Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнлә нәрсә ашарга ярый?

Табиблар йоклар алдыннан күп ашарга киңәш итми, чөнки бу вакытта ашказаны ял итәргә тиеш. Шулай да бик ашыйсы килгәндә, рөхсәт ителгән ризыклар бар. Шуларны тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Төнлә нәрсә ашарга ярый?

Шоколад

Еш кына шоколад тазарта диләр. Кара шоколад тазартмый, аның составында шикәр аз. Диетологлар бу продуктны тиз ябыгырга теләгән кешеләргә дә кулланырга рөхсәт итә. Ул холестерин дәрәҗәсен дә нормальләштерә.

Аш

Йоклар алдыннан җылы чәй ашыйсы килүен бетерми икән, ул вакытта майлы булмаган, сыек аш ашарга була.

Кабак төше

Әгәр кичтән попкорн яки чипсы ашыйсыгыз килсә, аларны кабак төшенә алыштырырга була. Бу ризык төнлә ашыйсы килүен бетерәчәк.

Дөге

Бу продуктны еш кына ябыгырга теләүчеләр дә куллана ала. Моннан тыш, дөге йокысызлыктан интегүчеләргә дә ярдәм итә. Ул триптофан һәм мелатонин эшләп чыгару тизлегенә йогынты ясый. Бу гормоннар сыйфатлы йокы булдыруга тәэсир итә ала.

Миндаль

Бу продукт артык килограммнардан котылырга теләгән кешеләр өчен яхшы, ул аксымга бай.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100