Тәрәзәдән чебен кермәсен өчен куелган сетка тишеген ямау ысулы — видео
Кайнар җилем салынган пистолет файдаланып, тишекне ямап куярга була.
Тәрәзәгә куелган москит сеткалары ертылса, аның урынына яңасын алырга ашыкмагыз. Шәп ысул киңәшләр сайтында чыкты.
Кайнар җилем салынган пистолет алыгыз. Ул хуҗалыктагы еш кирәк була торган әйбер, алып куегыз — булып торсын.
Сеткадагы тишекне җылы җилем белән ябыштырып куеп була.
Җилемне җылытып, аз-азлап сытып чыгарасы һәм тишекне томалыйсы. Ул бик тиз суына һәм ката.