Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнге тынлыкны бозган күршеләргә 50 мең сум штраф тәкъдим ителә

Әлеге закон проекты Дәүләт Думасына тәкъдим ителде. Ә юридик затлар өчен ул 50 меңнән 150 мең сум күләмендә булыр дип көтелә.

news_top_970_100
Төнге тынлыкны бозган күршеләргә 50 мең  сум штраф тәкъдим ителә
pixabay.com/ru

Дәүләт Думасында шау-шу куптарган күршеләр өчен штрафлар турында закон проекты эшләнелде, дип хәбәр итә «Известия» газетасы. Торак хуҗаларына китерелгән уңайсызлыклар өчен 150 мең сумга кадәр акча чыгарып салырга туры киләчәк.

Шау-шу куптарган арендаторлар өчен торак хуҗалары үзләре җавап бирәчәк. Аларга күршеләренә килгән зыянны да капларга туры киләчәк. Шау-шу кичке 11дән иртәнге җидегә кадәр тыела.

Физик затларга айга ике тапкырдан артык тынлыкны бозган очракта биш меңнән 50 мең сумга кадәр штраф яный, ә юридик затлардан 50дән 150 мең сумга кадәр акча таләп итү куркынычы да бар.

Шул ук вакытта әлеге закон бозу аркасында юридик затларның эшчәнлеген 90 көнгә кадәр туктатып торырга да мөмкиннәр. Бала кычкырган, елаган тавышлар, су аккан тавыш һәм гади адымнар тавышлары шау-шу куптаруга кертелми.

Әлеге инициативаның авторларының берсе депутат Ольга Павлова белдергәнчә, закон проектын Дәүләт Думасына бу атнада ук кертергә мөмкиннәр, дип хәбәр итә РИА Новости.

Хәзерге вакытта торак йортларда тынлыкны бозу һәр төбәктә җирле законнар белән җайга салына.

Дәүләт Думасының Торак-коммуналь хуҗалыгы буенча комитет башлыгы Галина Хованская полиция һәм җирле хакимиятләр арасында мондый хокук бозуларны хәл итү турында килешү әзерләргә кирәк дип саный.

«Полиция белдергәнчә, аларның тиешле субъектлар белән килешүләре юк, шуңа күрә аларның бу функция өстендә эшләргә хокуклары да юк. Шунлыктан алар моны хәл итәргә дә, килергә дә, хәтта нинди дә булса чаралар күрергә дә тиеш түгел», — ди Хованская.

Аның фикеренчә, бу мәсьәләне хәл итү «Полиция турында» гы законга кертелергә тиеш. Бу, үз чиратында, өстәмә ресурслар таләп итә һәм финанс чыгымнары сорый», — дип билгеләп үтә парламентарий.

Дәүләт Думасының ТКХ буенча комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев «Российская газета» белән әңгәмәсендә шау-шулы күршеләр өчен җәзаны катгыйләндерү идеясен хуплавын җиткерә. Ул закон бозуларны бәяләргә тиешле критерийларны һәм кагыйдәләрне язарга кирәк дип саный. Качкаев шулай ук янәшәдә яшәүче кешеләрне хөрмәт итәргә кирәклеген дә ассызыклый.

Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе башлыгының беренче урынбасары Андрей Исаев закон проектын артык ди. Ул региональ үзенчәлекләрне исәпкә алу дөресрәк булыр дип саный.

«Тынлык төшенчәсе бер нәрсә, әйтик, сәнәгать шәһәрендә ул бер төрле, ә менә курорт шәһәрендә бөтенләй башка. Мөгаен, монда тынлык төшенчәсен барлык төбәкләрдә дә бер үк вакыт белән чикләү критерийларын кертү авырдыр», — дип билгеләп үтә сәясәтче.

«ТКХ Контроле» партиясе башкарма директоры Светлана Разворотнева юридик затларга тынлыкны бозган өчен җәзаны катгыйландырырга кирәк дип саный.

«Ә аерым күршеләргә килгәндә, бу инде эчке эшләр органнары позициясеннән тора, алар бу гражданинга штраф салырга кирәкме - юкмы, икәнлеген үзләре хәл итә», — дип аңлатты эксперт. Шул ук вакытта ул физик затларга каршы тәкъдим ителгән чаралар «теләсә кайсы күршегә сабак укытырга» мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтә Разворотнева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100