Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнге янгында дүрт бала һәлак булган, тагын бер бала һәм әби кеше имгәнгән

Фаҗига вакытында балаларның әнисе өйдә булмаган.

news_top_970_100
Төнге янгында дүрт бала һәлак булган, тагын бер бала һәм әби кеше имгәнгән
https://24.mchs.gov.ru

Красноярск өлкәсенең Лесосибирск шәһәрендә төнге янгында 2, 5, 10 һәм 17 яшьлек дүрт бала һәлак булган, тагын 12 яшьлек бала һәм әби кеше имгәнгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

«Мәскәү вакыты белән 04.02 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелде», — дигәннәр ведомствода.

Имгәнгән бала белән әбинең хәле катлаулы дип бәяләнә. Мәрхүм балаларның анасы белән психологлар эшли.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, янгын электр үткәргечтә кыска ялганыштан килеп чыккан булуы ихтимал. Җинаять эше ачылган.

Красноярск өлкәсе прокуратурасы да тикшерү эшләре башлаган.

Фаҗига күп фатирлы ике катлы агач йортта була. Шаһитлар сүзләренчә, исән калган бала курыкмыйча, тәрәзәдән сикергән. Ул төшкәч бик каты бәрелгән, җитди имгәнгән. Әби кеше ничек исән калганы әлегә билгеле түгел. Бәлки аңа коткаручылар яки күршеләре ярдәм иткәндер, бәлки әби оныкларын коткара алмыйсын аңлагач, фатирдан үзе чыгып киткәндер, дип хәбәр итте «Комсомольская правда».

Шаһитлар фаҗиганең бик тиз булуын, беркем берни аңламый калуын да сөйли.

«Мин тавышлар ишетеп уяндым, төтен исе сиздем. Курыктым, ләкин тәрәзәгә карадым, ишегалдында кешеләр йөгерешкәнен күреп алдым. Алар „янгын сүндерүчеләр чакырырга кирәк“, дип кычкырыша иде. Мин песине алдым да урамга чыктым. Балалар бик кызганыч инде. Бу гаиләне күптән беләм, күптән күрше булып яшибез. Нәни балаларны кичә генә күрдем әле, урамда йөгереп уйнап йөрделәр, куыштылар. Олырак балалар гел кечерәкләрен карашты. Бик зур кайгы», — ди күрше хатыны.

Мәрхүм балаларның әнисе янгын вакытында кайда булуы әлегә ачыкланмаган. Моны тикшерүчеләр билгели, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100