Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрек галиме: «Төркиянең Измир төбәгендәге җир тетрәү 35 атом бомбасы көченә тиң»

Измирдагы җир тетрәүдә ни өчен кайбер биналар гына җимерелде һәм алга таба мондый афәт кабатланырга мөмкинме - хәбәрчебез Төркия матбугатына күзәтү ясый һәм белгечләр белән аралаша.

news_top_970_100
Төрек галиме: «Төркиянең Измир төбәгендәге җир тетрәү 35 атом бомбасы көченә тиң»
Төркия газеталары битләре

30 октябрь көнне Измир төбәгендә булган җир тетрәүдә унике бина җимерелде, 114 кешенең гомере өзелде, меңнән артык кеше тән җәрәхәте алды. Шәһәр төзелеше һәм тирә-як мохит министры Мурат Куркум әйтүенчә, 34 меңнән артык бина тикшерүдән үткән, аларның 231е ярымҗимерек халәттә, 251е зур зыян күргән, 1834 бина җиңелчә зарарланган.

Измирның Каршыяка районында Мостафа Кемаль Ататөрекнең әнисе Зөбәйдә ханым вафат булган тарихи йорт та җир тетрәү аркасында зыян күргән, диварлары ярылган, эчендәге тарихи экспонатлар куркынычсыз урынга күчерелгән. Измир мэры Тунч Сойэр белдерүенчә, 1999 елга кадәр төзелгән биналарның берсе дә алдагы көннәрдә көтелгән җир тетрәүләргә чыдам түгел. 522 мең бина ныгытуны яки, җимерелеп, кабаттан төзелүне таләп итә. 

Магнитуда шкаласы ни өчен төрлечә белдерелде?

Измир төбәгендәге җир тетрәү Төркиянең 15 шәһәрендә сизелде. Төркия медиа чараларында җир тетрәү магнитудасы белән бәйле төрле саннар китерелде. Рәсми чыганакларда ул 6,6 балл дип язылса, Богазичи университетының «Кандилли» обсерваториясе һәм сейсмология институты магнитуда шкаласын 6,8 — 6,9 балл дип белдерде. АКШ һәм кайбер Европа массакүләм мәгълүмат чаралары аны 7,0 яки 7,1 балл дип язып чыкты. Бу хакта Төркиянең Докуз Әйлүл университеты Сейсмология институты мөдире, профессор Хәсән Сөзбилир «ХәбәрТүрк» газетасы хәбәрчесенә:

— Измир төбәгендәге җир тетрәүнең магнитуда шкаласын кайбер станцияләр 7 балл дип билгеләде. Чынлыкта җир тетрәүнең көче 8 балл. Измир платформасында җир кабыгы ярылган 13 линия бар. Шуларның берсе Самос грек утравы яныннан үтә. Әлеге тармакның хәрәкәтләнүе аркасында Измир төбәгендә җир тетрәде. Хәзер Кушадасы янындагы линиядә киеренкелек көтелә, — дип сөйләде.

Геофизика инженеры, профессор Әхмәт Әрҗан Измир төбәгендәге җир тетрәүне 35 атом бомбасы көченә тиңләде. Ул:

— Җир тетрәү 150 чакрым мәйданга тәэсир итте. Мондый көчле җир тетрәүләрдән якын-тирәлектә тагын шуңа охшаш сейсмологик хәрәкәтләнү булырга мөмкин. 1999 елның 17 август көнне Гөлҗүктә 7,5 балл магнитудалы җир тетрәде, озак та үтмәде — шул ук елның 12 ноябрендә шул ук платформадагы Дүзҗәдә 7,2 балл магнитудалы җир тетрәү булды. Мондый кабатланулар гел булып торган, — дип сөйләде журналистларга. 

Интернет хәбәрләрен укучылар Измир төбәгендәге җир тетрәүнең магнитуда шкаласын түбән күрсәтергә тырышуның бер сәбәбе бар, дип язганнар. Әгәр ул 7 яки аннан югары балл дип ачыкланса, дәүләт афәт төбәгендә гадәттән тыш хәл игълан итәргә, аның кысаларында төбәк халкына төрле ташламалар ясау, аларны салымнан азат итү кебек кагыйдәләрне үтәргә мәҗбүр булачак. Бу исә дәүләт өчен зур чыгым, дип шәрехләнгән комментарийларда. 

Нигә кайбер биналар гына җимерелгән?

Измирда җир тетрәү нәтиҗәсендә җимерелгән йортларның видеосюжетларын күргән күп кенә татарстанлылар: «Нигә биналар бер генә районда җимерелгән? Ник бер йорт җимерелгән, ә янындагы йортларга берни дә булмаган?» кебек сораулар бирәләр.

Төркия белгечләре бу күренешнең күп төрле сәбәпләрен ачыклады. Җир тетрәүдән иң күп зарар Измир шәһәренең Байраклы һәм Борнова мәхәлләләрендә булды. Измирдан 38 чакрым читтәге Маниса шәһәрендә бер йорт җимерелде. Геологлар әйтүенчә, моннан 30 ел элек Борнова үзәнлеге мандарин һәм бамия плантацияләре белән дан казанган. Сейсмолог галим Мостафа Акгүн тагын да борынгырак чакларда ул урынның агымсу булуын, шунлыктан әлеге районның йомшак туфракка ия икәнен белдерә.

Җир асты тикшеренүләре институты инженеры, техник фәннәр кандидаты Исмәгыйл Кушчу «Хөррият» газетасы хәбәрчесенә:

— Байраклыдагы күпкатлы биналарны күргәч, күңелемне шом били иде. Ул урынның асты диңгез суы белән тулы бит, ул урында берничек тә күпкатлы биналар җиткерергә рөхсәт бирергә ярамый, — дип сөйләде.

Шәһәр планлаштыру белгечләре дә Байраклы территориясенә күпкатлы йортлар җиткерергә ярамаганлыгын, ул тирәләрне парк, бакча итеп планлаштыруның дөресрәк булуын әйтә. Кайбер биналарның җимерелү сәбәпләреннән берсе — күпкатлы йортларның беренче катлары план буенча офислар итеп төзелгән.

Сатып алган кешеләр тора-бара аларны берләштереп, зуррак мәйданлы офис итеп ясаганнар. Үзгәрешләр керткәндә кайбер диварларны һәм колонналарны җимергәннәр. Нәтиҗәдә, җир тетрәгәндә күпкатлы бинаның авырлыгын тотып торучы терәкләр булмагач, йорт «изелгән сэндвичка» әйләнгән. Төзелеш инженерлары әйтүенчә, биналарның җимерелүенә китергән төп сәбәп — төзелешнең канун буенча билгеләнгән стандартларга һәм проектларга туры китереп җиткерелмәве.

Әйтик, каты җимерелүгә дучар булган «Барыш» торак комплексындагы йортлар әнә шундыйлардан. Әлеге комплексның төзелешендә эшләгән эшче Эрол Каяның журналистларга сөйләве буенча, төзелеш эшләре барганда ук биналарның ныклы булмавы беленгән. «Кул арбасы белән эремә ташып йөргәндә без баскан урыннар селкенә, йөрергә куркыныч иде. Үз арабызда, бу биналарга бер дә ышаныч юк, дип сөйләшә идек», — ди.

«Бинаның чыдамлыгы ничек төзелүенә бәйле»

Озак еллар «Lafarge» француз цемент һәм бетон ширкәтендә җитәкче булып эшләгән инженер-механик, татар кешесе Кюршат Алтай төзелеш сыйфатын төшергән факторлар турында фикерен җиткерде.

Кюршат Алтай: «Төркия стандартлар институты һәм Төзелеш министрлыгы тарафыннан төзелеш эшендә бетон һәм арматура өчен мөһим стандартлар һәм кагыйдәләр билгеләнгән, аларны үтәү мәҗбүри.

Шуңа карамастан, өстән тиешле тикшерү булмагач, төрле җитешсезлекләргә күз йомыла. Бөтен нәрсә төзелешне алып баручы оешмадан тора. Төркиядә күпчелек биналар тимер-бетон каркас ысулы белән җиткерелә. Төзелеш сыйфатын материал һәм аны дөрес куллану билгели.

Заводта ясалып чыккан бетонның билгеле вакыт эчендә төзелештәге калыпка салынуы, бетонның, калыпның җылылык дәрәҗәсе, билгеле микъдарда су кулланылуы бик әһәмиятле. Измир җылы климатка ия. Бигрәк тә җәйге челләдә салынган бетон стандартларга туры килеп бетә алмый. Бетон сүрәнрәк һавада салынса яхшырак. Аның сыйфатлы булуында температура зур әһәмиткә ия. Төзелеш ширкәтләре исә тизрәк төзеп бетерү өчен сәгатькә, кояшка, челләгә карап тормый. 

Төркия стандартларына күрә, бетон ясалганнан соң ике сәгать эчендә төзелештә кулланылырга тиеш. Бу вакытны узып китсә, аның сыйфаты төшә, вакыт үтү белән ул уалучанга әйләнә. Кайбер подрядчылар, әйтик, 13 кв. метрлык мәйдан өчен 10 кв. метрга гына җитәрлек бетон сатып ала. Аннары су кушып, 13 кв. мәйданга шул бетонны сала. Бу очракта бетон каркасны тотып торучы тимерләргә ябышмый кала. Киләчәктә бу бетон да уалучанга әверелә. Кайбер төзелеш ширкәтләре, мисал өчен, С30/35 класслы бетон урынына очсызрагын — С15/20 класслысын куллана. Бу да бина ныклыгын киметә.

Шулай ук бинаны тотып торучы колонналар һәм диварлардагы тимерләр — арматураның тиешле диаметр һәм стандарт кысаларында дөрес кулланылуы да бик мөһим. Бигрәк тә җир тетрәүгә каршы торуда әһмиятле роль уйнаучы тимер өзәңгеләрне дөрес кулланырга кирәк. Аларның төзелештә еш куелуы һәм бөгелү дәрәҗәләре бик мөһим. Бу эшләргә төзелеш инженерлары җаваплы.

Подрядчылар, гадәттә, очсызгарак төшсен өчен, тиешле стандартларны үтәми, инженерларның таләпләренә колак салмыйлар. Дәүләт тарафыннан тикшерү эшчәнлегендә дә җитешсезлекләр күп. Нәтиҗәдә, мондый биналар көчле зилзиләгә чыдамый», — дип аңлатты. 

«Арзанлы бетон салганнар»

Гази университеты Сейсмология инженериясе тикшеренү үзәге мөдире, профессор Абдуссамәт Арслан Анадолу мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә: «Измирдагы җир тетрәүдә җимерелгән һәм зур зыян күргән биналарны тикшергәннән соң, бетон сыйфатларының тиешле стандартларга җавап бирмәгәнлеге ачыкланды, C15 һәм C17 кебек түбән сыйныфлы бетон кулланылган. Начар сыйфатлы бетон белән төзелгән биналар көчле җир тетрәүгә ныклы була алмый. Тикшерү нәтиҗәсе проектта каралган җир тетрәүгә каршы тору стандартының яртысы гына да түгел, өчтән бере генә тормышка ашырылуын күрсәтә. Моны „караклык“ дип кенә атарга мөмкин. Чынлыкта исә без техник яктан төрле табигый шартларга чыдам биналар төзи алабыз», — дип сөйләгән.

CNN телеканалы хәбәрләр тапшыруында җир тетрәүдә җимерелеп, үлемнәргә сәбәп булган Доганлар һәм Рызабәй йортларының 2012 һәм 2018 елда ук район муниципалитеты тарафыннан «черегән» дип бәяләнгәнлеге турында видеосюжет күрсәтелде. Бу күпкатлы йортлардагы фатир хуҗаларына анда яшәүнең куркыныч булуы турында кисәтү ясалган. Әмма фатир ияләре колак салмаган. Төркия массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, җир тетрәүдә җимерелгән йортларны төзегән оешма җитәкчеләре һәм башка җаваплы затлар кулга алынган.

Измир төбәгендә төрле елларга караган җир тетрәүләр тарихы

Измир - борын-борыннан сейсмологик тибрәнешләр еш була торган җирлек. Бу хакта журналист Синан Мәйдан «Сүзче» газетасында махсус мәкалә язып чыкты. Ул аны Төркия һәм чит ил фәнни чыганакларына, архив материалларына таянып язган.

Б.э. кадәр 26 елда Измирда магнитуда шкаласы 7 балл булган җир тетрәү тарихка теркәлеп калган. Бу афәттә Измир белән бергә борынгы Әфәс каласының да җимерелеп бетүе мәгълүм.

Безнең эра башлангач, 17 елда Измир төбәгендә янә 7 балл магнитудалы җир тетрәү була. Тарихи Әфәс тагын бик каты зыян күрә.

Бу төбәктә 178 елда 6,5 балл көчендә җир тетри, Измир харәбәгә әйләнә, җирләр ярыла, төрле урында янгыннар чыга.

688 елда Измир магнитуда шкаласы 6,5 балл булган җир тетрәүдә җимерелеп бетә, чыганаклар 20 мең кешенең үлүен белдерә.

1030 һәм 1389 елларда да Измир төбәгендә 6,7 балл көчендә җир тетрәгәнлеге билгеле.

Бу территориядә бик күп авыл һәм калаларның җимерелүенә сәбәп булган көчле җир тетрәүләр 1546, 1565, 1626, 1639, 1644, 1653, 1654, 1659, 1664, 1667, 1674, 1679, 1680, 1684, 1682 елларда да була.

Госманлы империясе чорында Измир тирәсендәге иң көчле җир тетрәү 1688 елның 10 июлендә булган. Белгечләр әйтүенчә, әлеге зилзиләнең магниутада шкаласы 6,8 балл булган. Җир 20-30 секунд тирбәлеп торган, моның нәтиҗәсендә шәһәрнең дүрттән өче җимерелгән, җирдә зур ярыклар барлыкка килгән, алардан су ургылып чыккан, диңгездә көчле цунами булган. Измирдан өч чакрым ераклыктагы «Санҗак борыны» дигән җир, ярдан кубып, 30 метр тирәсе диңгез эчендә утрау булып урнашкан.

Тарихи чыганаклардан 1690-1738 еллар арасында бу төбәктә 5,2-6,4 балл магнитудалы 18 җир тетрәү булганлыгы билгеле.

1778 елда 19 июнь һәм 3, 5 июль, 1 октябрь көннәрендә бер-бер артлы берничә тапкыр көчле җир селкенү була. Измир төбәге зур зарар күрә. 

1779-1923 еллар арасында да биналар җимерелерлек дәрәҗәдә көчле җир тетрәүләр булуы билгеле.

1928 елның 31 мартында Измирның Торбалы бистәсендә 6,5 балл магнитудалы җир тетрәүдә ике мең торак, мәчетләр, күп санлы дәүләт оешмалары биналары җимерелә, Торбалыда җир 80 метр тирәнлеккә убыла. Измирда ярның кайбер өлешләре кубып, диңгезгә күмелә. Чорның илбашы Мостафа Кемаль Ататөрек измирлыларга ярдәм йөзеннән шәхси кассасыннан 10 мең лира акча җибәрә.

1939 елның 21 сентябрендә Измир губерниясенә караган Дикили бистәсендә дә көчле җир тетрәү була, мең бина җимерелә, 41 кешенең гомере өзелә. Мәкалә авторының язуына караганда, 1929-1992 еллар арасында Измир төбәгендә 18 тапкыр көчле җир тетрәгән.  

Төркиядә киләчәктә көчле җир тетрәүләр көтелә

Сейсмологлар Измир төбәгендә 30 октябрьдә булган җир тетрәүнең, диңгез эчендәге линиядә булганлыктан, зур зыян китермәвен белдерә. Тибрәнеш коры җирдә булса, шәһәрнең яртысы җимерелеп бетәр иде, диләр. Белгечләр бу җир тетрәүне «Самос утравы тибрәнеше» дип атый. Бу җир кабыгы ярыгының якынча шушы көннәрдә хәрәкәтләнәчәген сейсмология галиме, кырым татары Шәнәр Өшемәзсой 8 ел алдан телевидение хәбәрләрендә әйткән иде. Ул моннан соң да Измир төбәгендә көчле җир тетрәүләр булачагын белдерә:

— Безне 1668 елда Измирны җир белән тигезләгән, «Измир линиясе» дип аталучы җир кабыгы ярыгының кабаттан хәрәкәт итүе куркыта. Моннан качып булмый, ул булачак. 30 октябрьдәге җир тетрәү «Измир линиясе”нә һәм төньяктагы «Нарлыдәрә-Гүзәлбаһчә линияләре”нә дә йогынты ясады. Алар ярылса, төбәктә тагын көчле җир тетрәүне көт тә тор, — ди.

Сейсмология галиме Наҗи Гөрүр:

— 30 октябрьдәге җир тетрәгәч, Измир төбәге астындагы җир кабыгы бүтән 13 линияне хәрәкәткә китерде. Бу исә алдагы көннәрдә янә көчле җир тетрәүләр булачак дигән сүз. Хәзердән үк тиз арада әзерлек эшләре алып барырга икрәк. Бөтен биналарның паспорты булырга тиеш, анда кайсы оешма тарафыннан төзелүе, архитекторы, инженерлары, төзелешкә рөхсәт биргән оешмалар, нинди материаллар кулланылганлыгы һ.б. күрсәтелгән булуы зарур, — ди.

 Галим Исмәгыйл Кушчу да 1668 елда ярылган линиянең 352 ел буе хәрәкәтләнмәвеннән курыкканын әйтә:

— Бер линия озак еллар хәрәкәтсез калса, ул якын елларда ярылачак, аның ярылуы бик көчле сейсмологик тетрәүгә китерәчәк, магнитуда шкаласы 7 баллдан да ким булмаячак, — ди ул.

Галимнәр фаразлавынча, мондый җир тетрәү Измирдан алып Маниса, Алашәһиргә, Айдыннан алып Денизли каласына кадәр зур территориягә куркыныч тудыра.

Төркиянең танылган геофизик инженеры, профессор Әхмәт Әрҗан алдагы йөз ел эчендә булачак җир тетрәүләр белән бәйле фаразларын әйтте:

—  Измир төбәгендә Родос-Фәтхия районында — 7,2 балл, Гөкова-Мармарис-Бодрум-Мугла районында — 7,1 балл, Бергама-Чандарлы-Дикили районында 7,1 балл магнитудалы җир тетрәүләр көтелә.

Якынча 2045 елда Истанбулда 7,2 балл магнитудалы җир тетрәү ихтималы көчле. Магнитуда шкаласы иң югары булган җир тетрәү Бурса төбәгендәге Гемлик-Изник районында 7,8 балл көчендә булачак, — диде. 

Төркия сейсмология белгечләре, җир тетрәү үтерми, биналар үтерә, ди. Шунлыктан алар җимерелү ихтималы булган объектларны ныгытырга яки, җимереп, яңаларын төзергә, төзелеш эшләрен каты күзәтү астына алырга өнди. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100