Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрәзә йөзлекләре ясаучы Хөрмәт абый: «Халык күбрәк зәңгәр төсне ярата»

Авыл халкы — бик эшчән һәм булган халык. Алар арасында башкаларга үрнәк булып торганнары да шактый. Андыйлар турында юкка гына «кулларыннан гөлләр тама» димиләр.

news_top_970_100
Тәрәзә йөзлекләре ясаучы Хөрмәт абый: «Халык күбрәк зәңгәр төсне ярата»

Питрәч районы Шәле авылын осталарын санап бетерерлек түгел: зур-зур мәҗлесләргә тәмле коймаклар пешерүче Мәрзия апа, киемнәр бәйләүче Азилә апа, комганнар ясаучы Гыйниятулла абый, авылның иң матур күренешләрен сурәтләүче рәссам Хөснулла абый, тәрәзә йөзлекләре ясаучы Хөрмәт абый… Аларны инде авыл эчендә генә түгел, ә күрше-тирә районнарда да беләләр.

Әлегә Хөрмәт абыйда тукталасым килә.

Барысы да гаиләдән башлана.

Хөрмәт абый Шәледә, Мәдинә һәм Габдулла Зөбәеров туа. Мәдинә апа өч улын да кешелекле, эш сөючән итеп тәрбияләүгә, гаилә учагын саклауга сарыф итә. Шуның белән беррәттән колхоз эшенә дә йөри ул. Габдулла абыйны авылдашлары эшен җиренә җиткереп эшләүче кул остасы буларак беләләр. Ул кышын колхоз атларына чаналар, ә җәен арбалар, көянтәләр ясый. Заказ килеп кенә тора, чөнки колхозда күп эшне атлар башкарган.

Шундый булган гаиләдә кечкенәдән эш тәмен тоеп, өч малай үсә. Хөрмәт абый - уртанчысы. Бүгенге көндә инде өчесенең дә күңеленә яткан үз эше бар. Олысы Хөснулла абый - рәссам, кечесе Гыйниятулла абый — комган ясау остасы. «Өчебез дә рәссам инде без», — дип өстәп куйды уртанчылары Хөрмәт абый. Күп еллар мәктәптә эленеп торган галимнәр, язучылар портретлары - Хөрмәт абый эше. Ул беренче сыйныфта рәсем ясый башлаган, соңыннан инде мәктәптә дә, армиядә дә стена газеталары бары тик аның өстендә генә булган. 

Үзем дә Шәледән. Хөрмәт абый белән якыннанрак танышыйм дип, аларның урамына киттем. Өй саннарын хәтерләмим бит... Ләкин озак эзлисе булмады, чөнки Хөрмәт абый белән Гөлсәрия апаның йорты ерактан елмаеп, әллә каян күренеп тора.

Мин килүгә Гөлсәрия апа зур табын әзерләп куярга өлгергән. Чәй эчкән арада сөйләшеп алдык. Хөрмәт абый болай дип сүз башлады:

— Армиядән кайткач, сәгать төзәтә башладым, мич чыгардым. Эшләмәгән эшем калмады. Җәен көн озын бит. Сәгатьләр эшләп кайтканнан соң рамнар ясарга тотынам. Комбинатта унбиш ел эшләдем. Әлеге өебез — анда яхшы эшләгәнгә бирелгән бүләк. Аңарчы Питрәчтә өч бүлмәле фатир бирәбез дип чакырганнар иде, соңыннан Шәле авылында җир биреп, бура салдылар.

Авылыбызның күп йортларында Хөрмәт абыйның хезмәт җимешләрен күреп була. Урамнардан үтеп барганда, авылдашларның коймаларын бизәгән чәчәкләрне, кошларны җентекләп карамыйча узып булмый. Күз җибәрми. Авылда гына түгел, Татарстанның төрле почмакларыннан килеп, Хөрмәт абыйга заказ биреп китәләр.

Хөрмәт абыйның тәрәзә йөзлекләре ясый башлаганына инде ун елдан артык. Эш «кабинетында» станоклар юк, барысын да Хөрмәт абый үзе кисә. Барысы да кул эше.

Хөрмәт абый, тәрәзә йөзлекләрен ничек ясыйсыз?

 — Беренче чиратта, каркасын ясыйм. Аны кисәм дә фигураларга, детальләргә күчәм. Барлык фигураларны җиренә җиткереп кисеп бетергәч, бер-бер артлы җыярга тотынам. Физик яктан бик авыр дип әйтмәс идем, куллар ияләшкән инде. Ераклардан килеп, бик күп эшләттеләр. Лаештан, Мамадыштан, Чистайдан, Сабадан, Кукмарадан заказлар булгалый.

Сезнең эшчәнлегегез нәрсәдән башланып китте?

 Туганнарга кунакка баргач, өйләренә озак шаккатып карап тордым, - дип, сүзгә Хөрмәтулла абыйның тормыш иптәше Гөлсәрия апа кушылды. - Тәрәзә йөзлекләрен күрдем дә әкияткә эләккән сыман булдым. Шуннан туганнардан сораштыра башладым. «Әй, Хөрмәт абый андыйларны бер дигән итеп эшли инде», — дигән сүзләр ишеткәч, кайтып, Хөрмәткә әйттем. Ул арада эшли дә башлады.

Нинди төсләргә күбрәк заказ бирәләр?

 Зәңгәр төсне күбрәк ярата халык. Аннары яшел, кызыл, шоколад төсләре китә. Заказчының тәрәзәсен барып үлчим дә, барысын да шунда сөйләшеп кайтам. Үлчәмнәре төрле була. Мәсәлән, иң зур тәрәзәнең берсенең параметрлары — киңлеге ике метр ярым, ә биеклеге ике метр да кырык. Бәясен инде калайга карап әйтәм. Калае күбрәк куела икән, бәясе дә артыграк була. Идеяларны үзләре дә алып киләләр, мин дә әйтеп җибәрәм. Калайларны машина белән барып, үзебез җыеп кайтабыз. Ешрак Казаннан яки Чебоксардан алабыз.

Эшли башлаган елларны, моннан дүрт ел элек заказ нык күп булды. Авыл халкына тәрәзә йөзлекләре ниндидер яңалык иде, матурлыкны ярата бит кеше. Пластик тәрәзәгә күчкәч, рамнар ясатмый башладылар, - ди Хөрмәт абый.

Бәяләре ничә сум?

Уртача зурлыктагы бер йөзлек бәясe - өч мең сум тирәсе. Тәрәзә үлчәме зурайган саен бәясе арта. Хәзер материаллар кыйммәтләнде, шуңа бәя үзгәрергә мөмкин.

Бер тәрәзә йөзлеген ясау күпме вакытны ала, Хөрмәт абый?

Әгәр берне эшләсәм, көн ярымга бара. Әгәр инде унны эшләргә алсам, тугыз көн эчендә бетерергә була. Беренче көнне берсен җыеп эшлим, икенче көнне икенчесен. Кәефкә карап дип тә әйтеп була инде. Әле малларны да карарга кирәк бит. Тайлар, сарыклар, бозаулар, кәҗәләр, күгәрченнәр асрадык моңарчы, хәзер инде киметтек - ике тай, 13 кәҗә һәм сарык кына калдырдык..

Конкурентларыгыз күпме?

Безнең авылда 5-6лап бардыр. Хәзер инде яшьләр яңа бизәкләр уйлап таба башлады, эшләүчеләр тагын артыр дип уйлыйм.

Хөрмәт абый белән Гөлсәрия апа кырык ике ел бергә яшиләр. Алар ике бала — Азат һәм Ләйсәнне тәрбияләп үстерделәр, хәзер инде дүрт оныклары бар. «Сәләт нәселдән бирелсә дә, зур нәтиҗәләр тырышлыктан килеп чыга», — дип тәмамлады сүзен Хөрмәт абый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100