«Төпкә төшеп утырдым»: Гөлназ Асаевага якын кешеләре дә кул селтәгән
Гөлназ Асаевага «син беркемгә кирәкмисең» дип әйтеп, күңелен төшергәннәр.
Гөлназ Асаева өчен узып баручы ел бик авыр булган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.
«Бу ел бик авыр ел булды. Төпкә төшеп утырып, ничек үземдә көч табып, кире сәхнәгә чыгарга икән дигән уйда 1 ел йөрдем. Чыннан да бик авыр булды. Бөтенесен язып тормыйм. Хәтта иң якын кешеләрем миңа кул селтәде. „Синнән чыкмый, сине халык онытты, син беркемгә дә кирәкмисең, даже не рыпайся“, — дип йөзгә карап әйттеләр. шул чакларда үземне кулга алып, „мин булдырачакмын“ дигән уйда яңадан эшли башладым.
Һәм нәтиҗәсе белән әлегә мин канәгать. Бу елга өч премия! „Оныта алмыйм“ җыры белән ике премия алдык. „Син икәнсең“ җыры белән „Иң моңлы җырчы“ дигән номинациядә җиңү яуладым. Рәхмәт сезгә, газиз тамашачым. Рәхмәт „Туган тел"гә. Рәхмәт Илдус Дәүләновка», — дип яза Гөлназ.
Инстачылар бертавыштан Гөлназны котлый, уңышлар тели. Элвин Грей белән мөнәсәбәтләрен сораштыралар, тик Гөлназ җавап кына язмаган.