Төнге клуб, үзендә эшләүче кызларны чишендереп, шәһәр үзәгендә машина юдырган - видео
Әстерхандагы төнге клубларның берсендә эшләүче кызлар берничә ай элек шәһәр уртасында тверк биегән иде. Бу акцияне халык әхлаксызлык дип бәяләде.
Әстерхандагы төнге клуб үзендә эшләгән кызларны чираттагы реклама акциясенә чыгарган. Алар шәһәрнең үзәк мәйданнарының берсендә бик ачык киемнәрдә автомобиль юа. Урамдагы ирләр алар адресына комплиментлар әйтә, кызларга кагылырга маташа. Күбесе исә аларны телефонга төшерә. Видеоларның берсен Астрахань VK төркеме урнаштырган. Социаль челтәрләрдә бу кызлар һәм аларны урамга чыгарган клуб адресына бик тискәре фикерләр әйтелгән.