Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрбиягә алынган үсмер кыз, егете белән очраштырмаган өчен яла ягып, әнисенә каршы җинаять эше ачтырган

Рязань өлкәсендә 14 яшьлек кыз тәрбиягә алган әнисе белән 18 яшьлек егете өчен сүзгә килгән. Ике сеңлесе белән сөйләшеп, опекага шикаять язган. Хат полициягә килеп эләккән һәм шул ук кичтә балаларны йорт җирсезләр өчен приютка алып киткәннәр. 

news_top_970_100
Тәрбиягә алынган үсмер кыз, егете белән очраштырмаган өчен яла ягып, әнисенә каршы җинаять эше ачтырган

Әлеге хәлдән котлары алынган яшүсмерләр барысын да уйлап чыгарулары турында әйтә. Өйгә, әниләре янына кайтаруларын үтенләр, тик соң була инде: Сапожок бистәсендә яшәүче Светлана Соловьеваны аналык бурычларын үтәмәүдә гаепләп, җинаять эше ачылган. Хәзер аның җиде баласын тартып алырга мөмкиннәр, дип яза РИА Новости.

2013 елда Соловьевлар гаиләсе бертуган Вика һәм Каринаны тәрбиягә ала. Шуннан соң аларга опека тагын бер кызны тәкъдим итә – алар ризалаша. Бер елдан соң гаиләгә Мордовия балалар йортыннан ике бертуган Яна һәм Ангелина килә. Алар иң зурлары. 2016 елда Илья исемле малайны һәм аның бертуган сеңлесен алалар.

"Кызым өчен курыктым"

Көз көнне Светлана олы кызы Ангелинаның озаклап телефонда “утыра” башлавына игътибар итә. Тугызынчы класс укучысының үз мәктәпләрендәге егет белән танышуы ачыклана. Аңа 18 яшь, ләкин үсеше тоткарлану аркасында ул бары тик алтынчы сыйныфта гына укый. Аның чегән булуы да әти-әнине хафага сала.

“Бу егет белән аралашу Ангелинага һәм аның сеңлесенә дә начар йогынты ясады. Кыз сәнгать мәктәбендәге дәресләрен калдыра башлый: анда булдым дип алдый, ә үзе егете белән очрашкан булган. Миңа төнге өчләргә кадәр социаль челтәрләрдә бертуктаусыз язышулары ошамады – мин аның да, сеңлесенең дә телефоннарын алдым, чөнки алар бергә йөриләр иде”, - дип аңлата Светлана.

Светлана ярдәм сорап опекага мөрәҗәгать итә: “Әгәр кызым мине тыңламый икән инде, аның белән белгечләрнең аралашуын теләдем. Ул беркатлы, ә егет инде зур. Аның өчен курыктым”.

Соловьева вакыйгаларны шулай искә төшерә - дөресен ничек булганын кызлар аңа соңрак үзләре сөйли. Ул бу хакта хәбәр итәргә дип опекага бара. Соңрак билгеле булганча, шул ук көнне, аннан алдарак тәрбиягә алынган кызлар да килә. Ике бертуган кыз, иптәшкә кече сеңелләрен дә ияртеп килеп, әниләрен хурлыйлар. 

Аларга: “Ярар, өегезгә кайтыгыз, тик монда булуыгыз турында әниегезгә ычкындыра күрмәгез” дип җавап кайтаралар. Опека хезмәткәрләре безгә дүшәмбе, төштән соң килде. Бары тик Ангелина белән генә күзгә-күз сөйләшетләр. Нәрсә турында икәнен белмим: миңа чыгып торырга куштылар. Сишәмбе көнне кызлар мәктәпкә китте һәм кире кайтмадылар”, - дип исенә төшерә Светлана.

Соңрак Светланага опекадан шалтыралар: кызларның гариза язулары ачыклана. Анадан тәрбиягә алган балаларын алачакларын әйтәләр. “Миңа документларны һәм әйберләрне алып килергә куштылар. Берничә сәгать балаларымның кайда икәнен белмәдем – мәктәптә дә, опекада да минем белән аралашырга теләмәдерләр. “Аларның кайда икәнен белмибез – бөтен җавап шул булды”, - дип сөйли ул.

“Әйтеп яздырган кебек язганнар”

Светлана соңыннан әлеге хәлдәге берничә шикле мизгел турында белә. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары кызлар гариза язганда аларны бик ашыктыра, чөнки “машина килгән” була. Ашыгуның нигә икәнен Светлана белми, тик бу вакытта опеканың кызларга детдом эзләп куйган булуы ачыклана. 

Ул әлеге гаризаны күргәч, аптырап кала. Аның фикеренчә кызларга барысын да әйтеп яздырганнар. “Шундый зур текст, аерымланган хәлләр белән язылган, аңлау өчен авыр һәм бер хатасыз. Болай итеп Ангелина яза алмас иде, мин аны беләм”, - ди Светлана.

Тәрбияләүчесез калган балалар үзәгендә кызлар үзләренең хата кылуларын һәм артык тирәнгә керүләрен аңлыйлар. Алар тагын бер хат әзерли, тик бу хатны үзләре яза. Җөмлә төзелешендәге хаталар, сүзләргә кушылып язылган бәйлекләр дә күзгә ташлана, дип яза РИА Новости. Кызлар, барысын да алдап язулары хакында белдерәләр, чөнки Ангелина әнисенә үпкәләгән булган, хәзер кире өйгә кайтырга телиләр. Ләкин инде соң: Светлана Соловьеваны аналык хокукларын үтәмәүдә гаепләп, җинаять эше ачканнар.

“Балаларны алырга теләмибез”

“Ничек уйлыйсыз, балалар килеп башка бу гаиләдә яшәргә теләмәүләрен әйтә икән, опека органнары нәрсә эшләргә тиеш? Эш бу гариза буенча ачылган, опека монда көчсез. Барысы белән дә хәзер прокуратура шөгыльләнә, без бу хәлгә тәэсир итә алмыйбыз. Ләкин игътибар итмичә дә булдыра алмадык”, - ди опека органнарында эшләүчеләр. 

Опека органнары җинаять эшенә кадәр җиткерергә теләмәгән. “Нәрсәнедер күз уңыннан җибәрүебез дә мөмкин. Мөгаен, кызлар да мондый адымга барулары өчен үкенгәндер. Әниләре дә гафу үтенде. Ул бәлки арыгандыр, тәрбия вакытында чамадан тыш тырышкандыр. Без бу эшне ябарлар дип ышанабыз. Балаларны алардан алырга теләмибез”, - дип өметләнә ул.

Светлана суд гадел хөкем чыгарып, балаларны кайтарыр дип өметләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100