Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түрә Татьяна Водопьянованы ни өчен өй арестына калдырдылар?

Казанның Яңа Савин районы суды Татарстанның Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянованы өй арестына җибәрде.

news_top_970_100
Түрә Татьяна Водопьянованы ни өчен өй арестына калдырдылар?
Тикшерүчеләрнең Водопьянованы өй арестына җибәрү турындагы үтенечен Яңа Савин районы суды рәисе вазифасын башкаручы Марсель Әхмәтшин караган. 

Процесс озак башланмый торган. Судья залга керүгә чит кешеләр күп булуын белдергән. Суд процессны туктатмаган, әмма журналистларның берсенең дә утырышта катнашу өчен теркәлмәвен игълан иткән. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итте.


  • Март ахырында Водопьянованың йортында тентү булды. Аннан ул хастаханәгә эләкте һәм Мәскәүгә дәваланырга китте. Бу вакытта аның 40 ел бергә яшәгән тормыш иптәше йөрәк өянәгеннән вафат булды. 
  • Хокук саклау органнарына “Бәкер” шифаханәсенең баш табибы Марат Ибраһимов мөрәҗәгать итте. Ул Водопьянова, аңа эштән азат итү белән янап, учреждение исеменнән аның тормышын иминиятләштерергә мәҗбүр иткән.  Нәтиҗәдә Профсоюзлар федерациясе рәисе бер елдан иминият премиясе сыйфатында 430 мең сум акча алган, дип гаеплиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100