news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тәрбияче бала өстенә кайнар су түккән

Фаҗига Туймазыдагы балалар бакчасының берсендә була. Тәрбияче кыз бала өстенә чәйнек белән кайнар су түгә.

news_top
Тәрбияче бала өстенә кайнар су түккән
Кыз баланы реанимациягә алып китәләр.

«Башинформ» бу вакыйганың ничек булганын ачыклаган. Балалар бакчасы хезмәткәре әйтүенчә, элекке заманда салынган күпчелек биналар бертөрле типта. Бакча хезмәткәре кайнар сулы чәйнек алып кухнядан чыгып килгән. Чәйнектә гөлҗимеш чәе була. Биш яшьлек кыз бу ханымның юлына килеп чыга. Чәйнектән су аның күкрәгенә, иңбашларына, корсагына түгелә. Кызны ашыгыч ярдәм белән реанимациягә, аннары Уфага алып китәләр. Аның күкрәге икенче дәрәҗәдә пешкән була.

Кызның әнисе бу хәл турында комментарий бирми.

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе бу вакыйганы тикшерә, әлегә процессуаль карар кабул ителмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар