Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәнзилә апа үз пенсиясенә чишмә төзекләндергән һәм авыруларны үләннәр белән дәвалый

Үзенең активлыгы һәм экологик өлеше өчен Татарстанда яшәүче 83 яшьлек пенсионер “ЭКОлидер” республика конкурсы номинантлары исемлегенә кертелгән.

news_top_970_100
Тәнзилә апа үз пенсиясенә чишмә төзекләндергән һәм авыруларны үләннәр белән дәвалый
Владимир Васильев

Татарстанда яшәүче битараф булмаган кешеләр үз акчаларына чишмәләрне төзекләндерә, парклар һәм балалар мәйданчыклары төзи. Табигатьне яратучылар бөтен гаиләләре белән өмәләргә чыга, парк-скверларны, яр буйларын һәм трасса буйларындагы автомобиль тукталышларын даими рәвештә чүп-чардан чистарта.

Туган җире өчен җаннары әрнегәннәр арасында Казанда яшәүче 83 яшьлек Тәнзилә Шәрәпова да бар. Пенсионер карчык Балык Бистәсе районындагы Балыклы Чүкәй авылындагы чишмәне үз акчаларына төзекләндергән. Бер күзенә күптән түгел генә операция ясаткан өлкән яшьтәге апа!

“Мин Балыклы Чүкәй авылында тудым, шушында җиде сыйныф тәмамладым. Казанга килдем, “Татмехобъединение” оешмасына эшкә урнаштым. Эштән аерылмый гына җиңел сәнәгать техникумында укыдым. Җитәкче вазифасында эшләдем, “Халык контроле” рәисе итеп сайландым, “Мактау билгесе” ордены белән бүлкәләндем. 30 ел “Татмехобъединение” оешмасында эшләдем, аннан “Татпотребсоюз”га күчтем. 1991 елда авариягә юлыктым. Эштән кайтканда машина бәрде”, - дип сөйләде Тәнзилә апа "Татар-информ" хәбәрчеләренә үзе турында.

Коточкыч авария

Бу авария Тәнзилә Шәрәпованың тормышын ике кисәккә бүлә – авариягә кадәр һәм соңыннан. Авариядән соң һәм хастаханәдә озакка сузылган операциядән соңгы тормышын икенче тапкыр дөньяга килү дип атый ул. Башына операцияне биш сәгать чамасы ясыйлар. Табиблар аңа ике җөй сала, наркоздан соң ул хастаханә палатасына аңына килә.

“Мин теге дөньяда булдым, безгә барысын да күрсәттеләр һәм мин бөтен әйберне күрдем. Палатада бергә яткан күршем әйтүенчә, сөйләшә башалу белән “Аллаһ алга таба яшәргә насыйп итсә, туган авылымны беләчәкмен, анда үскән дару үләннәре белән кешеләрне дәвалаячакмын” дигән булганмын. Мин инде үзем моны хәтерләмим. Мин Алалһ каршында сүз бирдем – һәм моны үтим”, - ди Тәнзилә апа.

Ханым хастаханәдән култык таякларына таянып кына чыга ала. Өч айдан соң пенсиягә чыга. Тора-бара сәламәтлеге дә яхшыра.

Ни кызганыч, бу авария аның тормышындагы бердәнбер генә сынау түгел. Ике улының берсе 36 яшендә фаҗигале төстә һәлак була. Тәнзилә апаның тормыш иптәше Нәҗип абыйга хәзер 88 яшь, ул дүрт тапкыр инфаркт кичергән. Язмыш авырлыкларына да карамастан, Тәнзилә апа тормышка, туган авылына һәм кешеләргә карата мәхәббәтен югалтмаган.

Икенче тапкыр туу

Тәнзилә апа туган авылында йорт сатып ала һәм ире белән һәр җәен шунда уздыра. Авариядән соң 28 ел вакыт узган инде. Һәм шушы вакытны Тәнзилә апа икенче тормыш белән яши. Аның эчке дөньясы үзгәрә, дәвалау сәләте ачыла. Пенсионерка үләннәр җыя, алардан төнәтмәләр, мазьлар ясый, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләргә булыша. Тәнзилә апа һәр иртән догалар укый һәм күп кешеләрне төрле чирләрдән дәвалый.

Шулай бервакыт кондызлар җимереп бетергән ташландык чишмә янында үләннәр җыйганда, күз алдына сәер күренеш килә.

“Чишмәне торгызу турында мин күп уйладым, әмма ничектер икеләнеп йөрдем, чөнки моңа акча күп кирәк. Үләннәр җыям, үзем елыйм, ул миңа шундый кызганыч иде. Кинәт кенә тауда бер ир-ат барлыкка килде. Аңа карап торам, ә ул эндәшми. Соңыннан ачулы гына карап бармагы белән чишмәгә төртеп күрсәтте һәм: “Чишмә сине көтә, аны коткарырга кирәк” диде. Шулай диде дә юкка чыкты. Ин шундый курыктым, салкын тиргә батып өйгә кайтып җиттем. Миңа өй төзегән осталарның телефон номерларын табып, аларга шалтыраттым. Бурычларым булса булыр, тик мин моны һичшиксез эшләргә тиеш дип карар кылдым”, - диде әңгәмәдәш.

Тәнзилә апа бу күренешне күктән иңгән боерык дип ышана. Үзенең ихлас хыялын чынга ашыру өчен ул бер ел дәвамында пенсиясен җыеп барган, ире акчасына яшәгән. Нәтиҗәдә 260 мең сум акча җыйган. Бу акчага чишмә янында ял итү өчен кечкенә генә агач өй ясап куйганнар. Анда өстәл-урындыклар, эскәмияләр бар.

Меценатлар ярдәме кирәк

“Чишмәне яз көне, изге Рамазан аенда ачтык. Барлык кунаклар да намаз укыды, ачылышка Казаннан тележурналистлар да килде. Тантаналы рәвештә тасма кистек. Өй эчендә стеналарга кафель куйдым, ковролин җәйдем. Өстәл янында утырырга, чәй эчәргә була. Шундый матур, әйбәт чишмә килеп чыкты, бөтен авыл миңа рәхмәт әйтә. Мондагы изге суны алыр өчен хәтта Казаннан да киләләр”, - диде Тәнзилә апа.

Өлкән яшьтәге апа кешеләргә табигатьне чиста тотарга кирәклеген һәм моның өчен Аллаһ рәхмәтле булачагын искәртеп, үгет-нәсыйхәт белән шигырь дә язган. Бу шигырь чишмәне бизәп торган йортның мәрмәр плитәсенә уеп язылган. Авылда яшәүчеләр чишмәне Тәнзилә исеме белән атарга тәкъдим иткәннәр, әмма апа моннан катгый баш таркан. Хәзер ул “Таң” чишмәсе дип атала.

Әле Тәнзилә Шәрәпова бу урынга илтә торган грунт юлны да төзекләндергән. Моның өчен ул Казаннан ике КАМАЗ таш кайтарткан. Өлкән яшьтәге апа хәзер дә үзенең миссиясе моның белән генә бетми дип саный. Хәзер бу изге урынга асфальт юл түшәргә кирәк. Моның өчен үзенең акчасы калмаган һәм хәзер ул меценатлар ярдәменә өметләнә.

Үзенең активлыгы һәм экологик өлеше өчен Тәнзилә Шәрәпова “ЭКОлидер” республика конкурсы номинатны булган. Бәйге нәтиҗәләре 2019 елның декабрь аенда билгеле булачак. Җиңүчеләрне акча белән бүләкләячәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100