Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнлә артык тирләү нинди авыру билгесе булырга мөмкин?

Артык тир бүленеп чыгу — организмның авыру белән үзлектән көрәшергә тырышуы, дип белдерә табиблар.

news_top_970_100
Төнлә артык тирләү нинди авыру билгесе булырга мөмкин?
pixabay.com/ru

Төнлә йоклаган вакытта артык тирләү лейкемия билгесе булырга мөмкин. Бу хакта Blood Cancer UK хәйрия оешмасы тикшеренүләренә сылтама белән РИА Новости яза.

Тикшеренүдә ачыкланганча, еш кына күп итеп тир бүленеп чыгу хатын-кызларда менопауза вакытында яки шуның алдыннан була, әмма лейкемия булганда ул ара-тирә генә түгел, ә даими була.

Галимнәр кан рагы белән авырган ике меңнән артык кешене сораштырган. Аларның 31 процентында әлеге авыру ачыкланганчы төнлә дә артык тир бүленеп чыгу күзәтелгән.

Галимнәр әйтүенчә, һәрдаим артык тирләгәндә, хәтта шуның аркасында киемне алмаштырырга туры килсә, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кан рагы булганда артык тир бүленеп чыгу — организмның авыру белән үзлектән көрәшергә тырышуы, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100