Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын нәрсә турында хыялланган?
Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын нәрсә турында хыялланган?
24 апрель иртәсендә Төньяк Корея (Корея Халык Демократик Республикасы) лидеры Ким Чен Ын махсус бронепоездга утырып Россиягә килде. Чик буендагы Хасан станциясендә аны ипи тотып каршы алдылар. Ул бу ипине кабып караган. Шул вакытта ул Россиягә күптән киләсе килүен әйткән. Әлеге хәбәр Приморье өлкәсе администрациясенең рәсми сайтында чыкты.
Ким Чен Ын сүзләренчә, ул Россия турында яхшы хәбәрләр күп ишеткән, "күптән килергә хыялланган". Бу хыялны тормышка ашыру Төньяк Кореяны җитәкли башлап, җиде ел узгач кына мөмкин булган.
Ким Чен Ын "Россиягә тагын килергә" җыена икән.
#KimJongUn arrives in Vladivostok ahead of summit with #Putin#PutinKimSummit
— Ruptly (@Ruptly) 24 апреля 2019 г.
LIVE: https://t.co/PjUz5En9el pic.twitter.com/HFQjXJ5ItA
Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу өчен Владивосток шәһәренә килде. Алар 25 апрельдә күреште.