Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрәзә челтәрләрен ничек агартырга?

Сода, тоз, нашатырь, кер сабын челтәрне агарта.

news_top_970_100
Тәрәзә челтәрләрен ничек агартырга?
https://pixabay.com

Ак төсле тәрәзә челтәрләре гадәттә саргая, аларга тузан куна башлый. Тюльне агарту ысуллары dom.mail.ru. киңәшләр сайтында чыкты.

Караңгылана башлаган челтәрне аш содасы белән агартып була. Җылы суда ике аш кашыгы сода эретегез, ике аш кашыгы кер прошогы салыгыз. Бөртекләр барысы да эреп бетәргә тиеш. Шушы эремәдә челтәрне 30-40 минут җебетегез дә юыгыз.

Аш тозы майлы тапларны бетерә, ак төсне кайтара. 10 литр суга ярты стакан кер порошогы һәм тоз салыгыз, болгатыгыз. Челтәрне 12-14 сәгать җебетегез дә юып алыгыз.

125 миллилитр нашатырь спиртын 10 литр суга кушып болгатыгыз. Челтәрне шунда салып, 12-24 сәгать җебетегез, аннары юыгыз.

Крахмал порошогы да челтәрне агарта. Бер стакан крахмалны бер стакан суда җебетегез, төерләре калмасын. Шуны 5-6 литр суга кушыгыз, яхшылап болгатыгыз һәм челтәрне 6 сәгать җебетегез. Аннары җиңелчә генә сыккалап алыгыз да киптерегез.

Кер сабынының соры төсле 72 процентлысы челтәрне агарта. Бер сабынны зур тишекле угычтан уыгыз, шушы йомычка өстенә өч литр кайнар су салыгыз, сабын эреп беткәнче болгатыгыз. 4-5 литр салкын су кушыгыз, яхшылап болгатыгыз. Шушы эремәгә челтәрне салып, 12-15 сәгать җебетегез дә юып киптерегез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100