Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнлә имезгәч, ай ярымлык бала сөткә тончыгып үлгән

Төнлә имезгәч, ай ярымлык бала сөткә тончыгып үлгән

news_top_970_100
Төнлә имезгәч, ай ярымлык бала сөткә тончыгып үлгән
Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә яшәүче Таҗикстан кешеләре гаиләсендә фаҗига була. Төнлә ашаткан вакытта күкрәк баласы сөткә тончыгып үлә. Яшь әти бу кайгыдан үз-үзенә кул сала. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Фаҗига 7 октябрьдә төнге берләр тирәсендә була. Әнисе балага күкрәк сөте имезә. Тикшерүчеләр версиясе буенча, бала сөтне косып чыгара һәм тончыгып үлә. Баланы көзән җыера башлагач, яшь әти белән әни куркып кала. Әти кеше табиблар чакыра, ләкин ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, бала җан бирә.

Бала үлеменең төгәл сәбәбен судмедэкспертиза ачыклаячак. Әти кеше инде бу турыда белә алмас. Ул табибларга фатирдан чыгып китәргә кушкан һәм үз-үзенә кул салган, диелә хәбәрдә.

"Московский комсомолец" сайты хәбәр иткәнчә, сабый ай ярымлык кына була. Аның әтисе Мәскәү өлкәсенә унике ел чамасы элек күченеп килә. Ул Россия гражданлыгы алган. Тол калган хатын баласын һәм ирен Памирда җирләргә җыена.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100