Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрәзәдән егылып төшкән 89 яшьлек әбине астагы ир-ат тотып алган

Полициядә эшләүче бу ир-ат әлеге вакыйгадан соң үзе хастаханәгә эләккән.

news_top_970_100
Тәрәзәдән егылып төшкән 89 яшьлек әбине астагы ир-ат тотып алган
https://pixabay.com

Санкт-Петербургның Калинин районында бер йортта карт әби тәрәзәдән егылып төшә. Аны аста полиция хезмәткәре тотып кала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Просвещение проспектындагы бер йортта яшәүчеләр борчылып полициягә шалтырата. Алар икенче кат тәрәзәсендә торган әбине күреп ала. 89 яшьлек карчык менә-менә тәрәзәдән егылып төшәргә тора. Урынга берничә минут эчендә полиция хезмәткәрләре килеп җитә. Нәкъ менә шул чакта әби егылып төшә.

 «Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре 89 яшьлек әбине аста тотып алырга өлгерә. Карчыкны ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар. Аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Әби хәзер хастаханәдә ята. Бәхеткә, полиция хезмәткәре ярдәм итеп өлгерә, юкса карчык җитди имгәнгән булыр иде», — дип сөйли Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча баш идарәсе вәкиле.

Әбине коткарган 43 яшьлек Евгений Беляков прапорщик булып эшли. Әбине тотып калганда аның кулы имгәнә. Карчык полиция хезмәткәре кулына килеп төшкәндә аркасын бәргән. 

Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча баш идарәсенең җитәкчелеге полиция хезмәткәрен бүләкләү турында карар кабул иткән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100