Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрбияче унбер балага зыян китергән: башына йодрык белән суккан, төртеп җибәргән, бикләп куйган

Башкортстанның Ишембай районы суды балалар бакчасы тәрбиячесенә хөкем карары чыгарды.

news_top_970_100
Тәрбияче унбер балага зыян китергән: башына йодрык белән суккан, төртеп җибәргән, бикләп куйган

Тәрбиячене ел ярымга төзәтү эшләренә һәм шуннан соң ике ел дәвамында тәрбия эшләреннән читләштерүгә хөкем иттеләр. 

"Башинформ" хәбәр иткәнчә, балалар бакчасы тәрбиячесе 11 баланы кыерсыткан өчен шундый җәзага тартылган. Башкорстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 2016 елда ул биш яшьлек кызны төртеп җибәргән. Кызчык кровать артына башы белән бәрелгән. Алты яшьлек малайның башына йодрык белән суккан. Тыңламаган өчен, балаларны юына торган бүлмәдә бикләп тоткан.

Әти-әниләр бу хәлләрне белгәч, судка мөрәҗәгать иткән.

Элеккеге тәрбияче гаебен танымаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100