Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төп башына утырып калмас өчен фатирны ничек дөрес арендаларга - киңәшләр

Арзан һәм уңайлы торакны тиз арада табып, аны озак вакытка арендалау өчен нәрсәләрне белергә кирәк?

news_top_970_100
Төп башына утырып калмас өчен фатирны ничек дөрес арендаларга - киңәшләр

Күчемсез милек агентлыклары аша эзләү


Фатир арендалау ихтыяҗы белән тәүге мәртәбә очрашкан кешеләр, гадәттә, агентлыкларга мөрәҗәгать итә. Күчемсез милек агентлыклары белгечләренең бурычы түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Клиент таләпләренә туры килгән фатир табу;
  • Фатир хуҗасы белән торакны карау вакытын билгеләү;
  • Сайлап алынган фатирлар белән таныштыру;
  • Найм килешүе төзегәндә сөйләшүләр алып бару;
  • Килешүдәге сораулар буенча клиентка киңәшләр бирү;
  • Хуҗаның торакка булган хокукын раслый торган документларны тикшерү;
  • Аренда килешүе, шулай ук кабул итү-тапшыру акты төзү.

Фатир арендалаганда аеруча еш очрый торган мошенниклык төрләре

1. Фотолар чынбарлыкка туры килми. Сезне торакны арендалау һәм аны ремонтлау бәясе арасындагы аерма сагайтырга тиеш. Әгәр сез журналдагы элиталы интерьер рәсемнәрен хәтерләткән фотолар күрәсез, ә торакның хакы уртача, хәтта базар бәясеннән дә түбәнрәк икән, сез мошенниклар белән эш итәсез дигән сүз. Алар сезгә фотоларда күрсәтелгән фатир инде арендага бирелгән дип әйтергә мөмкин, һәм сыйфаты күпкә кайтышрак башка торак тәкъдим итәчәкләр. Конкрет бер игъландагы фотоларның каян алынуын ничек белергә соң? Бу җәһәттән сезгә Google Images сервисы ярдәмгә киләчәк. Белеп торыгыз: ялган белдерү бирүчеләрнең төп максаты – потенциаль клиентлар базасын туплау. 



2. Фатир чынлыкта юк. Килешүне тутырганда игътибарлы булыгыз, хәтта риэлтор ярдәм иткән очракта да барлык мәгълүматларны җентекләп тикшерегез. Күпләрнең мондый хәл белән очрашканы бардыр: килешүдә күрсәтелгән адреслар чынлыкта юк булып чыга һәм торак арендалаучыларга, фатир булмаса да, аренда өчен түләргә туры килә. Әгәр мондый проблемага юлыккансыз икән, арендага фатир бирүченең адресына хат юллап, килешүне берьяклы тәртиптә өзү мөмкинлеге бар. Кабул итү-тапшыру акты кулыгызда булмаса, аренда түләве һәм бу фатир турында оныта аласыз.

Мошенниклар еш кына болай эшли: мәгълүмати хезмәт күрсәткән өчен түләү (10 мең сумга кадәр) таләп итәләр, шуннан соң клиентка арендаторларның берничә номерын бирәләр, әмма алар белән килешү төзергә һәм фатирны караган вакытта сезне озатып йөрергә җыенмыйлар.


3. Фатир белән акча түләп танышу. Фатирны караган өчен беркемнең дә акча таләп итәргә хакы юк. Әгәр риэлтор шундый шарт куя икән, димәк, ул шуның белән акча эшли, аны башкасы кызыксындырмый дигән сүз. Еш кына риэлтор һәм фатир хуҗасы үзара килешеп, фатир белән танышкан өчен кергән акчаны урталай бүлешә.

Мондый кармакка күбесенчә кечкенә шәһәр яки авыллардан килгән кешеләр каба. Әгәр мондый законсыз гамәлләр белән очрашкансыз икән, риэлтор хезмәтеннән шунда ук баш тартыгыз.


4. Торакны кабат арендага бирү. Шуны истә тотыгыз: торакны арендага бирүчеләрнең фатирга вакытлыча башка кешеләрне кертергә, шулай ук алардан залог, акча һәм комиссия алырга хакы юк.

Килешүне бары тик фатир хуҗасы белән генә төзегез, аның милеккә хокукын раслый торган документларны тикшерегез.


5. Клиентлар базасын сатып алырга тәкъдим итү. Бу – алдауның чагыштырмача яңа төре. Фатир арендаларга теләгән кешегә фатир хуҗаларының онлайн-базасына керергә тәкъдим итәләр. Риэлтор сезне база көн саен яңарып тора дип ышандыра, әмма сез анда керү өчен акча түлисез икән, инде әллә кайчан искергән мәгълүмат урын алган сайтка гына тап булачаксыз. Намуссыз агентлардан өлешчә саклану өчен, интернетта казынып, алданган арендаторларның фикерләрен өйрәнә аласыз.

Ихтыяҗ тәкъдимне тудыра һәм ул тәкъдимнәр һәрвакытта да гадел булмаска мөмкин. Фатирны арендага алганда мошенниклыкның яңа алымнары хакында видеоролик карарга тәкъдим итәбез.

Фатирны мөстәкыйль рәвештә ничек арендаларга?

Мөстәкыйль рәвештә фатир эзләгәндә риэлтор компаниясе түгел, ә милекче биргән игъланны табарга, вакытны үзеңә билгеләргә һәм күңелеңә хуш килгән фатирларны йөреп чыгарга кирәк. Әлбәттә, моның үз кыенлыклары бар, әмма риэлторлардан башка гына эш итәргә теләгән кешеләр дә аз түгел.

Фатир хуҗасын тикшерү


Аның хуҗасыннан түбәндәге документларны күрсәтүен сорагыз:

  1. Фатирга милекне раслый торган таныклык;
  2. Фатирга милек хокукын раслый торган килешү (мисал өчен, сатып алу-сату турындагы килешү);
  3. Гражданлык паспорты.
  4. Милекче вәкиле арендатор сыйфатында чыгыш ясаган очракта, ул идарә итү хокукын раслый торган нотариаль ышаныч язуы тәкъдим итәргә тиеш.

Коммуналь хезмәтләр буенча бурычның булмавына инаныгыз. Электр, су счетчикларын, түләү квитанцияләрен килешү төзегәнчегә кадәр тикшерергә кирәк.

Барлык милекчеләрнең дә ризалыгы

Әгәр фатир хуҗалары берничә булса, аларның бөтенесенең дә (14 яшькә җиткән очракта) ризалыгын алырга кирәк. Найм килешүендә барлык милекчеләрнең дә яки вәкаләтле затның имзасы булырга тиеш.

Әгәр коммуналь фатирда бүлмә арендаларга телисез икән, сезгә күршеләрнең ризалыгын алырга туры киләчәк. Бу хакта арендатор кайгыртырга тиеш. Ул шулай ук әлеге фатирдан файдалану тәртибе күрсәтелгән документ та тәкъдим итәргә бурычлы. Биредә кайсы бүлмәнең кайсы милекчегә беркетелүе хакында сүз бара. Бу – сезне конфликтлардан арындырачак.


Аренда килешүен дөрес итеп төзү

Грамоталы һәм юридик яктан дөрес итеп төзелгән килешү түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  1. Торак хуҗасының һәм арендаторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме һәм паспорт мәгълүматлары;
  2. Аренда өчен айлык сумма;
  3. Торак өчен түләүне яңадан карау шартлары;
  4. Фатир хуҗасының торакны тикшерү максатыннан ясаган визитлар саны, шулай ук тикшерүнең шартлары;
  5. Арендатор белән бергә яшәү хокукына ия затлар;
  6. Фатирны арендага бирү вакыты;
  7. Килешүне өзү шартлары.
  8. Килешүдә торакның тулы тасвирламасы (фатир адресы, бүлмәләрнең мәйданы һәм саны, йортның ничә катлы булуы) күрсәтелергә тиеш.

Шуның белән бергә, һәр килешү индивидуаль - стандарт формалар юк.

Милекнең исемлеген төзү

Ул найм турындагы төп килешүгә кушымта булып тора. Исемлектә арендаторга вакытлыча файдалануга бирелә торган милек урын алган.

Фатир хуҗасы анда йорт җиһазлары, көнкүреш техникасы, кухня кирәк-яраклары һәм савыт-саба, келәмнәр һ.б. әйберләрне кертә ала. Әгәр арендатор исемлеккә кертелмәгән нәрсәләрне югалтса яки аларга зыян китерсә, хуҗага аларны кире кайтарып булмаячак.

Фатирны арендалау кагыйдәләре

  • Фатир хуҗасының торакны наймга бирү хокукын тикшерегез, фатирның документларын өйрәнегез.
  • Аны каян табып булачагын ачыклагыз һәм телефонын, адресын тикшерегез.
  • Интернетка тоташу шартларын тикшерегез, әгәр ул инде үткәрелгән булса, түләү тәртибен ачыклагыз.
  • Фатир белән танышканда сантехника, электр үткәргечләрен тикшерегез. Электр чәйнеге, компьютер, кер юу машинасы эшләгәндә пробканың атмавы мөһим. Шулай ук кырмыска, таракан, кандала һ.б. бөҗәкләрнең булмавына инаныгыз.
  • Әгәр фатир белән танышканда нинди дә булса җитешсезлекләр ачыкланса, хуҗадан ремонтның кем хисабына үткәреләчәген белешегез.
  • Әгәр йозак белән бикләнми торган бүлмә арендага аласыз икән, бу очракта залог түләргә кирәкми.
  • Фатирның тәрәзәләреннән суык үтмәскә, алар яхшы хәлдә булырга тиеш.
  • Авария хезмәтләренең номерларын язып алыгыз.
  • Килешүнең бер нөсхәсендә айлык түләүне күрсәтегез һәм аңа фатир хуҗасының имза куюын таләп итегез.
  • Йорт җиһазларына бәйле мәсьәләне хәл итегез: биредәге мебельләрдән файдаланасызмы, әллә үзегезнекен алып киләсезме.
  • Аренда базарында бәяләр тотрыклы булмаганлыктан, торакны билгеләнгән бәягә озак вакытка арендалау турында килеш төзергә киңәш ителми. Әгәр бәяләр түбән тәгәрәсә, сез арзанрак вариант сайлый яки фатир хуҗасыннан ташлама сорый аласыз.




Килешү төзегәндә фатир хуҗасы сезгә бер комплект ачкыч тапшырырга тиеш. Аларны тикшереп алыгыз. Шуны истә тотыгыз: ачкычлар өчен акча сорау законга каршы килә.


Гадәттә, килешүнең гамәлдә булу вакыты – бер көнне кертмичә бер ел. Бу – фатир хуҗасының мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләнә, чөнки мондый килешүләр кыска вакытка төзелә. Әгәр килешүне озайтырга телисез икән, аның гамәлдә булу вакыты чыкканчыга кадәр бер ай алдан тиешле килешүне имзалагыз.

Фатир хуҗасы һәм күршеләр белән уртак тел табарга тырышыгыз, алар белән яхшы мөнәсәбәттә торыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100