Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Түрәләр милли кием кия башласа, гади халык та шулай киенәчәк”

Татар дизайнеры Нурия Зарипова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә татар мәдәниятенә кагылышлы тарихи фактлар, татар стиле һәм татар дизайнерларның эшчәнлеге турында сөйләде.

news_top_970_100
“Түрәләр милли кием кия башласа, гади халык та шулай киенәчәк”

Татар дизайнерының төп фикерләре:

1. Татар стиле бик үзенчәлекле, заманча стильгә татарча колорит кертеп була.
2. “Милли баш киемнәрен хөкүмәт кешеләре кия башласа, гади халык та милли кием киеп йөрүгә күчәчәк”
3. Элекке заманда кешенең киеменнән кем икәнен белеп булган.
4. Татарның чын мәдәнияте чит илләрдә сакланып калган.
5. Яңгырый торган алкалар - татар кызларының үзенчәлекле бизәнү әйбере.
6. Татар кәләшенең туй күлмәге нинди булырга тиеш?
7. Татар киемнәрен таныту өчен нишләргә кирәк?


 

– Мин “Милли” дип исемләнгән проектны әзерләдем, барысы да шуннан башланып китте. Беренчедән, мин кечкенә чагымнан ук рәсемнәр ясарга һәм курчаклар киендерергә яраттым. Гел киемнәрне кәгазьгә төшерә идем. Мәктәпне бетергәннән соң, мин ландшафт буенча дизайнерлыкка укырга Мәскәүгә киттем. Тик абыем “кеше булырсың” дип, инженерлыкка күчәргә тәкъдим итте. Шулай итеп, биш ел укып, инженер-геолог һәм нефтьче профессиясен алдым. Күңелем барыбер тыныч түгел иде. Көннәрдән бер көнне үземнең коллекциямне ясарга дигән уй белән уяндым. Өч ай тирәсе китапханәдә уздырган вакытларым да булды, татар милләтенә кагылышлы бар материалны да өйрәнеп утырдым. Шудый нәтиҗәләр ясадым үземә: хәзер 90 % халык татарча никахны милли традицияләр буенча ничек дөрес итеп үткәрергә икәнен белми.

Бүген бу белгечлекне сайлаганыма үкенмим, сөенәм генә, чөнки мин икенче төрле фикерлим, күзаллыйм.

– Бүгенге көндә татар мәдәниятенә кагылышлы чыганаклар җитәрлекме соң?

– Әйе, китаплар бар. Беләсезме, минем тарихка үземчә карашым. Тарихны укыйм, ләкин ниндидер бер вариантны гына дөрес дип санамыйм. Һәр тарихчының үзенең карашы һәм дәлиле бар.

“Татар стилен дөньяда беркем дә белми”

– Милли проектыгыз нәрсәгә юнәлдерелгән?

– Төп максат – татар мәдәниятен үстерү, саклау һәм таныту. Аның берничә “күзәнәге” бар. Әйтик, дини күзәнәккә мәчетләр һәм башка дини оешмалар мәйданы, кәсепчелек күзәнәгенә кәсепчеләрнең хезмәте керә. Туган тел үзәге Бөтендөнья татар конгрессы астында эшли. Болар барысы да бүгенге көндә хезмәт итә. Моннан тыш, безгә яңа мәйданчыклар кирәк. Кайберләрен мин проектыма да керттем.

Милли проектына кергән “Татар дизайны үзәге” төрле юнәлешләрдәге дизайнерларны берләштерүне максат итеп куя. Дизайн дөньясында татар стиле бик актуаль тема. Миңа калса, татар орнаменты һәм, гомумән, мирас белән эшләгән рәссамнарны, дизайнерларны берләштерергә кирәк. Минемчә, безнең мирасыбыз бик бай, без аның белән күп еллар буена эшли, илһамлана алабыз. Моны нәкъ менә дөнья күләменә кертәсе иде. Рус стиле, шәрык стиле барлыгын беләбез. Татар стиле – ул бөтенләй аерым стиль, аны дөньяда беркем дә белми диярлек.

Төптәнрәк уйлап карасак, безнең стилебез бик үзенчәлекле һәм якты. Өйрәнә башласаң, татар халкының аерым орнаменты барлыгына инанасың.

– Нурия, татар стилен ничек танытып булыр иде?

– Без заманча киемгә татарча колорит кертә алыр идек. Яисә полиграфия дизайнында, интерьерда, алтын белән чигү, зәркән сәнгатенең эшләнмәсе һ.б. тукымада татар стилен кулланып була. Шәхсән үзем заманча татар стилендә киенәм: заманча кием һәм тарихи татар алкаларын киям. Татар кызларының татарча киенүләрен телим. Татар кызы беренче адымын кечкенә генә элементтан булса да башласын иде: брошка, баш киеме һ.б.

Мин еш кына “түбә” киеп йөрим. “Түбә” – мин уйлап тапкан баш киеменең формасы. Ул француз таблеткасы форматына охшаш. Безнең татар кызлары башларына һәрвакыт ниндидер баш киемнәре киеп йөргән бит. Модага бәйле рәвештә калфакның формасы да гел үзгәреп торган. Хәзерге заман киемнәренә бу форма бик тә килешә дип уйлыйм. Ул чигүле яисә чигүсез дә булырга мөмкин. 

Калфак хатын-кызны тагын да бизи, аңа милли колорит өсти. Мин түбәне кияргә шулкадәр ияләштем, ансыз тора алмыйм, нәрсәдер җитми кебек.


“Милли баш киемнәрен хөкүмәт кешеләре кия башласа, гади халык та милли кием киеп йөрүгә күчәчәк”

– Хатын-кызлар дисез, ә ир-атларга берәр нәрсә каламы соң?

– Ир-атларга килгәндә, аларга ассортиментлар азрак. Бездә дизайнерлар ир-егетләргә барып җитмәде әле. Әмма мин ир-атлар өчен махсус башлык уйлап таптым, ул “тюбейсбол” дип атала, ягъни түбәтәйнең һәм бейсболканың тоташмасы. Узган ел мин аны Татарстан Халыклары корылтаенда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттем, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка да бүләк иттем. Хәзер минем патент аласым һәм алга таба аны җитештерәсем килә. Тюбейсбол бик заманча һәм кызык күренә. Аңа сорау да бар, сатыгыз дип үтенәләр. Планда – тюбейсболның кышкы вариантын ясау. Милли баш киемнәрен хөкүмәт кешеләре кия башласа, бу модага кереп китәр иде. Алардан ияреп, гади халык та милли кием киеп йөрүгә күчәчәк. Мин моңа бик тә ышанам.

“Костюмнардан кешенең нинди милләттән икәнлеген белеп булган”

– Тарихка кагылсак, элек киеп йөри торган киемнәр, тышкы образ нинди роль уйнаган, аның әһәмияте булганмы?

– Бик зур роль уйнаган. Хатын-кызлар һәм ир-атлар этник төркемнәренең килеп чыгышына бәйле киенгәннәр. Костюмнарның тышкы кыяфәтләреннән кешенең нинди милләттән икәнлеген белеп булган. Урамда барган хатын-кызны күреп, аның кияүдәме-юкмы икәнен һәм статусын билгели алганнар. Хәзер нәрсә күрәбез: кыз белән егет танышканда син рус яки татар милләтеннәнме, кияүдәме-түгелме һ.б. сораулар бирә. Мондый сораулар элеккеге заманда төшеп калган, чөнки аларга җавапны кигән костюмнардан белеп булган.

Элекке заман мәдәниятенең тагын бер үзенчәлеге - ул вакытта йөзекләр бүләк итмәүдә. Әгәр дә яшь кыз кулына бер беләзек кисә, димәк, ул кияүгә чыкмаган. Егет кызны ошатса, аңа ике беләзек бүләк иткән, чөнки ике беләзек кигән кыз – кияүгә чыккан кыз статусын алган. Ике беләзек киеп урамда барган яшь ханымны күрсәләр, егетләр инде аның янына килмәгәннәр.


Яшь кыз үргән толымнарын тышка чыгарып йөри алган, ә кияүдә булган хатын-кыз чәчен мәҗбүри каплаган. Чәчләр – энергия чыганагы. Хатын-кыз энергияне үзендә җыеп, гаиләсенә, иренә юнәлтә. Капланмаган чәчләр уңай, тискәре энергияне җыярга мөмкин, күз дә тия ала. Шуңа күрә чәчләр, энергия чыганагы буларак, һәрвакыт сакланып йөртелергә тиеш булган. Тарих чыганакларын өйрәнгәч, бер фактка тап булдым: яшь татар кызлары егетне үзләренә каратасы килсә, озак вакытлар алар каршында чәчләрен тарап утырганнар. Бу – элеккедән калган йола. Әлбәттә, ир-ат хатынына гашыйк булган, чөнки чәчләрдә ниндидер тылсымлы көч яшеренгән. Күкрәк өлешенә киелгән яка чылбыры кызларны күз тиюдән, аларның күкрәк өлешләрен саклаган.

Алкалар һәм бизәнү әйберләре турында бер тарих сөйләп китәсем килә. Элекке вакытларда яшь кызлар яңгырый торган алкалар, яка чылбыры, чулпылар кигән. Кияүгә чыкмаган кыз чәчләрен чулпылар белән эләктереп куйган – артка таба каратылган толым умыртка баганасын саклаган. Умыртка баганасы энергетик канал булып саналган. Элек бит бар әйбернең дә үзенең мәгънәсе булган. Чөнки кешеләр табигатькә якын торган, барысын да тойган һәм мирасны буыннан-буынга тапшыра торган булган.

“Татарның чын тарихи мәдәниятен чит илдән эзләргә кирәк”

– Ни өчен татар мәдәнияте безнең көннәргә кадәр тиешенчә дәрәҗәдә килеп җитә алмаган?

– Инкыйлаб елларында татар мәдәнияте түбән тәгәри, юкка чыга. Чөнки мәдәни катламны юк иткәннәр. Качып кала алганнар чит илгә киткән. Татарның чын тарихи мәдәниятен чит илдән эзләргә кирәк, анда бу хакта мәгълүмат бирә алырлык кешеләр яши. Мәсәлән, мин уйгыр халкы белән сөйләшкәнем булды, алар синең белән бернинди диалектсыз, чиста Тукай телендә аралаша. “Ник алай?” – дип сорагач, “без урамда кытайча, ә өйгә кайткач татарча гына сөйләшеп үстек”, - диделәр. Алар үзләренең гореф-гадәтләрен шулкадәр хөрмәтли һәм саклый, чит илдә ул әйбер иң беренчеләрдән булып күзгә ташлана. Ә бездә башкача, без хәзер күбрәк Европага таба үрмәлибез, европалашканбыз.


“Кызларның алка тавышларыннан Казан шәһәре яңгырап торган!”

– Нурия, Сез кигән алкаларны беркайда да очраткан юк, алар да тарихка бәйле булса кирәк?

– Алкаларны Татарстанның зәркән остасы Рәфкать Мөхәммәтшин эшләде. Ул музейлар белән хезмәттәшлек итә. Рәфкать абый тарихи бизәнү әйберләрен репродукцияли һәм аларның күчермәсен ясый. Мин кигән алкаларны да ул ясады, “Сөембикә” дип атала. Алар останың шәхси коллекциясеннән. Рәфкать абый бу алкаларны Сөембикә ханбикәгә багышлап эшләгән.


Игътибар итегез, алканың өске өлешендә сигез таҗ бар, ул җир йөзенең сигез котыбын күрсәтә. Бу элемент хатын-кызның “өченче” күзе барлыгын аңлата, ул аның җаны. Төп өлештән ике чылбыр чыга – ул хатын-кызның куллары. Алканың гөмбәзе баш өстендәге түбәне чагылдыра. Алканың аскы өлешендәге эленмәләр елан башларын гәүдәләндерә, алар тискәре энергиядән саклаган. Бу элементларның аскы өлештә булуы юкка гына түгел: хатын-кыз энергияне нәкъ менә астан җыя икән. Кара көчләр үтеп кермәсен өчен, алкаларның аскы өлешендә елан башлары куелган. Шунысы әһәмиятле – бу алкаларның үзенчәлекле тавышы бар, бер генә бизәнү әйбере дә мондый яңгыраш чыгара алмый. Алкалар хәрәкәтне дә контрольдә тота. Ашыкканда шулкадәр яңгырый башлый – хәтта адымыңны акрынайтырга туры килә, юк-бар белән уйланып йөгергәнеңне чамалыйсың.


Һәр кешенең үз темпераменты була. Ул аның йөрешендә, хәрәкәтендә чагыла. Алканың тавышы да һәрвакыт төрле була. Элгәре малайлар кызларны чишмә буенда куакларга качып көткәннәр, чөнки теләсә кайда очрашырга мөмкинлек булмаган. Яшь кыз өчен чишмәгә бару бәйрәмгә әйләнгән, ул бизәнү әйберләрен тагып чыга торган булган. Егет алкаларның тавышыннан үзенең кызын таныган. Күз алдына китерәсезме, кешеләрнең тавыш буенча сизгерлеге никадәр дәрәҗәдә нечкә!


Күз алдыгызга китерегез. Иске Казан. Лицейда укучы 13-15 яшьлек кызлар зур төркем булып белем алырга бара, кем чаба, кем җырлый, кем болай гына атлый. Аларның һәркайсыннан үзенчә музыка ишетелгән. Кызларның алка тавышларыннан Казан яңгырап торган! Кайвакыт минем Казанның элеккеге чорына шулкадәр кайтасым килә, шул мохитне тоярга һәм күрергә телим.

Татарның никах күлмәкләре нинди?

– Нурия, әңгәмә башында Сез “хәзер 90 % халык татарча никахны милли традицияләр буенча ничек дөрес итеп үткәрергә икәнен белми” дигән идегез. Сезнең проектта татар никахын дөрес үткәрү чагылыш тапканмы?

– Мин татар никах күлмәкләрен булдырдым. Аларга традицион чигешнең дә элементлары да кергән: күлмәкләр энҗе һәм ука белән чигелгән. Күлмәкләрдә татар колориты чагыла. “Фата”ны татарча шәл дигәннәр, ул ефәктән татар орнаменты белән кулдан тегелгән. Мондый киемнәрне кию өчен “мин – татар” дигән үзаң уянырга тиеш. Менә сезгә бер мисал: бервакыт классташым рус кызы Аня шалтырата, “Миңа татар стилендә туйга күлмәк кирәк иде”, - ди. Баксаң, ул татар кешесе белән никах укыткан да, ислам динен кабул иткән. Туйга үзе теләп татарча киенде. Хәтерлим, иренең туганнары шаккаткан иде аңа.

Киемнәргә төшерелгән “Умай, Хумай һәм Хирият” – ирекле кош образлары. Ул өй учагының, балаларның саклаучысы булып саналган. Без тәңречелектә булганда Умай кошы архитектурада сурәтләнгән, өйләрне һәм биналарны шуның белән бизәкләгәннәр. Умай кошы өйне төрле начарлыклардан саклаган дип ышанганнар. Без барлык йолаларны исәпкә алып, әби-бабаларыбыз вакытындагы кебек, чын татар никахларын үткәрәбез.

 

“Татар дизайнерларының эшләнмәләрен чит илдә дә белсеннәр иде”

– Хәзерге дизайнерларга нәрсәләр киңәш итәр идегез? Татар дизайнерларына нәрсә җитми?

– Хәзер кайбер дизайнерлар яңа әйберләр уйлап табарга тели, ниндидер яңалык кертмәкче була. Миңа калса, нәрсәдер барлыкка китергәнче тарих битләрендә тирәнтен актарынырга кирәк. Татар орнаменты лалә чәчәге генә түгел ул, без тирәнрәк эзләргә, үзебезнең мәдәниятебезне белергә тиешбез. Шәхсән үзем, коллекциямне уйлап табар алдыннан, бик тирәнтен рәвештә тарихны өйрәндем. Алган белемнәргә нигезләнеп, яңа образлар һәм киемнәр туды.


Минемчә, дизайнерларны берләштерергә кирәк. Дөрес, һәркайсының үз стиле бар, аларны бергә кушып бутарга дип әйтмим. Төп максат – татар стилен сакларга, үстерергә һәм халыкка популярлаштырырга. Моның өчен бер үзәк кирәк, чөнки ул җитештерүне җиңеләйтә алыр иде.

Хәзер бит товар бар, тик ул Татарстан күләмендә генә сатыла. Ә минем татар дизайнерларының товарларын чит илдә дә белсеннәр иде, дигән теләгем бар. Безгә, барлык дизайнерларга да белемнәр җитеп бетми. Әйтик, Италия һәм Франция үрнәкләрен алсак, аларда тегү дә, крой да башка төрле – сыйфатлы. Ул технологияләрне өйрәнер өчен без анда барырга тиештер, бер үк вакытта заманчалыкны да артта калдырмаска, этниканы да исәпкә алырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100