Түрәнең гаиләсенә һөҗүм булган: әнисе һәлак, туганнары хастаханәдә
Краснодар краенда администрациядә эшләгән түрәнең әтисе, кызы һәм сеңлесе яраланган.
"Интерфакс" агентлыгы түрәнең әнисе һәлак булу турында язды. Әтисен, кызын һәм сеңлесен хастаханәгә озатканнар.
Хәзерге вакытта урында тикшерүчеләр эшли.
- Мурат Ахеджак 2002-2010 нчы елларда Краснодар крае администрациясе башлыгы урынбасары булып эшләгән. 2010 елның декабрендә вафат булган.