news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тәрәзәдән егылган егет коляска өстенә төшкәч, алты айлык сабый да, егет үзе дә үлгән

Яшь әни алты айлык баласы белән урамда йөргәндә күп катлы йорт тәрәзәсеннән бер ир-ат килеп төшкән мизгел видеога эләккән.

news_top
Тәрәзәдән егылган егет коляска өстенә төшкәч, алты айлык сабый да, егет үзе дә үлгән
https://voronezh.sledcom.ru

4 февральдә кичке бишләр тирәсендә Воронеж шәһәрендәге «Звездный» торак комплексында күп катлы йорт тәрәзәсеннән бер егет егыла. Ул урамдагы коляска өстенә килеп төшә. Коляска эчендә алты айлык сабый ята. Бала да, ир-ат та һәлак була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренчә, тротуардан яшь әни коляска этеп бара. Шул чакта өстән кисәк кенә ир-ат егылып төшә. Коляска бик каты яньчелә. Бала ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.

Күршеләре сүзләренчә, егылып төшкән ир-ат йортның иң өске катында ялгызы гына яши. 

Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Якынча белешмә буенча, 20 яшьлек егет 17 нче каттан егылып төшкән. Ул урында ук үлгән. Җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Воронеж өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига мизгелләрен видеокүзәтү камерасы төшереп торган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар