Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түрә хатын укырга кергәнче бала табарга киңәш иткән

Түрә хатын укырга кергәнче бала табарга киңәш иткән

news_top_970_100
Түрә хатын укырга кергәнче бала табарга киңәш иткән
Владимир өлкәсендә төбәкнең Сәламәтлек саклау департаменты җитәкчесенең урынбасары Юлия Арсенина исемле түрә кызларга укырга кергәнче бала табарга киңәш иткән. Аналар, балалар һәм балалар туу санын арттыру темаларына багышланган түгәрәк өстәл вакытында Юлия Арсенина иртә бала табу турында фикерен белдергән. Ул укуга зыян килсә дә, яшь вакытта сәламәт бала тудыру ихтималы зуррак булуын әйткән.

Владимир өлкәсе буенча бала хокуклары буенча вәкил Геннадий Прохорычев Арсенина сүзләрен дөрес аңламаганнар дип белдерә. Бу турыда ТАССагентлыгы хәбәр итте.

Арсенина сүзләре яшь әниләрнең сәламәт бала тудыру мөмкинлеге күбрәк булуы турында иде, ди ул.

"Аның сүзләрен укыган һәркем үзенә ни ошый - шуны күрә. Минем аңлавымча, Сәламәтлек саклау департаменты җитәкчесе урынбасары сүзләрендә балигъ булмаган кызларга бала табарга киңәш итү мәгънәсен күргәннәр. Ләкин чынлыкта анда балигъ булмаганнар турында бер сүз дә юк. Ул яшь ата-анадан сәламәт бала туу турында сөйләгән", - дип аңлаткан Геннадий Прохорычев.

Моңа кадәр ТАСС агентлыгына әңгәмә биргән вакытта Арсенина сүзләрен контексттан өзеп алуларын әйткән. Ул абортлар санын киметү турында чыгыш ясаган. Өлкәнең Сәламәтлек саклау департаменты мәгълүматы буенча, 2018 елда төбәктә 2688 аборт ясалган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100