news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төнлә йоклый алмыйча, көндез йокымсырап йөрү нинди авыру турында кисәтә?

Йокы бозылса, бавыр авыртуы ихтимал.

news_top
Төнлә йоклый алмыйча, көндез йокымсырап йөрү нинди авыру турында кисәтә?
https://pixabay.com

Табиб-хирург, гепатолог, медицина фәннәре кандидаты Дмитрий Монахов сүзләренчә, көндез йокымсырап йөрү, төнлә йоклый алмау бавыр авырулары турында кисәтергә мөмкин.

Табиб «Бишенче канал»га интервьюда шул хакта сөйләде.

«Пациентны нәрсә борчый? Бу бөтен кешегә билгеле булган астеновегетатив синдром: хәлсезлек, арыганлык. Төнлә йокысызлык һәм көндез йокы килү бавыр патологияләре турында кисәтергә мөмкин», — ди табиб.

Тән тиресе һәм күз алмалары саргылт төскә керсә, күңел болганса, косасы килсә, сул якта кабырга астында авырлык хисе тоелса — болар барысы да бавыр авырту билгеләре.

Бавыр авыртмасын өчен дөрес тукланырга, омега-3 һәм политуендырылган майлы кислоталар файдаланырга, физик күнегүләр эшләргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар