Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тәрәзәдән ыргытканнар». Кызыл шәһәрендә апалы-сеңелле ике үсмер кыз һәлак булган

Кызларның өченче сеңлесе күрше бүлмәгә кереп бикләнгән һәм исән калган.

news_top_970_100
«Тәрәзәдән ыргытканнар». Кызыл шәһәрендә апалы-сеңелле ике үсмер кыз һәлак булган
https://pixabay.com

Тува республикасының Кызыл шәһәрендә 9 һәм 14 яшьлек ике кыз бала һәлак булган. Аларның гәүдәләрен тәрәзә төбендә җирдә тапканнар. Берничә сәгатьтән балаларны сигезенче каттан ыргыткан ир-атны тоткарлаганнар. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Шуннан соң балаларның инде күптән начар гаиләдә яшәве ачыкланган. Аларны үтерүче - берничә тапкыр хөкем ителгән 23 яшьлек Очур Санчат, ул бу гаиләнең фатирында бүлмә арендалап яшәгән. Әниләренә исә җиде тапкыр гаепләү карары чыгарылган (караклык, кыйнау, наркотиклар сату өчен). Ләкин аны ана булу хокукыннан мәхрүм итмәгәннәр.

Кызларны иртән табалар. Нәни кыз табиблар килгәнче үлә, олырагы хастаханәдә вафат була.

Соңрак кызларның тәрәзәдән үз ихтыяры белән төшеп китмәвен ачыклыйлар. Аларны Очур Санчат балконнан төртеп төшергән. Балаларның анасы кафеда эштә чакта бу ир-ат кызларны карап торырга тиеш булган. Ул гаебен таныган һәм күрсәтмәләр биргән.

Очур сүзләренчә, ул төндә кызлар көйсезләнгән, өйдән чыгып китәргә теләгән. Ир-атның ачуы чыккан, алар сугыша башлаган һәм шул чакта ир-ат кызларны балконнан төртеп төшергән.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Берничә тапкыр хөкем ителгән ана өч бала тәрбияли. Гаилә төрле шәһәрләргә күченә. Кызлар Кызыл шәһәре мәктәбендә әле быел сентябрьдән генә укый башлаган.

Күршеләре сүзләренчә, күп балалы гаилә яши торган фатирдан кычкырышкан тавышлар да ишетелгәли.

"Балаларны аналары да кыйный иде. Соңгы уку атнасы булганда, мин кызым белән өй эшләрен эшләп утыра идем. Стена аша кычкырган тавышлар ишеттем. "Мин сине көтмәгән идем, син планлаштырылмаган йөклелектән", - диде", - дип искә ала күрше хатын.

Прокуратура балигъ булмаган балалар эшләре белән шөгыльләнүче оешманы да тикшерәчәк. Өч балалы гаиләдә исән калган бердәнбер кызны шаһит буларак сораштырачаклар. Җинаять вакытында ул күрше бүлмәгә кереп бикләнгән. Бу кыз фатирны арендалап торучы ир-атка каршы дәшмәгән, шуңа күрә җинаятьче аңа тимәгән, диелә хәбәрдә.

Үтерүдә шикләнелүче ир-атны сак астына алганнар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100