Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрбияченең балалар бакчасында сабыйларны кыйнаганын видеога төшергәннәр

Тәрбияченең балалар бакчасында сабыйларны кыйнаганын видеога төшергәннәр

news_top_970_100
Тәрбияченең балалар бакчасында сабыйларны кыйнаганын видеога төшергәннәр
Краснодар шәһәрендәге балалар бакчасында тәрбияче хатын балаларны кыйнаган. Бу хәлне шаһитлар видеога төшереп торган. Әлеге кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Вакыйга "Панорама" торак комплексы территориясендә була. Тәрбияче хатын урамда уйнап йөргән балаларга суккалый. Обруч эченә кереп баса алмаган сабыйлар бу хатынның ачуын чыгарган күрәсең. "Ул башта балаларга үзенең таләпләрен аңлатмаган да", диелә бу хәбәрдә. 

Кадрлардан күренгәнчә, тәрбияче хатын бер баланың башына суга, икенчесен йолкып, төрткәләп җибәрә.



Әлеге вакыйга белән хокук саклау органнары да кызыксыныр дип фаразланган иде. Соңрак Россия Тикшерү комитетының Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат чараларында чыккан видео буенча тикшерү башлануын хәбәр итте. 

"Өлкә үзәгендәге балалар бакчасында тәрбияләнүче берничә балага бер хатын сукканы сурәтләнгән видео матбугат чараларында чыкты. Әлеге вакыйганың нечкәлекләрен ачыклау өчен Россия Тикшерү комитетының Краснодар шәһәренең Прикубанский округы тикшерү бүлеге кичекмәстән тикшерү башлады. Тикшерү барышында тәрбияченең хокуксыз гамәлләре аркасында зыян күргән балалар ачыкланачак, мәктәпкәчә оешма хезмәткәрләре гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк", диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100