news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түрәләрнең законсыз юл белән тапкан акчаларын тартып алу турында карар кабул ителде

Түрәнең ун мең сумнан артыграк «хәләл» булмаган акчасы табылса, прокурорлар судка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

news_top
Түрәләрнең законсыз юл белән тапкан акчаларын тартып алу турында карар кабул ителде

Россия президенты Владимир Путин дәүләткә түрәләрнең законсыз юл белән тапкан акчаларын тартып алу турында карарны имзалады. Түрәнең банк счетындагы акчалары соңгы өч елда рәсми рәвештә эшләп тапкан табышыннан күбрәк булса, түрә шушы акчаларның каян законлы ысул белән тапканын аңлата алмаса, сумма суд аша дәүләт казнасына китәчәк.

Бу канун шулай ук милек, транспорт, кыйммәтле кәгазьләргә, предприятиеләрдәге акцияләргә дә кагыла. Дәүләт хезмәткәрләре бу милекләрнең дә законлы юл белән алынганын исбатларга иеш.

Табышның ни дәрәҗәдә «хәләл» булуын прокурорлар тикшерәчәк. Ун мең сумнан артыграк сумма булган очракта, алар судка мөрәҗәгать итәчәк.

Прокурорлар тикшерү өчен салым инспекциясе, банкларда мөрәҗәгать итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар