Тәрбиячеләр бакчадагы балаларга майонез сылап мыскыл иткән
Бу тәрбиячеләрне өч елга кадәр иректән мәхрүм итүләре ихтимал.
Карелиянең Петрозаводск шәһәрендәге балалар бакчасында сабыйларны мыскыл итү факты буенча җинаять эше ачылган. Әлеге вакыйга турында Яңа ел алдыннан социаль челтәрләрдә язганнар. Биредә яшәүчеләрнең сүзләренчә, сабыйларны бакчада бәдрәф бүлмәсенә бикләп тотканнар, майонез сылап мыскыл иткәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Социаль челтәрдәге хәбәрне Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре тикшерә башлый, 29 декабрьдә җинаять билгеләре булуы ачыклана һәм җинаять эше ачыла.
Петрозаводск шәһәре прокуроры эшне Тикшерү комитетына тапшыруны үтенә. Әлегә гаепле кешеләрнең шәхесе ачыкланмаган. Әгәр аларның кем булуын ачыкласалар, бу тәрбиячеләрне өч елга кадәр иректән мәхрүм итүләре һәм биш елга кадәр балалар белән эшләүдән тыюлары ихтимал, диелә хәбәрдә.