news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түрәнең өенә бәреп кереп, пычак белән кадаганнар

Имгәнгән җитәкчегә табиблар операция ясаган.

news_top
Түрәнең өенә бәреп кереп, пычак белән кадаганнар

Самара өлкәсендә Росимуществоның территориаль идарәсенең элеккеге җитәкчесенә һөҗүм иткәннәр. Бу турыда хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

«Самара өлкәсенең Красноярски районында дүрт ир-ат элеккеге түрә йортына бәреп керә. Аңа пычак белән кадыйлар. Ул хастаханәгә озатыла», — дип сөйләгән агентлык әңгәмәдәше.

Аңа операция ясадылар, хәзерге вакытта хәле стабиль, диелгән әлеге хәбәрдә.

Самара өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә хәбәр иткәнчә, урында оператив-тикшерү төркеме эшли. Һөҗүм итүчеләрнең шәхесе ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар