсезме инде?» дип сорадым. Ул: «Нинди тугыз — биш??? Тугызынчы яртыдан бишкә кадәр эшләтәм», — дип көлдерде безне. Укытучым үзе дә тырыш, эш сөючән, юмор хисле кеше, әйбәт җитәкче иде. Мәрмәрә университеты Төрки дөнья тикшеренүләр институтын җитәкләгәндә фән дөньясына күп галим әзерләде. Советлар Берлеге таралган көннәрдә ул институтны бик әһәмиятле белем үзәгенә әйләндерде. «Төркичелек тикшеренүләре» журналын корды. Ул бу тармакта беренче фәнни басма булуы белән зур игътибарга лаек, күп еллар фәнгә хезмәт итте.

Надир Дәүләт башка университетларда эшләгәндә дә дуслыгыбыз дәвам итте, шатлыкларымны, кайгыларымны үзенеке кебек кабул итә, хисләремне уртаклаша торган сердәшем булды. Соңгы китабымны аңа багышлап язган идем. Үзенә бу хакта әйтеп язгач, балалар кебек сөенде: «Әхмәт, яңа әсәрең белән чын күңелдән котлыйм. Миңа багышланган булуы мине бик тойгыландырды. Якын көннәрдә очрашырбыз. Бәлки минем яңа офиста күрешербез», — дип җавап язды. Әмма… бу язышу соңгысы булган икән… өч көннән соң үлем хәбәрен алдым. Моннан соң үзе белән гәпләшә, киңәшләшә алмаячагым өчен йөрәгем сызлый. Мин миңа төрки дөньяны яраттырган, фикерләремне, шатлыкларымны уртаклаша алган остазымны югалттым. Төрки дөнья исә алыштыргысыз тарихчысын югалтты. Урыны җәннәт түрендә булсын.

«Хәбәрләрне аның каләме белән язылган мәкаләләрдән укый идек»

Зафәр Каратай, TRT Төркия дәүләт телерадиокрылышының Истанбул бүлекчәсенең элеккеге җитәкчесе, «Әмәл» фонды җитәкчесе:

Мин Надир Дәүләт исемен беренче тапкыр Төркиядә татарлар белән бәйле мәкаләләр басылган KAZAN журналында күрдем. 1975 елдан соң ул Кырым татарларының  «Әмәл» һәм «Төрек мәдәнияте» журналларына да яза башлады, СССРдагы төрки халыклар, шул исәптән Кырым татарларына кагылышлы хәбәрләрне аның каләме белән язылган мәкаләләрдән укый идек. Үзе белән ул Германиядән Төркиягә әйләнеп кайткач таныштык. Беренче хатыны Диләк ханым Истанбулдагы Кырым татарлары җәмгыятенең башкарма комитетына әгъза булып сайланган һәм актив эшчәнлек алып бара иде. Ул вакытта аларның өйләре минем эш урынына — TRT бүлекчәсенә якын, шунлыктан еш очраша торган идек. Ул шул елларда Исмәгыйль Гаспралы турындагы китабын язды. 1991 елда аны Исмәгыйль Гаспралыга багышланган конференциядә чыгыш ясар өчен Кырымга баручы делегация составына керттем. Аннан соңгы елларда икебез бергә бик күп фәнни җыеннарга, симпозиумнарга катнаштык. Надир Дәүләт һәм аның хезмәтләре турында күпме мәкалә язылса да, күпме тикшеренү алып барылса да, аны аңлатып бетереп булмас, мөгаен. Урыны оҗмахта булсын.

«Татарларны танытуга зур өлеш кертте»

Сәгыйть Хәйри, Төркия дәүләт телерадиокорылышының «Төркия авазы» татарча радиотапшырулар редакциясе җитәкчесе

Надир Дәүләт белән беренче тапкыр Казанда, Татарстан фәннәр академиясендә матбугат очрашуында танышкан идек. Мин шул чакта кунаклар белән Татарстан радиосы өчен әңгәмә үткәргән идем. 1991 елда Төркиягә укырга килгәч, 30 ел эчендә төрле фәнни җыен һәм очрашулар, кичәләр вакытында еш очрашып, аралашып тордык. Ул елларда Надир абый белән бергә «Азатлык» радиосының Төркиядәге хәбәрчеләре идек. Ул — Истанбулда, мин — Анкарада. Төркиядәге сәяси, иҗтимагый хәлләрне, бу илдәге татар дөньясы яңалыкларын җиткердек.

Надир абый — күренекле татар галиме Әхмәт Тимердән соң югары дәрәҗәгә ирешкән татар зыялыларының соңгы буын вәкиле. Төркиянең иң абруйлы матбугат органнары Россия төркиләре һәм Россиянең сәяси вазгыяте, Төркия белән мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләрдә фикерләрен җиткерүен сорап Надир Дәүләткә даими рәвештә мөрәҗәгать итә иде. Надир әфәнде татарларны танытуга зур өлеш кертте. «Төркия авазы» радиосының татар телле тапшырулары башлангач та үз тәкъдим һәм фикерләрен җиткереп торды. Ул бик таләпчән, татар җанлы шәхес иде.

2019 елда Истанбулда оештырылган һәм үзе белән шул чакта соңгы тапкыр әңгәмә үткәргән Дәрдемәндне искә алу конференциясеннән соң миңа болай дип язган иде: «Сәгыйть энем, Дәрдемәнд турындагы видеоңны карап чыктым, бик яхшы оештырылган. Тәбрик итәм. Чыгыш ясаучыларның, хәтта вәкиллек башлыгының да татарча сөйләве, бәлки, Казандагы фән эшлеклеләренә, әдәбиятчыларга үрнәк булыр. Түрәләр генә моңардан сабак чыгармаслар. Син һәм радио чит илләрдә татарчаны яшәтеп киләсез. Ичмасам, бу безгә бер куаныч булып тора. Сиңа тырышлыкларың өчен рәхмәтләремне белдерәм». Надир абый үзенең җылы сүзләре һәм киңәш-тәкъдимнәре белән миңа таяныч булып тора иде. Яткан туфрагы җиңел, урыны җәннәт булсын. 

«Әтиләрчә кайгыртучан, көләч йөзле галим»

Бүләнт Бәйрәм, Әхмәт Ясәви исемендәге халыкара төрек-казах университеты Тюркология тикшеренүләре институты мөдире, филология фәннәре докторы:

Миңа Надир Дәүләтнең студенты булырга насыйп булмады, әмма, бер тармакта эшләгәнлектән, аның хезмәтләрен укыдым, белемемне баеттым, аннан күп нәрсә өйрәндем, киләчәктә дә өйрәнүне дәвам итәчәкмен. Төркиянең Кыркларэли университетында эшләгәндә «Милләтләрнең очрашу ноктасы — Идел-Урал» исемле фәнни-гамәли конференция оештырган идек. Надир Дәүләтне дә чыгыш ясарга чакырдык. Бик теләп катнашты. Һәр адымыбызда теләктәшлек күрсәтте. «Идел-Урал тикшеренүләре» журналын чыгарганда да, галим буларак, һәр төрле ярдәм күрсәтүдән тайпылмады. 

Күптән түгел үзен Әхмәт Ясәви исемендәге университет оештырган онлайн конференциягә катнашырга чакырдык, карусыз ризалашты һәм фәнни доклад белән чыкты. Алдагы көннәрдә тагын бер фәнни җыенга чакырасы идек…тик насыйп түгел икән. Надир Дәүләт белән соңрак таныштым, ләкин миңа — яшь галимгә карата гел хәерхак мөнәсәбәтен тоеп тордым. Аны гомеремнең ахырына хәтле әтиләрчә кайгыртучан, көләч йөзле галим буларак хәтерләячәкмен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100