Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төнлә өй җыештырырга ярамый» — Илсөя Бәдретдинова концерттан соң өенә кайта

Җырчы 135нче концертын куйган.

news_top_970_100
«Төнлә өй җыештырырга ярамый» — Илсөя Бәдретдинова концерттан соң өенә кайта
«Татар-информ» архивы

Татарстанның атказанган җырчысы Илсөя Бәдретдинова гастрольдән өенә кайтырга чыккан. Шул уңайдан тамашачыларына да рәхмәт белдергән һәм улы Нәриманга өйне җыештырып, каршы алырга кушкан.

«Әлмәттә «Фәрештә түгел» программасының 135нче конөерты булды. Әле Аллаһы бирсә, алда 60 концертыбыз тора!

Безне хөрмәт иткән һәр тамашачыга чиксез рәхмәт. Мине бәхетле иткәнегез өчен, ишелеп-ишелеп меңләтә үзегезгә кайтсын.

Казанга кайтып барабыз… Сагындым…

Наримачо, бутер яса. Чәй куй. Бүлмәңне җыештыр… Тәрәзә төпләре дә безнең өйгә керә, яме. Әле өлгерәсең», — дип улына хәбәр иткән җырчы.

«Нәриман, борчылма, төнлә өй җыештырырга ярамый», дип җырчының улын яклап комментарий калдырган инстачылар.

«Сез елына 365 концерт куймыйсызмыни? Мин монда танышларга мактап йөрим тагын елына 365 концерт куя диеп», дип язган берәү.

Тамашачылар «Фәрештә түгел» программасын бик яратулары, ә җырчының «бик молодец» булуы турында комментарийлар калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100