Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрәзәдән автоматтан аткан хатын-кызны эзлиләр — видео

Әлеге видеоны социаль челтәрләрдә Яр Чаллы төркемнәрендә урнаштырганнар.

news_top_970_100
Тәрәзәдән автоматтан аткан хатын-кызны эзлиләр — видео

Яңа ел каршылаган вакытта тәрәзәне ачып, автоматтан урамга аткан хатын-кыз сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә таралды. Хәзер бу хатынны челтәр кулланучылары эзли. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

«Яңа ел белән, Ольга Ивановна», — дип дәшә кадр артындагы тавыш. Шуннан соң хатын автомат ала да ачык тәрәзәдән урамга ата. Аның мылтыкны һөнәриләрчә оста кулланып, бер чират иттереп атуы күренә.

Хәзерге вакытта бу видео Владикавказ, Яр Чаллы, Ставрополь, Ростов төркемнәрендә урнаштырылган. Кайсыбер комментаторлар язганча, бу хатын Донецк шәһәрендә булган, икенчеләре исә Краснодар дип әйтә.

Социаль кулланучыларның күбесе бу хатынның гамәлен ошатмый, башкалары исә петарда атарга ярагач, ник автоматтан атарга ярамасын дип әйтә.

Шулай да, видеоны караучылар фикеренчә, мылтык хәрби түгел, ә патроннар буш булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100