Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төркемдәге иң олы кешегә 83 яшь» - районнардагы спорт комплексларына ихтыяҗ бармы?

Район җирләрендә яшәүче кешеләр спорт белән шөгыльләнәме, кая бара? Республикабызның кайбер районнарындагы спорт комплекслары, фитнес заллары турында «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
«Төркемдәге иң олы кешегә 83 яшь» - районнардагы спорт комплексларына ихтыяҗ бармы?
Михаил Захаров

Спорт, фитнес, тренажер залына йөрү бүген популяр. Тиздән яз, җәй җитә. Күпләр үзләренең фигурасы өчен кайгыра башлый, спортзалларда кешеләр арта. Татарстан районнарындагы спорт корылмаларына кеше йөриме? Алар ни хәлдә? Район үзәкләренә шалтыратып, шуларны белештек.

Әгерҗедә «SPORTPOWER» дип аталган фитнес зал бар. «Бездә тагын „Олимп“ дип аталган спорт комплексы да бар. Безнең фитнес залының кайчан ачылганын әйтә алмыйм, — дип сөйли башлады Анастасия Исинбаева. — Безгә кеше күп йөри: 13 яшьтән башлап 60 яшькә кадәр. Хатын-кызлар да, ирләр дә бер чама. Безнең фитнес клубта ике тренерыбыз бар. Тренажерларда эшләү каралган, төркемнәрдә, кечерәк төркемнәрдә дә шөгыльләнеп була. Бер айлык абонемент 1100 сум тора. Бу — „безлимит“, ягъни бер ай эчендә күпме теләсәң, шуның кадәр килеп була. Алты айлыгы 5500 сум тора. Шәхси тренировкаларның бәяләре төрле. Иң кыйммәте — 10 шөгыльләнү 5 мең сум», — дип аңлатты администратор кыз.

Азнакай районында «Бушидо» дип аталган фитнес-клуб 2010 елда ук ачылган. «Пандемия башлангач, 2020 елдан кеше кимрәк йөри башлады. Безнең спорт комплексында 7 яшьлек балалар өчен дә төрле секцияләр бар: айкидо, каратэ, дзюдо, бию түгәрәкләре», — дип аңлатты администраторлары. «Бушидо» фитнес челтәре тагын Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендә дә бар. Бәяләренә килгәндә, алты айлык абонемент 3550 сум тора. Шушы ук шартларда Әлмәт шәһәрендәге фитнес залда шөгыльләнү 4300 сум, ә Бөгелмәдә бераз кыйбатрак — 4600 сум булачак.

Алексеевск районында «Лидер» спорт комплексы бар. Әлеге спорт комплексына балалар да, олылар да йөри ала. «Безнең спорт комплексы иң беренчеләрдән булып санала, 30 ел элек салынган иде. Бездә олылар өчен волейбол секциясе бар. Төрле оешма хезмәткәрләре дә эштән соң килеп шөгыльләнәләр, уйныйлар. Фитнес, тренажер заллары, тренерларыбыз да бар. Тренажер залларыбыз күптән бар инде. Пандемия һәм QR-кодлар системасы кертелү сәбәпле, залга йөрүче олылар саны кимеде дип тә әйтергә була», — дип аңлатты «Лидер» спорт комплексы мөдире.

«Төркемдәге иң олы ханымга 83 яшь»

Лениногорск шәһәрендә йога дәресләрен алып баручы Алия Сәлахетдинова белән сөйләштем. «Мин дәресләремне үзебездәге спорт комплексында алып барам. Йога, озак яшәү гимнастикасы буенча 50 яшьтән дә өлкәнрәк кешеләр белән шөгыльләнәм. Хатын-кызлар бик яратып йөри. Озак яшәү гимнастикасын көннең беренче яртысында үткәрәм. Барысы да шушы яшьтәге кешеләр өчен җайлаштырып эшләнгән, кискен хәрәкәтләр ясамыйча гына күнекмәләр үтибез. Төркемдәге иң олы ханымга 83 яшь.

Безнең шәһәрдә спорт белән шөгыльләнергә теләгән кеше өчен фитнес зал да, аэробика кебек интенсив хәрәкәтләргә корылган дәресләр дә бар», — дип сөйләде йога тренеры.

Арчада «Sultan gym» дип аталган фитнес клуб бар. Социаль челтәр аккаунтларыннан күренгәнчә, биредә хатын-кызлар өчен аерым көннәр каралган. Тренажер залга бер ай йөрү бәясе — 2500 сум, тренер белән шәхсән шөгыльләнү — 500 сум тора. Шунда нәни кызларны балетка да өйрәтәләр.

Балтач районында 2018 елда «Дулкын» бассейны ачылган. «Бассейн, тренажер залы бар. Ул „сухой зал“ кебек бара. Балалар суга кергәнче шунда шөгыльләнәләр. Ул залга 14 яшьтән зуррак булганнар керә. Көн дәверендә 10-13 кеше була, кеше кичкә таба, эштән соң күбрәк килә. Безгә бассейнга пенсионерлар да йөри, аларга бассейнга керү — ташлама белән 50 сум. Халык күбрәк „Балтач“ спорт комплексына йөри», — дип аңлатты хәлләрне бассейн администраторы Алия.

Алабуга шәһәрендә интернет берничә спорт комплексы барлыгын күрсәтә. «Батыр фитнес» исемле фитнес клубка йөрүче бер кеше тискәре кайтаваз да калдырган: «Бу клубка күптән йөрим. Шәһәрдә аларга тиңнәр булмагангамы, иркенәеп киткәннәр, залларында музыка да юк хәтта. Җәен бик эссе, кондиционерлары эшләп өлгерә алмый». Әлеге клубта ирләр һәм хатыннар зонасы аерым, төркемнәрдә 22 төр күнекмәләр тәкъдим итәләр. Анда хамам, сауна, мунча һәм солярий да бар. Әлеге фитнес клуб 2014 елда ачылган.

Шушы ук шәһәрдә «Галатея» фитнес клубында бер ай шөгыльләнү ике мең сум, тренер белән шәхсән шөгыльләнү өчен 3500 сум түләргә кирәк булачак. Биредә стретчинг, пилатес, степ-аэробика кебек юнәлешләр дә бар.

«Кеше күп булса, шөгыльләнү кыенрак»

Фитнес инструктор Ләйсән Сәетгәрәева Баулы шәһәрендә хатын-кызлар өчен гимнастика үткәрә. «Функциональ тренировкалар дип атала ул. Бөтен мускуллар, тән белән эшлибез. Утырып эшли торган эштә булган, ябыгырга һәм сәламәт булырга теләгән кешеләр йөри минем дәресләргә. Арендага алынган зал артык зур түгел, җиде кешедән дә артык алмыйм. Кеше күп булса, шөгыльләнү дә кыенрак. Күбрәк 30-40 яшьләр тирәсендәге хатын-кызлар йөри. Бер дәрес 200 сум тора.

Бездә — Баулыда ике тренажер залы бар. Берсендә көч һәм чыдамлылыкны арттыра торган физик күнегүләр эшләү белән шөгыльләнәләр. Төрле юнәлешләрне үз эченә алган зур фитнес заллар юк бездә», — диде Ләйсән. Ул бу эшчәнлеген 2018 елдан бирле алып бара.

Әлмәт шәһәрендә «Мирас» спорт-сәламәтләндерү үзәге эшләп килә. Ул шәһәрдә иң зурысы булып санала. Биредә балалар һәм зурлар өчен дә бассейн, тренажер залы, вело-студия, күпфункцияле спорт заллары бар. Тренажерларда бер ай шөгыльләнү бәясе ике мең сум, бу 12 тапкыр залга килү дигән сүз. Ярты ел өчен алты мең сум түлисе. Теләгән кешеләр тренерлар белән шәхсән дә эшли ала.

Әлмәт районы Габдрахман авылында 2019 елда спорт комплексы ачылган. «Иртәнге якта күбрәк пенсионерлар йөри. Автобус төрле авыллардан балаларны алып килә: Яңа Кәшер, Бишмунча, Түбән Мактама авылларыннан. Спорт комплексы бер дә буш тормый, шимбә көннәрендә төрле чаралар үткәрәбез. Тренажер залына да бик теләп йөриләр, Мактамадан да киләләр. Теләгән кеше тренер белән шәхсән шөгыльләнә ала, көрәш, шулай ук йога, гамакларда да йога бар. Кайберәүләр башта бассейнга кереп чыгалар да, аннары йога дәресләренә калалар.

Яшьләргә бик җайлы инде, кич белән теләсә кая йөрмиләр. Волейбол, өстәл теннисы түгәрәкләренә йөриләр. Балалар бакчасы яшендәге балалары өчен гимнастика бар», — дип сөйләде спорт комплексы администраторы Ләйсән Хәбибуллина.

«Яңа юнәлешләрне дә кертәсе килә»

Кама Тамагы районында спорт белән шөгыльләнергә теләгән кеше «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексына йөри. Биредә бассейн, тренажер залы, аэробика, степ-аэробика кебек дәресләр үткәрелә. «Мин инде бишенче ел аэробика дәресләрен бирәм. Күпчелек очракта яшьләр — 20 яшьтән дә өлкәнрәкләр килә. 60 яшькә кадәрге хатын-кызлар да бик актив, теләп йөриләр, иң олысына 62 яшь, ялгышмасам. Башкалар белән беррәттән шөгыльләнәләр. Кайвакыт әниләренә ияреп, мәктәп укучылары да килгәли. Бер дәрескә якынча 20-22 кеше килә. QR-кодлар керткәч, аннары күп кеше ковид белән дә авырып алды, халык бераз кимеде.

Яңа төр, гамакта йога үткәрү кебек юнәлешләрне дә кертәсе килә, тик безнең спорт комплексы моңа яраклаштырылмаган.

Тренажер зал да, төркемнәрдә бер дәрес шөгыльләнү дә 100 сум тора. Атнага ике тапкыр килгән очракта аена 800 сум чыга», — дип сөйләде фитнес инструкторы Любовь Бариева.

«Сәламәтлеге чикле кешеләр өчен дә тренажерларыбыз бар»

Әлки районы Базарлы Матак авылында 2010 елда спорт комплекс ачыла. «Тренажер залы, төрле секцияләр: өстәл теннисы, мини-футбол, көрәш, баскетбол, бадминтон бар. Мәктәп укучылары, олылар да күпләп йөри. Спорт комплексы буш тормый, җәен дә, кышын да киләләр. Олылар аеруча тренажер залына, футбол һәм өстәл теннисына яратып йөриләр. 7-8 пенсионер килә. Алар бигрәк тә өстәл теннисын үз итә. Сәламәтлеге чикле кешеләр өчен уңайлыклар каралган, үзләренең махсус тренажерлары да бар. Сәгать дүрттә балалар килә башлый, алтынчы яртыга олылар да җыелып бетә», — диде физик тәрбия буенча методист Эльвира Латыйпова.

Әтнә районында «Ашыт» спорт комплексы һәм «Дулкын» бассейны бар. Әлеге спорт мәктәбе балалар өчен, тренажер залларына олылар да килеп шөгыльләнә ала. «Безнең спорт комплексында тренажер, көрәш залы һәм футбол уйнау өчен спорт залы бар. Тренажер залына, гадәттә, техникумда укучы яшьләр килә. Тренерларыбыз юк, шуңа алар үзлектән генә шөгыльләнә. Бер тапкыр килеп шөгыльләнү 100 сум, ә 700 сумга 12 тапкыр килеп була», — диде спорт комплекс хезмәткәре Венера Хәбибрахманова.

Спорт белән шөгыльләнергә теләгән кешеләр өчен район җирлекләрендә дә мөмкинлекләр бар. Барысының да диярлек эшләү вакытлары кичке сәгать тугызга кадәр. Дөрес, кайбер районнарда сайлау мөмкинлеге киңрәк, тренерлары да бар. Район җирендәге спорт комплекслары буш тормый, халык йөрми дип зарланучылар булмады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100