Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Тәрәз төбемдә... зират: Иске Шигали халкы яңа зират урынына каршы

Яңа зират урыны белән шәхси йорт арасында 10 метр да ара юк.

news_top_970_100
Тәрәз төбемдә... зират: Иске Шигали халкы яңа зират урынына каршы

Үзара салым акчасы – авыл җирлеге башлыкларының дүрт күз белән көтеп торган кереме. Референдум узганчы ук, җитәкчелек инде аны кая тотасын уйлап куя. Күпчелек авыллар шуның хисабына юллы була, икенчеләргә ут, су кертә. Ә менә Питрәч районының Иске Шигали авылында узган елгы үзара салым акчасын авыл уртасында койма тоту өчен тотканнар. Авыл уртасында койма нигә кирәк диярсез? Җавабы шул – киләчәктә бу урын зират булып, каберләр калкып чыгачак. Билгеле, кемнең авыл уртасында зират булдырасы килсен, Шигали халкы да моңа каршы чыккан, – дип хәбәр итә “Татарстан24” каналы.

Моңа кадәр авыл зираты читтә булган. Ул берәүгә дә комачау итмәгән. Ә хәзер исә җирле хакимият авыл уртасында буш торган урынны зират итәргә уйлый.

Яңа зират коймасы белән шәхси хуҗалык арасында 10 метр да ара юк. Җирле халыкны куркыткан күренеш: йокыдан тору яки төнлә кинәт уянып китүгә, тәрәз каршындагы каберләр белән күзгә-күз очрашу.

Яңа зират мәсьәләсе, нигездә, Иске Шигали халкының урта һәм яшь буынын күбрәк борчый. Авыл җирлеге башлыгы белән очрашуда да төп масса шулар.

– Һичшиксез судка бирәбез, бу мәсьәләне хәл итәчәкбез, – ди Шигали җирлеге башлыгы Фәрхәт Сәләхиев.

Аның сүзләренчә, зират өчен җирне, йортлар төзергә рөхсәт бирелгәнче үк, бүлгәннәр.

Авыл халкы аптырашта, янәсе, зират урыны алдан билгеле булгач, нигә безгә йорт салу өчен бу җирләрне саттыгыз соң? Җитәкченең моңа да җавабы әзер: "Моны сезгә мин сатмадым”.

Әмма бердәм авыл халкы тынычланмый: “Сез бит хакимият вәкиле, димәк, сез төзелешкә рөхсәт биргәнсез!” - ди алар.

Фәрхәт Сәләхиев сүзләренчә, авылга койма кирәклеге хакында җирле референдумда хәл ителгән. Әмма булачак зиратка терәлеп үк торачак йорт хуҗалары бернинди җыен турында белми. Референдумга аларны берәү дә чакырмаган.

– Без монда койма коюгызга каршы түгел. Куелган икән, торсын. Без монда кеше җирләнүгә каршы, – ди Шигали халкы.

Бер активист сүзләрен икенчесе күтәреп ала:

– Әгәр сезнең өегез монда торса, сез шушылай җыен җыймас идегезме? Сезнең өегез монда булса, сез бу урынны зиратка тәгаенләп, койма кормас та идегез, – дип ярсый кулына яшь бала күтәргән ханым.

Авыл җирлеге башлыгы, әлеге зират урыны санитар нормаларга туры килә дигән сүзне алга сөрә. Әмма халык җитәкчеләренең бу сүзенә дә каршы чыкты.

– Ничек туры килсен, менә, мин сезгә барысын да күрсәтә алам, хәер, ник күрсәтергә соң, сез бит аның туры килмәвен болай да беләсез”, – ди сүзендә нык торучы яшь ир.

Җитәкче сүзләренчә, яңа зиратка әле 10-15 еллап кеше җирләнмәчәк. Чөнки иске зиратта урын җитәрлек. Шуңа күрә, зираттагы каберләрне Шигали халкының бүгенге буыны түгел, әнә шул әнисе кулындагы бала күрәчәк.

Активистлар инде санитар-эпидемия хезмәтенә дә мөрәҗәгать иткән. Әгәр боз кузгалмаса, авыл халкы бу мәсьәлә буенча соңгы сулышына кадәр көрәшәчәк. Бу хакта алар прокуратуга язарга, судка бирергә җыена. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100