Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнге ишегалдында көнбагыш чүбе өчен чыккан сугышның сәбәбен ачыклыйлар: "Яшьләргә барыр урын юк..."

Чаллыда бер төркем яшьләр, ишегалдын чүпләп, көнбагыш ашап торган өчен үзләренә шелтә белдергән ир-атны кыйнап үтергән, дигән хәбәр социаль челтәрләрне “шартлатты”. Аны шундук республика һәм федераль мәгълүмат чаралары эләктереп алды. Җәмәгатьчелек “яшьләр җинаятьчелеге яңадан баш калкыта” дип, сөйли башлады.

news_top_970_100
Төнге ишегалдында көнбагыш чүбе өчен чыккан сугышның сәбәбен ачыклыйлар: "Яшьләргә барыр урын юк..."

Бу вакыйга халыкка нигә шулкадәр көчле тәэсир ясады соң? Социаль челтәрләрдә таралган сүз дөресме, эш чыннан да шулай булганмы? Хакимият моннан нинди нәтиҗәләр чыгарды? “Татар-информ” булган хәл турында белешеп, шул сорауларга җавап эзләде.

“Кая тәгәрибез, кире 90-нчы елларгамы?”

Социаль челтәрләргә хәбәр минуты-сәгате белән килеп иреште. Чаллы төркемнәрендә түбәндәге эчтәлекле язма пәйда булды: «32-нче комплекста яшүсмерләр, төркемнәре белән ябырылып, бер ир-атны кыйнап ташлаганнар. Моны күреп торган кешеләр әйтүенчә, бу ир-ат көнбагыш ашап торган малайларга ишегалдын чүпләмәгез, дигән. Талаш чыккан, аннары сугышып киткәннәр. Ир-ат җиңелгән. “Ашыгыч ярдәм” килгәндә бу ир-ат инде үлгән була. Табиблар терелтергә тырышып караса да, барып чыкмый. Полиция килеп, егетләрне кулга ала. Шаһитлар әйтүенчә, һөҗүм итүчеләр алты кеше булган”.

Яшьләрнең кансызлыгына таң калган халык социаль челтәрләрдә аларга карата төрле әшәке сүзләр яудыра: “гопниклар”, “ерткычлар”, “кеше түгел болар”.

“Ничек инде бер сүз әйткән өчен кешенең гомерен өзәргә була?”, “Каян килә яшьләргә шулкадәр явызлык?”, “Кая тәгәрибез, кире 90-нчы елларгамы?”, “Урамга чыгарга куркыныч!” – дип, Чаллы халкы яшьләрне гаепли. Кайберләре: “Боларны иң каты җәзага тартырга кирәк, ата-аналарын да”, - дип таләп итә дә башлый.

Үтерелгән ир-атның бер танышы: “Хатыны бәрәңге алып кер әле, дип җибәргән булган. Менә, барган...”, - дип язды.

Яшүсмерләр үзләре кыйнаган кешене калдырып китмәгән


Халыкның ачуы кабарганнан-кабарды. Ул арада эшнең бүтәнчәрәк булуы да ихтимал икәне ачыкланды. “Икенче як” булган хәлнең үз версиясен сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, яшүсмерләр эскәмиядә көнбагыш ашап утырган. Яннарыннан бераз салмыш ике ир үтеп бара икән. Болар егетләргә ишегалдын көнбагыш чүбенә батырмаска куша. Әмма кисәтүләре “ай-ай, шулай ярыймени инде” дип, җиңелчә шелтәләү кебек килеп чыкмый. Янап, сүгенеп, әти-әниләренә кадәр кимсетеп, мыскыллап яшьләрне әрли башлыйлар. Егетләрнең берсе түзми, торып, сүгенгән ирләр янына килә. Әйтешү китә. Шунда, яшүсмерләр сүзләренчә, исерек ир-атларның берсе, егетнең башын кысып, муенын буа торган алым кулланмакчы була. Егет ычкынып китеп, үз-үзен яклый башлый. Исерек ир-ат аңа берничә тапкыр суга да, егетне җиргә егып, өстенә менеп утыра, кыйнавын дәвам итә. Шунда кыйнаучы көтмәгәндә хәрәкәтсез кала, хырылдаган тавышлар чыгара һәм җиргә ава башлый...”, - дип хәбәр итә ялган биттән язучы бер Чаллы кешесе.

Исемен белдермәгән шаһит сүзләренчә, малайлар үзләрен рәнҗеткән кешене ташлап калдырмый, ә беренче ярдәм күрсәтә башлый. Ир-ат янында “ашыгыч ярдәм” килгәнче торалар.

«Һәм ни? Шушыларны белгәч тә сез авыр минутта качып китмәгән, ә кешенең гомерен коткарып калырга теләгән “куркак маңка малайларны” җәзаларга телисезме? Ә бит берничә минут элек кенә ул егетнең чыраен камыр урынына изгән”, - яшүсмерләрне яклаучы билгесез кеше үзенең чыгышын шундый сүзләр белән тәмамлый.

Әйткәнен дәлилләп, ул ике видео куйган. Беренчесендә күренгәнчә, чыннан да, олырак яшьтәге ир-ат бер егетнең муеныннан эләктереп, буучы алым кулланырга маташа. Егет, аның “кочагыннан” ычкынып, йодрыкларын алга сузып, үзен-үзе якларга әзерләнә, димәк, йодрык сугышы алымнарын белә. Алга таба китеп әйтик, сукканнан калган эзләр һәлак булган кешедә дә, яшүсмерләрнең берсендә дә табылган.

Икенче видеода егетләрнең җирдә яткан кешегә беренче ярдәм күрсәтергә тырышулары күренә. Кадр артында куркынган хатын-кыз тавышы һәм бер егетнең янаулары ишетелә. Соңыннан билгеле булганча, бу кычкырган егет – үлгән ир-атның улы. Ул атасының үлеменә катнашы булган һәркем “утырачак” дип яный. Шаһитлар әйтүенә караганда, егет чүкеч тотып урамга йөгереп чыккан һәм яшүсмерләрне артларыннан куып киткән.

Егетләрне яклап сөйләгән сүзләргә бөтенесе дә ышанып бетмәде. Видео вакыйганың өлешләрен генә күрсәтә, ничек булганы тулысынча аңлашылмый, дип яздылар. Бәлки, егетләргә җәзадан котылырга мөмкинлек бирүче кадрлар гына күрсәтелгәндер, диделәр. Аудиториянең бер өлеше хокук саклау органнары нәтиҗәсен көтәргә кирәк, диде.

Фараз буенча, ир-ат йөрәк өянәгеннән үлгән


Ул арада Чаллыдагы фаҗига турында мәгълүмәт Мәскәүгә үк җитте. РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу гадәттән тыш хәлне тикшерүне үзенең шәхси контроле астына алды.

Чаллы шәһәре башлыгы Наил Мәһдиев урындагы көч структураларында эшләүчеләр белән киңәшмә уздырды, киңәшмәдә хокук саклау органнары тикшерү барышы буенча хисап бирделәр. Соңрак алар журналистлар алдында брифингта чыгыш ясады.

РФ Тикшерү комитетының Чаллыдагы бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров әйтүенчә, 32-нче комплекстагы 49 яшьлек ир-атның үлеме буенча беренчел тикшерү уза. Тәгаен билгеле булганы: талаш килеп чыккан, ир-ат кисәтү ясаган, егетләр аңа җавап биргән. Яшүсмерләр ягыннан низагта 16 дан алып 13 яшькә кадәрле алты кеше катнашкан.

«Хәзер конфликтның нидән килеп чыгу сәбәпләре, аның ничек барганы, яшүсмерләрнең ир-атның үлеменә катнашы бармы-юкмы икәне ачыклана. Суд-медицина тикшеренүе билгеләнгән. Экспертларның беренчел бәяләмәсе буенча, үлем, мөгаен, миокард инфаркты нәтиҗәсендә килеп чыккандыр. Шулай ук тикшерүчеләр мәрхүмнең элек ниләр белән авырганын ачыклыйлар. Үлемен тапкан көнне бу кеше кан басымы югары булу сәбәпле больничныйда булган”, - диде Шакиров.

РФ Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек башлыгы Римма Искәндәрова әйтүенчә, алты яшүсмернең өчесен шунда ук Электротехник Эчке эшләр бүлегенә алып киткәннәр. Өчесе, чакыртканнан соң, бүлеккә әти-әниләре белән үзләре килгән. Яшүсмерләр һәм аларның законлы вәкилләре аңлатма биргән. Бөтен материаллар тикшерү комитетына тапшырылган.

Низагта катнашучыларның барысы да – мәктәп укучылары: кайсы тугызынчы сыйныфны тәмамлап, колледжга керергә җыена, кайсысы укуын дәвам итә. Аларның берсе дә балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектә исәптә тормый. Бер өлеше тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә – кайсының әтисе юк, кайсыныңдыр - әнисе. Әтиләре һәм әниләре – гадәти кешеләр, эшчеләр, алар арасында “мажор”лар юк. Бөтен әти-әниләр дә балаларны тәрбияләүдә булдыра алганча катнаша, ышанычсыз буларак кара исемлектә тормыйлар. Укучыларның каннарында алкоголь һәм наркотик табылмады”, - дип белдерде Искәндәрова.

“Микрорайонда яшьләргә барыр урын юк”

Шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илья Зуев бу вакыйгадан хакимият җитди нәтиҗәләр чыгарды, дип белдерде. Аерым алганда, башкарма комитет 32нче микрорайонны “Куркынычсыз шәһәр” программасы буенча күзәтү камералары белән җиһазландырырга ниятли.

Журналистның комплекста хәзер ничә видеокамера дигән соравына түрә төгәл саннар әйтә алмады. Искәндәрова камералар якындагы кибетләргә куелганын әйтте. Тик алар вакыйга булган урыннан бик ерак, шуңа бу очракта файдасыз булып чыккан.

32-нче комплексның территориаль иҗтимагый үзидарә (ТОС) рәисе Фирдүсә Миндубаева “Татар-информ” хәбәрчесенә микрорайонда яшьләр өчен бөтенләй урын юк, дип белдерде.

«Караңгы төштеме, сыра алалар да шушында эскәмиядә утыралар. Артларыннан чүп-чар калдыралар. Йортта яшәүчеләр шау-шу, тавыш дип зарлана. Ә кая барсын соң балалар? Безнең комплекста хәтта футбол кыры да юк. Баскетболныкы бар, мәктәп ишегалдында, ләкин баскетболны монда беркем уйнамый. Яшүсмерләр туп белән мәйданчык коймасына бәреп, үзләренең күңелләрен үзләре ача шулай. Узган елда мин бер проект яклап, 150 мең сумлык мини-футбол кыры куйдырткан идем. Ләкин ул кечкенә балалар өчен, яшүсмерләргә туры килми. Берничә ел элек башкарма комитетка бардым, яңа йортлар янында спорт мәйданчыгы куярга сорадым. Тик миңа бу йортларны төзегән компания банкрот диярлек, ни дә булса көтү файдасыз, диделәр. Ә йортлар проектына ул кергән иде. Безгә монда иң бәләкәйләр өчен өч шугалак утыртып куйдылар. Ә бит яшьләрнең бозылу куркынычы зуррак, алар белән эшләргә кирәк”, - диде ТОС рәисе.

“Куркынычсыз шәһәр” программасын тормышка ашыру хакында Миндубаева болай ди: “Безгә әле чират килеп җитмәде. Микрорайонда бу программа буенча видеокамералар урнаштырганнары юк. Ләкин алар кирәк. Бервакыт 32/01 йортының 18 нче подъездында бомжлар кунарга гадәтләнде. Мин шул участокта булса да видеокүзәтү оештыруларын сораган идем. Гариза яздым. Тик һаман берни дә эшләнгәне юк”.

Кисәтү өчен - йөрәккә пычак

Чаллыдагы яшьләр арасында җинаять очракларын карасаң, бөтен бәла-казалар нәкъ менә сыра, яхшы тормышка омтылу, булдыра алмаганга явызланудан башланганын күрәсең. Кызганыч, Чаллы шундый криминаль очракларга бай.

2000 нче еллар башында яшьләр “Нижнекамск” ягулык суыртып-бушату станциясе директоры, 51 яшьлек Алекс Хәбибуллинны үтерә. Бу кеше элек Тукай һәм Актаныш районнарының башлыгы, Чаллы ит комбинаты һәм ликер-аракы заводы директоры булып торган. Үләсе көнне иртән ул ГЭС тагы 3 нче комплекста урнашкан фатирыннан чыгып, машинасына утырып эшкә китәргә җыена. Кинәт кенә битлек кигән биш егет килеп чыгып, аны кыйный башлыйлар. Юан тимер чыбыклар белән, канга батырып кыйныйлар. Полиция килгәндә Хәбибуллин, башы каты яраланып, җан биргән була.

Кыйнаучыларны “кайнар эзләр” буенча тота алмыйлар. Тикшерү эшләрен ул вакыттагы Татарстан эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров шәхси контроле астына ала. Егетләрне тоталар. Алар наркотик кулланучылар, элек хөкем ителгәннәр булып чыга. Бай коммерсантны куркытып, “түбә астына” алмакчы булганнар.

Тагын бер хәл Чаллының Сидоровка бистәсендә булды. Өч яшүсмер малай ике ир-атны вәхшиләрчә кыйнап ташлый. Үзләре моны телефонга төшерә. Теге кешеләрнең берсе исән кала, икенчесе хастаханәдә үлеп китә. Малайлар үзләрен ярамаган эш эшлим, дип санамый, киресенчә, алар “яхшылык кыла”. Имеш, ирләрнең берсе үзенең кызына “начар әти” икән, бу малайлар шушы ишегалдында яшәүче дус кызларының әтисен шулай итеп “акылга утырта”. Бу вакыйгада иң куркытканы – яшьләрнең кеше кыйнауга күңел ачу итеп каравы. Телефонга төшерелгән видеоны алар монтажлап, музыкалар куеп, ролик ясый, яшьләшләренә күрсәтеп, горурлана. Бу кадрларны күргәч, бөтен шәһәр халкы шаккатты. Күршеләре сөйләвенчә, бу балалар көнозын подъездда утырган, ни уйлап, нәрсәләр ниятләп йөргәннәр алар – монысын беркем дә, әлбәттә, белмәгән.

2013 нче елда Чаллы кибетләренең берсе янында булган вакыйга да кансызлыгы белән таң калдыра. 41 яшьлек бер ир-ат яшь кешегә кисәтү ясый, тегесе моңа җавап итеп аның йөрәгенә пычак кадый. Ир “ашыгыч ярдәм” машинасында җан бирә.

Яшьләрнең үзара бәрелешләре дә булып тора. Узган елны Чаллы яшүсмерләре, җыелышып, Мәләкәс елгасы янындагы бер җирдә сугыш мәйданы ясый. Сугышны видеога төшереп, социаль челтәрләргә куялар. Аннан күренгәнчә, берничә дистә егет бер-берсенә ташланып, “стенага стена” килеп, кыйнаша башлый. Бөтенесенә дә карап торышка 15 яшь. Малайлар башта үзара сугыша, аннары егылганнарны типкәли.

Ә быел, инде әйтелгәнчә, яшьләр катнашындагы низаг 32 нче комплекстагы 49 яшьлек ир-атның үлеменә сәбәп була.

Яңадан 90-нчы елларга кире кайтмас өчен, ни эшләргә һәм нинди чаралар күрергә?

ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Чаллыдагы хәлгә аерым игътибар биреп, социаль челтәрләрдә язып чыкты. “Чаллыдагы гадәттән тыш хәл шуны раслый – кызганыч, җәмгыятьтә, кискенләшеп кризиска әверелми торып күзгә ташланмый торган проблемалар бар. Бу яшьләр белән эшләүгә дә кагыла. “Алсу күзлек”ләребез юк. Без яшьләр сәясәтен “шарлар-фонариклар” белән бәйләргә күнеккән, әмма яңа министрлык бөтен яшьләр белән, шул исәптән субкультуралар белән дә системалы эшләргә тиеш. Моның шулай икәнлеген аңлау бар. Оештырылган чараларга йөрүчеләр белән генә түгел, ә подъездга “тартырга чыгучылар” белән дә”, - дип язды министр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100