Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тәрәзәдән чыктык»: Казахстанда йөз кеше утырган самолет йортка бәрелгән

Самолет һәлакәте корбаннары арасында Россия кешеләре юк.

news_top_970_100
«Тәрәзәдән чыктык»: Казахстанда йөз кеше утырган самолет йортка бәрелгән
https://www.inform.kz/ru

Бүген иртән Казахстанда Bek Air авиакомпаниясенең пассажир самолеты һәлакәткә очраган. Лайнер Алма-Атадан Нур-Солтанга эчке рейс ясый һәм, биеклеген югалтып, бетон койма аша торак бинага килеп бәрелә. Бәхеткә, бу вакытта йортта кешеләр булмаган. Бу хакта «Казинформ» Алма-Ата гадәттән тыш хәлләр департаменты башлыгы урынбасары Ерлан Алибековка сылтама белән хәбәр иткән.

Бортта 100 кеше булган. Алар арасында 95 пассажир һәм 5 экипаж вәкиле. Үлүчеләр саны минут саен арта бара. Һәлак булучыларны самолет хәрабәләре астыннан табалар, диелә хәбәрдә.

Һәлакәт урынында масштаблы коткару операциясе бара — фюзеляжның алгы өлешен тикшерәләр. Фаҗига аэропорт һәм шәһәр чигендә булган. Самолет зур тизлек җыйган һәм ниндидер сәбәпләр аркасында очып китә алмаган.

Куркыныч афәтне кичергән кешеләр әле дә үз аңына килә алмый. Елыйлар, ярдәм сорыйлар, әмма күпләр, шок хәлендә килеш, коткаручыларга булыша.

«Һәлак булучылар күп. Күпләрне коткардылар, самолет хәрабәләре астыннан чыгардылар. Коткаручылар эшли», — ди бер ханым.

«Хәзер һәлакәт урынында полиция хезмәткәрләре, коткаручылар эшли. Вакыйга урыны урап алынган», — дип сөйләде Алма-Ата өлкәсенең полиция идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Коштыбаев.

Bek Air авиакомпаниясе рейсы Алма-Атадан Нур-Солтанга юл тоткан. Әмма очу вакытында ук лайнер кинәт биеклеген югалта башлаган. «Ул биеккә күтәрелгәч бер тапкыр әйләнә дә, койма артындагы читкә килеп төшә. Хәзер фюзеляжны сүтәләр», — ди шаһит.

«Мин 15 нче рәттә утырдым. Янымда тәрәзә бар иде, мин аны ачмадым, әмма тәрәзәгә якынрак утыручы кеше аны ачкандыр. Без барыбызда тәрәзәдән урамга чыга башладык. Соңыннан зыян күрүчеләргә ярдәм иттек. Бик караңгы иде, сәгать иртәнге җиде. Фонариклар белән яктырта башладык. Һәлак булучылар һәм нык җәрәхәтләнүчеләр бар иде. Аларны самолеттан ераккарак илттек, янгын чыгар дип курыктык», — дип сөйләгән РИА Новости хәбәрчесенә эшкуар Аслан Назаралиев.

Аның сәламәтлегенә зыян килмәгән. «Минем белән бар да яхшы. 15 нче рәттә утыручыларның күбесе исән-сау. Исем-фамилиябезне язып алдылар да, безгә китәргә рөхсәт иттеләр. Ә җәрәхәтләнүчеләргә ярдәм иттеләр. Ярдәм 15-20 минуттан килеп җитте», — диде Назаралиев.

Эшкуар фикеренчә, һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр самолетта 14 нче рәттә утырган була. 15 рәттә һәм аннан соң утыручылар зыян күрми, бәлки, имгәнгәннәрдер генә.

Күрше районнардан халыкны ашыгыч рәвештә эвакуациялиләр. Безнең илчелек хәбәр итүенчә, үлүчеләр арасында россиялеләр юк.

Fokker-100 — Голландиядә ясалган урта магистральле пассажир борты. Ул 107 пассажирга исәпләнгән, кыска һәм уртача рейсларда оча. Һәлакәтнең сәбәпләрен махсус Хөкүмәт комиссиясе ачыклаячак. Әмма беренче фаразлар бар инде.

Биредә сыйфатсыз бозлыкка каршы сыеклык кулланулары ихтимал. Тик бу әлегә версия генә, чөнки самолет тәгәрәгән, таралган, күтәрелә алмаган, аннан соң гына туктаган. Тупас итеп әйткәндә, аны торак йортның коймасын туктаткан. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Bek Air» авиакомпаниясе паркында бу типтагы 10 лайнер бар. Казахстан Индустрия Министерствосы белдерүенчә, аларның барлык очышлары билгесез вакытка туктатылган. Ә Россиядә Fokker-100 самолетлары очмый.

Әлегә 15 кешенең һәлак булуы, 66 кешенең зыян күрүе билгеле. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Казахстан Индустрия һәм инфраструктура үсеше министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100